поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.06.2015 Бәйрәм

Сабантуй – 2015: төкле аягың белән! (КАЙДА, КАЙЧАН, ИСЕМЛЕК)

Татар дөньясын милли бәйрәм – Сабан туеннан башка күз алдына китереп булмый. Хезмәткә дан җырлаучы борынгы җыен бүген милләтебезне берләштерүче, иңне-иңгә куеп яшәгән башка халыклар белән дуслык һәм кардәшлек җепләрен ныгытучы көчкә ия мөһим чараларның берсе. Татарстан Сабан туйлар атнасына аяк басты: ял көннәрендә туган авылларыбызда, район үзәкләре һәм шәһәрләребездә милли бәйрәмнәр гөрләячәк.

Җир шары буйлап атлаган Сабан туйлары татарлар яшәгән һәр илдә, һәр төбәктә уза. Май аенда алар Парижда, Брюссельдә, Төркиядә, Россиянең Әстерхан, Иваново һәм Чабаксар шәһәрләрендә үтте.

Сабан туйлары хәрәкәтенә кушылган төбәкләр саны артканнан-арта. Моннан җиде ел элек Россиянең 53 төбәгендә 112 Сабан туе оештырылган булса, узган ел бу исемлеккә Кострома өлкәсе, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре, ә быел Төньяк Осетия-Алания, Ямал-Ненец автономияле округы да өстәлеп, барлыгы 58 төбәктә 226 милли бәйрәм үткәреләчәк. Якын һәм ерак чит илләрдә җиде-сигез ел элек 22 мәмләкәттә 57 Сабан туе уздырылган иде, быел илләр саны – 28гә, ә Сабан туйлары 72гә җитте. Шулай итеп, 2015 елда Татарстандагы бәйрәмнәрне исәпләмәгәндә, чит төбәк һәм илләрдә 298 Сабан туе көтелә.

Мәгълүм булганча, төп бәйрәмнәр – VI Бөтенроссия авыл Сабан туе быел 7 июньдә Оренбург өлкәсенең Татар Каргалысы авылында, XV Федераль Сабан туе 18-19 июльдә Красноярск шәһәрендә, ә Казан Сабан туе 1 августта булачак. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров сүзләренчә, татарлар яшәгән төбәкләрдә Сабан туйларын оештыру җирлектә милли тормышны җанландырырга, халыкны борчыган күп кенә көнүзәк мәсьәләләрне чишәргә, төбәк хакимияте белән татар авыллары һәм җәмгыятьләре арасында эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырырга мөмкинлек ача. Әйтик, быел Оренбург өлкәсендә Россия күләмендә авыл Сабан туен җыю Татар Каргалысы авылын төзекләндерүгә һәм милли тормышын җанландыруга зур этәргеч биргән. Өлкә бюджеты исәбенә авылдагы Мәдәният йорты ремонтланган, яңа күпер салынган, авыл халкы күмәк тырышлык белән төрле төбәкләрдән киләчәк кунакларны каршы алырга әзерләнә.

Сабан туйларының хәзер ниндие генә юк, әйтик, Литваның Паланга шәһәрендә 6 июньдә XI Халыкара Балтыйк Сабан туе, 4 июльдә Комсомольск-Амур шәһәрендә I Ерак Көнчыгыш округы Сабан туе, 19-21 июньдә Берлинда II Ауропа Сабан туе узачак. Соңгысы ике көнгә сузылачак: беренче көнне балалар һәм өлкәннәр өчен милли аш-су, декоратив-гамәли сәнгать, җыр-бию, көрәш буенча мастер-класслар оештырылса, икенче көнне исә төп бәйрәм чарасында һәр ил үзенең татар йортын тәкъдим итәчәк. Театрлар Сабан туе быел 11 июньдә Буа шәһәрендә оештырыла. 26 июльдә Балтач районының Борбаш авылында Россиякүләм балалар Сабан туе булачак.

Май аенда башланып киткән Сабан туйлары сезоны 8 декабрьдә Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче татарларның милли җыены белән төгәлләнәчәк. Аңа кадәр әле милләттәшләребез 8 августта Американың Сан-Франциско шәһәрендә, 19 сентябрьдә Италия мәркәзе Римда, 10 октябрьдә Япония башкаласы Токиода татар милли уеннарын тамаша кылырга чакыра.

