02.06.2015 Бәйрәм
Миңгәр Сабан туенда быел ниләр булачак
Гап-гади авыл Сабан туен ничек итеп бөтен халыкны магнит кебек тартып тора торган зур бәйрәмгә әйләндерергә? “Мәйдан” каналының баш режиссеры, Миңгәр Сабан туеның төп оештыручыларының берсе – Эдуард Үтәгәнов белән әнә шул сорауга җавап эзләдек.
– Оештыру эшләренә килеп кушылганга 14 еллап вакыт үткән икән. Шул вакыт аралыгын гына алсак та, шактый үсте, үзгәрде Сабантуй. Монда халыкны кызыксындырган бар нәрсә дә бар һәм алар, тематик яктан бүленеп, 7 мәйданда уздырыла, – дип башлады ул сүзен.
Баксаң, Эдуард Үтәгәновны бу эшкә Ирек Миңнәхмәтов җәлеп иткән икән. Саба ягындагы иң күркәм Сабантуйның меценаты Миңнәхмәтовлар гаиләсе икәне һәркемгә мәгълүм. “Ирек дустым, әйдә, рәхәтләнеп ял итәрлек программа төзик әле, дип мөрәҗәгать итте”, – ди Эдуард. Хәзер Миңгәр авылының да, әлеге бәйрәмнең дә даны еракларга таралган икән инде. Монда Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән җыелалар. Шулай итеп башлаганда 300-400 кешене җәлеп иткән бәйрәм бүген үз мәйданына 40-50 мең кешене җыя.
Миңгәр Сабан туе бик уңайлы вакытта уза. Халык үз якларындагы Сабантуйны караганнан соң, туарылып ял итәргә бирегә килә. Ни өчен туарылыпмы? Әйдәгез, Экстрим мәйданына күз салыйк әле. Мондагы киртәләрне узып, пычрак ерып финишка беренче килгән кешене шактый зур суммада акчалата бүләк көтә. Бүләге бер кызыктырса, туарылып ярышу икенче ымсындыра, ди халык. Ни гаҗәп: өс киемеңне дә, үзеңне дә танымаслык хәлгә китерә торган бу ярышка ел саен су буе чират җыела икән.
Бүрәнә аша үтүне алыйк. Читтән караганда җиңел, эшли башласаң, шактый катлаулы бәйге бу. Бүрәнә тотрыксыз, чайкала, тәвәккәлләгән кешеләр бер-бер артлы аска тәгәри. Шуннан ни булган инде, дияргә ашыкмагыз, аста бит күл җәйрәп ята. Капчык сугышы да су өстендә башкарыла.
Су дигәннән, Җәүдәт Миңнәхмәтов быел өченче күлне ясаган икән. Миңгәрнең хәзер үзенең акваториясе бар. Монда кала халкын көнләштерерлек трамплиннары да, кызыну урыннары да бар. Теләгең булса, су буенда кызынып ят, телисең икән, Сабантуй кара. Икесен дә башкарганнары да шактый. Су буенда кызынып яткан кызларны күзләүчеләре дә, концерт караучылары да бар.
Монда машина узышы да, мотофристайл, ат чабышы да бар. Гадәттәгечә инде, дип тә әйтеп булмый. Башка Сабантуйларда спорт атлары чабышса, монда эш атларына почет. Йөк төягән арбалы атлар ярышы элек һәр авыл Сабан туе күрке булган. Акрынлап бу төр ярыш юкка чыккан. Миңгәрдә аны онытмаганнар икән.
Җыр-моңга килгәндә, монда да шулкадәр төрлелек сизелә. Быел да ул татар эстрадасындагы төрле жанрларны, төрле агымнарны гына колачлап калмаган, халыкны бәйрәм белән котларга Африка кунаклары да киләчәк ди. Җырчылар төрле мәйданда эшләячәк, халык теләгәнен сайлап алып тыңлый алачак.
Гадәттә, Сабантуйда балалар ничектер онытылыбрак кала. Алар кулыннан килгән ярышлар уздырыла, әлбәттә. Әйтик, колгага менү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, бер почмакка батут урнаштырырга мөмкиннәр. Ә менә Миңгәр Сабан туенда балалар өчен махсус мәйдан эшли. Монда инде алар өчен – бихисап уеннар, ярышлар, музыка. Әти-әнигә дә, сабыйга да менә дигән ял мөмкинлеге тудырылган.
Һәр Сабантуйның төп ярышы – көрәш.
– Көрәштә без һәрьяклап гаделлек урнаштырдык. Гадәттә профессионаллар көрәшә дә төп бүләкләрне җыеп кайтып китә. Бездә спортчылар, профессионаллар катнашмый. Гади авыл кешеләре бәйгесе бу. Моны алдан ук кисәтеп куябыз. Җиңүчегә квадроцикл бүләк ителә. Миңгәрдә хатын-кызлар да көрәшә, аларга да квадроциклдан ким булмаган бүләк әзерләнгән, – ди Э.Үтәгәнов.
Әлбәттә, һәр ярышны тәфсилләп сурәтләп булыр иде. Ләкин бер укыганчы килеп каравың хәерлерәк, шулай бит? Чөнки монда күнегелгән ярышларга да яңалык өстәлгән, алда ни көтәсен белеп булмый. Оештыручылар да бөтен серне чишәргә ашыкмый. Соңыннан Э.Үтәгәнов болай диде:
– Һәр төбәкнең шундый меценаты булсын иде ул. Сабантуйны гына алсак та, ул анда гади кешене ял иттерергә, күңелен күрергә тырыша. Без бит Миңгәр Сабан туена Яңа ел бәйрәме узгач ук әзерләнә башлыйбыз. Чын бәйрәм шулай оештырыла ул. Миңнәхмәтовлар туган төбәген шулай олылый.