поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
31.05.2015 Әдәбият

Тамчы күз яше (ХИКӘЯНЕҢ АХЫРЫ)

"Әсәрдәге хатынны кызганып елыйсы килә", "Авторны тормышчан әсәр язуы белән котлыйм", "Бу язманы кабат укыйсы килми", "Карап карыйк, ахыры ничек бетәр" - бу комментлар "Тамчы күз яше" әсәренә язылганнарның кайберләре генә. Бүген, ниһаять, хикәянең ахыры.

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=11836

Хикәянең дәвамы: http://matbugat.ru/news/?id=11849

Ни яхшылык белән, ни усаллык белән җиңә торган түгел иде, түгел. Гөлзидә күзләрен йомып өй стенасына терәлде. Кояш битне җылысы белән иркәләде, йомшак җил уйнаклады. Язгы ягымлы кояш бөтен гәүдәгә җылылык сирпеде, рәхәт бер тойгы иңде. Табигать үз баласын үзе иркәләп юандыра иде. Кояш җылысына изрәгән Гөлзидә күзләрен ачты. Әйе шул, кояш туры карый, кар да көпшәкләнеп, каралып тәмам бетә бара... Кинәт кенә бәрәңге базы исенә төште. Ай, Аллам, бүген карарга онытканмын бит, су төшсә эш харап!

Бәхетсез җандыр син, Гөлзидә! Инде нишлисең? Баз төбеннән, капчыгы белән урнаштырылган бәрәңгеләргә, берсөям су күтәрелгән... Лычма юеш аягы белән җил-җил атлап өйгә керде, Гөлзидә. Җан ачуы белән, инде кабат йокыга киткән ирне селкеде:
 
– Тор, тизрәк, базга су төшкән!
 
Курчак күзедәй, күз кабаклары бергә ачылды, аннан җансыз күзләр ялтырады:
 
– Син бүтәнне табам дигән идең ич әле, тапмадыңмыни?
 
– Юк, тапмадым. Яңадан сиңа гына чыгам, әйдә, бәрәңге юешләнә.
 
Сөйрәп торгызды, терәп утыртты, Гөлзидә, ирне. Рәхмәт, карышмады тагы… Бик акрын булса да, ияреп чыкты да үзе. Әвен кадәр ир, баз төбендә су күргәч, айныгандай булды.
 
...Чөйде дә чөйде Гөлзидә бәрәңгеле капчыкларны. Әйтерсең, җыелган бөтен әрнүләрне читкә тибәрә, шушы баз кебек караңгы уйлардан, шыксыз гаилә тормышыннан бер селтәнүдә котылырга тели иде. Каян килә бу көч, ачу булышамы, ире дә карышмыйча капчыклы бәрәңгеләрне алуга шатланамы – аңына барып та җитми. Дүртәр чиләкле капчыкларны әүвәл тезенә утырта, аннан баз авызына сөягән баскычка төртә, аннан иренең аска сузылган хәлсез кулына капчык башын тоттыруга, җан әчесе белән сикереп, чөеп җибәрә. Өс-башы лычма су булса булды, кырык биш капчык баздан менеп җитте. “Кая таратып киптерергә”, – дип авызын ачасы гына иде, каян белгәндер, әйткәнче үк җавапны бирде ир: “Сиңа кирәк бәрәңге! Теләсә нишләт!” Күп өмет итәргә ярамаганын белә лә, Гөлзидә. 
 
Ничекләр киптереп бетергәне дә хәтердә түгел, җан авазы белән: “Беркайчан да бәрәңге утыртмыйм!” – дигәнен генә белә. Чөнки бик кыйммәткә төште ул вакыт бәрәңге, аңа. Кулы бер ай күтәрелмәде, төннәрен сызлауга түзә алмыйча утырып чыга иде. Соңрак булса да барды ул, хастаханәгә. Тәҗрибәле хирург, снимокны караганнан соң, сеңерләре тартылган дип, ике тапкыр блокада ясады иңбашына... 
 