Татарстанда 2015 елда Сабан туйлары:
6-7 июнь – Татарстан район һәм авылларында
6 июнь – Миңгәр авылы, Саба районы
11 июнь – Театрлар Сабан туе, Буа
13 июнь – Чаллы
13 июнь – Түбән Кама
26 июль – Россиякүләм балалар Сабан туе, Татарстан, Балтач районы Борбаш авылы
1 август – Казан

Россия төбәкләрендә 2015 елда Сабан туйлары:
6 июнь – Владимир
6 июнь – Ульяновск
6 июнь – Бөтенкырым Сабантуе, Симферополь
6 июнь – Владикавказ, Төньяк Осетия-Алания
6 июнь – Муравленко, Ямал-Ненец автоном округы
7 июнь – VI Бөтенроссия авыл Сабан туе, Оренбург өлкәсе, Сакмар районы Татар Каргалысы авылы
7 июнь – Мәскәүнең төньяк-көнчыгыш административ округы, «Лианозовский» паркы
7 июнь – Пермь
7 июнь – Севастополь, Кырым
7 июнь – Тольятти
7 июнь – Шыгырдан, Чуашстанның Батыр районы
7 июнь – Пугачев, Сарытау өлкәсе
12 июнь – Архангельск
12 июнь – Калининград 12 июнь – Петрозаводск, Карелия
12 июнь – Майкоп, Адыгея
12 июнь – Петропавловск-Камчатск
12 июнь – Сыктывкар, Коми
12 июнь – Уфа
13 июнь – Барнаул, Алтай крае
14 июнь – Мәскәү өлкәсе, Пушкино шәһәре
13 июнь – Можга, Удмуртия республика Сабан туе
14 июнь – Нальчик, Кабардин-Балкар
13 июнь – Нижневартовск
14 июнь – Новосибирск
13 июнь – Омск
13 июнь – Пермь крае Сабан туе, Орда районы Карьево авылы
14 июнь – Рязань
14 июнь – Смоленск
13 июнь – Самара
13 июнь – Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе Всеволжск районы Энколово авылы
13 июнь – Чиләбе
13 июнь – Ярославль
13 июнь – Якутск, Саха-Якутия
18-19 июль – XV Федераль Сабан туе, Красноярск
18 июль – Мәскәү
20 июнь – Бөтенроссия ат чабышы, Пермь крае Барда районы
20 июнь – Архангельск
20 июнь – Ижау, Удмуртия
20 июнь – Магадан
27 июнь – Владивосток
27 июнь – Чита
4 июль – I Ерак Көнчыгыш округы Сабан туе, Комсомольски-Амур
25 июль – Йошкар Ола
25 июль – Пенза
25 июль – Сочи
31 август – Казахстан республика Сабан туе, Кызылорда шәһәре

Якын һәм ерак чит илләрдә 2015 елда Сабан туйлары:
5-7 июнь – Гданьск, Польша
6 июнь – XI Халыкара Балтыйк Сабан туе, Паланга шәһәре, Литва
6 июнь – Рига, Латвия
6 июнь – Стокгольм, Швеция
7 июнь – Бишкәк, Кыргызстан
7 июнь – Дүшәнбе, Таҗикстан
7 июнь – Прага
7 июнь – Ташкент
13 июнь – Ивье, Белоруссия
13 июнь – Маарду, Эстония
13 июнь – София, Болгария
14 июнь – Колҗа, Кытай
14 июнь – Нью-Йорк, АКШ
14 июнь – Торонто, Канада
14 июнь – Хельсинки, Финляндия
19-21 июнь – Ауропа Сабан туе, Берлин
27 июнь – Лондон
6 июль – Тель-Авив, Израиль
26 июль – Баку, Әзербайҗан
8 август – Сан-Франциско, АКШ
19 сентябрь – Рим, Италия
10 октябрь – Токио, Япония
8 декабрь – Аделаида, Австралия



Интертат.ру
№ | 05.06.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»