поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
01.06.2015 Җәмгыять

Хатын-кызлар өчен эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итәләр. Ирләр үпкәләмәсме?

Россия Федерация Советы җомга көнне бөтен илдә хатын-кызлар өчен эш сәгатен кыскартырга тәкъдим итә.

Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Валерий Рязанский фикеренчә, моның өчен Иҗтимагый палатадан башлангыч кирәк. “Төбәкләрдә шундый мөмкинлек бар икән, ни өчен шулай эшләмәскә ди. Хатын-кызлар өчен, һичшиксез, катгый эш графигы авыррак. Шуңа да алар өчен кыс­картылган эш көне уңайлы булыр иде. Без бу тәҗрибәне өйрәнеп карыйбыз. Кирәк булган очракта, без төбәкләргә җомга көнне хатын-кызлар өчен сәгате кыскартылган эш тәкъдим итәргә әзер. Бу хезмәт турындагы законнарда бар һәм төбәкләрнең вәкаләтләре моны эшләргә рөхсәт итә”, – дип белдергән ул “Русская служба новос­тей” радиосына биргән җавабында. Ә сез ничек уйлыйсыз: гүзәл затларның эш көнен кыскарту дөресме? Ирләр үпкәләмәсме?

Кадрия ИДРИСОВА, “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте рәисе:

– Эш көне кыскартылса, бик яхшы булыр иде! Хатын-кыз өйдә гаиләсе, якыннары белән күбрәк вакыт уздырган саен әйбәтрәк бит. Балалы хатын-кызларга игътибар артуын теләр идем. Шәһәрдә генә түгел, авыл җирендә яшәүчеләр дә балалары бе­лән аз аралаша, аларның нарасыйларын музыка мәктә­бенә, спорт секцияләренә йөртәсе килә, тик өлгерми, ә кайчак бакчадан алырга соңга калмыйм, дип тизрәк эштән чыгып йөгерә. Элег­рәк, әти-әни эштә булганда, балалар әби белән бабай карамагында калган, хәзер бу юкка чыкты. Шуңа хатын-кызларга эш белән өй арасында йөгерергә туры килә. Кыска эш көне булдырып, ул атна дәвамындагы эш көн­нәренә бүленсә, көн саен кыс­картылган булып чыга. Гү­зәл затлар эшләмичә өйдә утыра алмый, әмма хезмәт­ләрен җиңеләйтсәләр, эш сәгатьләрен кыскартсалар, шул ук вакытта хезмәт хакларын да кисмәсәләр, яхшы гына булачак.

Марат ШӘФИКОВ, эшмәкәр:

– Хезмәт биржасына эш­кә урнашырга килүчедән: “Кайда кем булып эшләргә телисез?” – дип сорагач, кеше: “Кышын – умартачы, җә­ен – укытучы”, – дип җавап биргән. Аз эшләп, күп акча аласы килә инде ул! Әмма уйлап карагыз: мәктәпләр, балалар бакчалары, медицина учреждениеләрен алыйк, кол­лективлар бит тоташ ха­тын-кызлардан тора. Фермаларда, төзелештә дә шул ук! Менә аларга җомга көнне ял бирсәләр яки эш көнен кыс­картсалар, дөнья туктап калу куркынычы бар бит. Аннары илдә кризис дибез, акча юк, икътисадта үсеш юк, димәк, безгә барыбызга да икеләтә күбрәк тырышып эшләргә кирәк, ә бездә һаман да ял итү турында сөйлиләр. Гел яллар, эш сәгатен кыс­карту турында уйлаган дәү­ләт ничек бөлгенлеккә төш­мәсен ди? Ял итүгә каршы түгелмен, тик чамасын да белергә кирәк.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, шагыйрь:


– Тәкъдим әйбәт, әмма тормышка ашмаслык сүз бу. Мөмкинлегем булса, бер хатынны да эшләтмәс идем. Инкыйлабка кадәр татар хатын-кызлары өйдә утырган, ирен, балаларын тәр­бияләгән. Аларның төп вазыйфалары да – ана булу бит! Әле дә күпчелек мөселман илләрендә гүзәл затлар эшләми. Әмма хәзер башка караш яши, чөнки җәмгыять европалашкан. Бүген хатын-кызның күп итеп акча эшлисе килә, карьера турында хыяллана, максатларына ирешер өчен бөтен көчен куя. Гаилә арткы планга күчә. Дөрес, араларында эшкә акча эшләү өчен түгел, болай гына йөрүчеләр дә бар. Аралашу, җәмгыятькә чыгу күңелләрен күтәрә. Аларның эш вакытын да, эш хакын да кыскартырга мөмкин.

Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА, “Манзара” тапшыруы алып баручысы:

– Беренче карашка әйбәт тәкъдим кебек. Үтәлеше ничек булыр бит. Бездә җомга гына түгел, шимбә-якшәмбе көннәрдә кичкә кадәр эш­ләү­че хатын-кызлар да күп. Хатын-кызның гаилә­сенә багышларлык берничә сәгать артык вакыты барлыкка килсә, ирләр сөенер генә, мөгаен. Шәхсән минем эшем сәгатьләп эшләүгә түгел, ахыргы нәтиҗәгә бәйле булгач, бу законның миңа кагылышы булмас иде.



Ватаным Татарстан
№ 75 | 30.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»