...Ире мәңгелеккә күзен йомганнан бирле әнә шулай гел истәлекләр белән яши ул. Картлар үткәннәр белән яши диләр. Гөлзидә дә үзен өлкән кеше кебек хис итә. Яше әле пенсия яшенә дә җитмәгән югыйсә, ирле ирсез булып тарткан тормыш авырлыклары басты ла аны. Сәламәтлек тә шәптән түгел. Ире генә түгел, үзе дә гаепле. Ире әйтмешли, гел күп кирәк булды, Гөлзидәгә. Чөнки кешедән ким яшисе килмәде аның. Балаларга кәрәзле телефон, ноутбук, фотоаппаратларны, иптәшләренә әти-әниләре алганда, аларга да алып бирергә тырышты. Әнә шул, ирешәсе нәрсәләр күп булганга, артыгы белән тырыша иде ул. “Утыртмыйм!” – дип ант иткән бәрәңгене, берүзе, бер көрәк белән кырык сутый утыртты шул язда. Хәзер генә уйлый: нигә ун гына сутый утырмаска иде икән? Бөтен көчен исраф итеп бетерде Гөлзидә, чама хисен белмичә. Яшәү көче биргән клуб та юк - электрдан ут чыгып, янып көлгә очты, бары - кара күмерләр генә калды... Әнә шулай, әле клуб истәлекләре, әле гаилә тормышын искә алып үткәрә ул вакытын капка төбендә. Ә бит тиккә уздырган вакытны бик кызгана иде элек. Хезмәт – иң яхшы дәва икән шул, күңелгә. Инде ат та, сыер-үгезләр дә юк, һәркемдәге кебек абзарлар буш. Күңелдә дә бушлык! Шул бушлыкны тутырып, әрле-бирле үткән машиналарны күзәтә ул. Әйтерсең лә, ачы җилләр күңел капкаларын уңлы-суллы ачып ябалар. Бик авыр хәләт иде бу.
 
…Юл кырыена чыжылдап машина туктады. Аннан туп шикелле түгәрәк яшь хатын төште. Бәрәч, Рәхимә йөкле икән...
 
– Исәнмесез Гөлзидә апа! Хәлләрегез ничек?– дип, кочаклап ук алды ул.
 
Гөлзидәнең йөрәге куанычтан сикереп куйды: репетицияләргә килгәндә дә нәкъ шулай ике җөмлә белән хәл-әхвәл белешә иде Рәхимә.
 
– Яхшы, рәхмәт! – дип йөзенә елмаю кундырды Гөлзидә. – Син һаман шундый көләч, ягымлы икәнсең, Рәхимә.
 
– Ә сез нишләптер бик күңелсез күренәсез. Ә, әйе, авыр кайгыгызны уртаклашам...
 
– Рәхмәт! Кемне көтәсез?
 
– Малай! Ирдән уңдым мин, Гөлзидә апа! Өрмәгән урынга утыртмый.
 
– Бик шатмын синең өчен! Бәхетең гомерлек булсын!
 
– Гөлзидә апа, сәхнәдә йөргән чаклар искә төшә. Сезнең дә безнең белән куанып, театр уйнаганыгызны әнигә кайтып әйтә идем дә: “Мәңге картаймас ул Гөлзидә апагыз! Югыйсә, өйдәге проблемалары театр уйнап йөри торганмы соң аның?!” – дия иде. Балачакта аңлашылмый, колакка гына керә иде... Сезгә елмаю бик тә килешә. Ялгыз күңелсездер шул. Минем кайнанам да ялгыз калды. Ходай ярдәменнән ташламасын, Гөлзидә апа!
 
– Амин, рәхмәт, Рәхимә!..
 
Өйгә керергә иде, керергә. Әнә, Рәхимә, “сезгә елмаю килешә”, ди шул. Төксе чырайны беркем яратмый! Тик кузгаласы гына килмәде. Рәхимәнең туп шикелле корсагы ирексездән кабат әрнүләрен кузгатты.
 
...Гөлзидәнең астан сызып кына эче авырта башлады. Ни икәнен белә, икенче йөклелек ләбаса. Ишегалдында терлекләр эчертеп йөргән җирдән ялгыш кына ирен күреп алды.
 
– Мин сиңа, алдан ук хастаханәгә илтергә бер машиналы кеше белән сөйләшеп куй дигән идем...
 
Бәдрәф ишеге кысылып кына ачылды:
 
– Колхозда бензин юк!
 
– Тап, сора шоферлардан!..
 
Озак кына җавап ишетелмәде.
 
– Анда иртәгә механизаторларны медосмотрга алып баралар икән. Әнә шулар белән бар!..
 
- Әй лә, исереккә таянганчы Иделгә таян! 
 
Әллә авырту чамасыз түгел, әллә эч авыртуын җан сыкравы баса иде – бала тудыру йортына ашыкмаска булды, Гөлзидә. Исәбе механизаторлар белән бару иде. Төнлә, атлаган саен егыла-егыла, ир идәнгә кайтып ауды. Ходайдан сабырлыклар сорап, төнне керфек тә какмый үткәргәч, иртүк тезмәдән печән төшереп, терлекләрне карап, юлга чыкты, Гөлзидә. Ирләргә корсагын күрсәтергә оялып, артын суза төште. Күренмиме соң, борынга җиткән корсак?! Кемдер урын бирде. Шул тиеш булган хөрмәттән дә күңел әллә нишләп куйды. Чү, үзеңне кызганумы әллә бу? Тамак төбендәге ачы төер йотарга теләгән саен зурая гына барды, ахыр чик күзләрне ялтыратып яшь пәрдәсе каплады. “Елый күрмә!” – дип үзенең ботын учы белән умырып чеметте Гөлзидә. 
 
Врач караганнан соң:
 
– Сез бүген үк бәбилисез. Ботыгыз каты бәрелгән ахры, авыртмыймы? – диде.
 
– Юк, юк, авыртмый, – дияргә ашыкты Гөлзидә... 
 
Бу төндә кыз бала тапты ул.
 
– Молодец, көчле хатын икәнсез! Сезнең кебек ябык хатынга дүрт кило ярымлы баланы табигый юл белән табу зур батырлык ул!
 
“Батыр” хатын янына ир килә алмады. Бала юу бик матур сәбәп иде. Алырга килгәндә шактый исерек булуын күргәч, аскы иренен тешләде, Гөлзидә. Оят иде аңа, бик оят иде...
 
Хатирәләр барысы да ачы иде. Югыйсә, гомер итү дәверендә гадәти хәлләр кебек үткәрде ул аларны. Чебеннән фил ясау түгел, нәкъ киресе, филдән чебен ясарга тырышты бугай ул. Тырышты имеш, үзен алдалады!..
 
Ирексездән, Гөлзидәнең күзләре мөлдерәмә яшь белән тулды, үзе гүя таш сын кебек җансыз иде ул. Үзе еламаса да, эчтән җаны елый иде аның. Кадерсез үткән гомерен кызгана иде ул...
 
– Гөлзидә, – диде, яңа гына янына килеп утырган күршесе, – әллә елыйсың инде, күзләрең яшьләнгән? Кара, син җебек хатын түгел идең бит! Әле дә сокланам сиңа. Яратып чыккан ирең үлгәндә дә, гомер буе җан атып эшләгән эш урының ургып янганда да еламаган идең бит?! Нишләп тик торганда елап утырасың әле? – дип шелтәләгән булып, хәлгә дә керәсе, юатасы да килә иде аның.
 
Нигә җанга тия бу кешеләр? Кайчан елыйсын үзе белә ул! Шул вакыйгаларда еламады дип әйтмәсеннәр өчен генә еларга кирәк булганмыни? Йә язмыш мине изде дип мескенләнеп күз яше түгәргә кирәк идеме? Юк, болар берсе дә еларга сәбәп түгел! Еларлык сәбәп бүтән! 
 
– Күрше, үлем ул – бер хак, эшләгән кешенең эш урыны булуы яки бетүе – икенче хак... Ходай, бәла-казаны безне сынау өчен бирә.
 
– Анысы шулай... Күрәм, үзең еламаска тырышсаң да, җаның елый синең.
 
Әйе, елый, үрсәнә ул бүген. Чын хакыйкатьне аңлады чөнки.
 
– Мин, мин... үземне хөрмәт итә белмәгәнмен... Башта үзеңне яратырга, аннан соң гына кешеләрне яратырга икән шул. Үзен хөрмәт иткән кешеләрне генә башкалар хөрмәт итә икән. Соң аңладым шул. Ходай биргән гомерне үземне кирәксенмәгән кешегә багышлаганым өчен әрним... Әйе, саф мәхәббәтем, ихлас хөрмәтем, минем керсез күңелем аңа кирәкми иде шу-у-л. 
 
Гөлзидәнең тибрәткән керфекләре арасыннан тәгәрәп тамчы күз яше төште.
 

Гүзәл ГАЛЛӘМОВА
Матбугат.ру
№ --- | 31.05.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»