поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
28.05.2015 Әдәбият

Тамчы күз яше (ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ)

"Кайчан эләсез инде?" диючеләргә җавап итеп Гүзәл Галләмованың "Тамчы күз яше" хикәясенең дәвамын эләбез.

Хикәянең башы: http://matbugat.ru/news/?id=11836
 
Раковина янына урындык куеп, тезләнеп шалтыр-шолтыр килеп табак-савыт юып калган җан-җимешенә, Гөлзидә: “Курыкма яме, хәзер абыең кайта”, – дип, кызы курыкмасын дипме, әллә үзе ышанасы килепме шулай дияргә кирәк тапты, чыгып киткәндә. Хәер, беренче тапкыр ялгыз каламыни ул өйдә? Шулай да, күңеле тыныч түгел иде Гөлзидәнең. Күңелнең дә бүген генәмени тынычсызлануы?! Бу караңгы уйлар беркайчан да арттан калмый... 
 
Өйдән,баш түбәсенә ияреп килгән кара болытны алып кермәде клубка, Гөлзидә. Ишек тоткасын тоткач та, иркен итеп сулады да, этеп диярлек сулышын чыгарды: ургылып эчке әрнүләре дә кичке салкын һавага таралган кебек булды. Клубка керү белән бертөрле татлы рәхәтлек били иде аны, тик нигә икәнен үзе дә белми. Яшьләр әле берәм-сәрәм генә. Буш вакыттан файдаланып, иртәгә буласы түгәрәк эшләре планын карап чыгарга булды. Репетиция үтәсе сценарийны күздән кичерде. Сценарийга гореф-гадәтләрне барлаучы бәйге өстисе килде, тик тәгаен генә ни-нәрсә язасын белмәде... 
 
– Исәнмесез! Гөлзидә апа, шәп музыка куегыз! Минем бүген туган көн! – дип керә-керешкә сөрән салды, Камил, бер төркем дуслары арасыннан. 
 
Белә иде, Гөлзидә, Камилнең туган көне бүген икәнен. Хәер, барлык яшьләрнең дә туган көннәрен йокысыннан уятып сорасалар да, чатнатып әйтә алыр иде. Кешеләрне эчкерсез ярата белүе төссез тормышын ямьли төшә иде, шуңа да, зарланырга яратмады да ул. Менә тагы, үсмер чакларыннан үзе янында сәхнәдә чыгыш ясап үскән егет-кызларны күрү шатлыгыннан күңеле күтәрелде, җитез генә аппаратураларны кабызып, популяр хитларны яңгыратты. Рәхәтләнделәр яшьләр биеп. Юктан да кызык таба белә шул, яшьләр! Биергә яратмаган Сәлим, урамга чыгу ишеген ачып япты да, шаяртасы итте: 
 
– Әле сез биегәндә, Радикларның теге зур этләре килеп, озак кына карап торды да ишек ярыгыннан: “Нишли бу халык?” ди. Бииләр, мин әйтәм. “Әй, мин болар кебек чәбәләнсәм, Гәрәй карт, хәзер дус сибә башлый өстемә, бетләгән дип”, диде дә, әнә чабулап китте әле. Гәрәй карт, кереп, дус сибә күрмәсен, иптәшләр, җакшы кәчтүмнәрегезгә...
 
Шар ярып көлештеләр. Сәлим дөньяның бер бәхетле кешесе күк тоела Гөлзидәгә. Ходай, аңа мәхәббәт һәм юмор хисен мулдан биргән. Бу ике хис кешене тормыш авырлыкларына бирешмәс көчле итә шул. Шул юморга бай күңеле, оста теле аркасында һәрчак шаян, шуңа, гел игътибар үзәгендә, дуслары да күп... 
 
Бүген дә клубны бикләп кайтканда бертөрле җиңеллек тойды ул. Кирәкле кеше булуы бик рәхәт! Кичке саф һава... “Урам уртасында уй да мин”, – дип уйлады, Гөлзидә, адымнарын салмаклатып. Ә, юк, мин генә түгелмен икән. Әнә каршыга култыклашып, Фәнис белән Нәфисә киләләр. Кемнәрдәндер кунактан кайтып барышлары...
 
– Хәерле кич, яшьти! Һич курыкмыйсың инде, төн ярып бер үзең кайтасың, ә? Урлап алып китмәсеннәр үзеңне! Нинди генә машина үтми, нинди генә кешеләр юк!
 
–Куркалар алар миннән, Фәнис! Бакчи, беләктә көч! - дип йодырыгын йомарлап, мускул уйнатып, уенга борып яңгыратып көлгән булды, Гөлзидә.
 
И-и, мускул имеш, мыскыл бу, ир мыскылы!..Башында тагы уйлар кайный башлады. Кем мин? Ир хатынымы? Алай булса, нигә кызыксынмый ул минем белән? Нигә айнып кешечә яшәргә уйламый? Уф, тагы уйлар баткаклыгына кереп барам. Юк, юк, мин “ирле” тол хатын, вәссәлам. Тизрәк атла, Гөлзидә! Йокыңнан торырга биш-алты сәгать вакыт калган... Бу бәхетсезлек түгел! Синең алма кебек ике балаң, салып кергән яңа йортың, еракта булса да әти-әниең, җан атып эшләгән эшең, ямьле Туган җирең, күңелеңә якын санаган авылдашларың бар...
 
Балалар мәктәптән кайтканчы берничә төр ризык пешереп куйды Гөлзидә. Бөтен эш җиңел бирелә иде, “күз курка, кул эшли” диюләре хак ахры. Бию төркеме кызларына аталган аз гына тегәсе калган алты калфакны төгәлләде. Ошатырлармы икән дип бераз борчылып та алды. Аның түгәрәкләренә йөргән һәр бала да бик әйбәтләр, шуңа да нәни дусларын бик ярата иде, Гөлзидә. Калфакларны да яратып кия күрсеннәр дип, укалар беркетеп матурлады.
 
– Кара син боларны! Нигә иртә килдегез? – дип җиңелчә орышып алды, Гөлзидә, клуб каршында чабышып уйнап йөргән балаларны күреп.Балалар килгәнче, декорацияләр өстендә эшләргә идебит исәбе.– Барыгыз, кайтып ашап, өсләрегезне алыштырып килегез. Клуб әллә кая күчми, Гөлзидә апагыз да кайтып китми. Ач көе йөргәнегезгә риза булмаслар.
 
– Ә без кичә үк әйттек, дәрестән соң клубка керәбез дип. Ашап та алдык.
 
Балалар дәррәү клуб эченә үттеләр. Рәхәт иде аларга, сәхнә балачакны һичшиксез күңелле итә. Сумкасыннан калфакларны чыгарган гына иде, Гөлзидә, кызлар “ах!” итеп калфакларны киеп, көзге каршыларына сибелделәр дә. Сокланмый мөмкин түгел иде кызларга. Ак җирлеккә кызыл чәчәкләр чиккән бу калфакларны кигәч, сылуланып, үсеп киткәндәй тоелдылар алар аңа. Көзге каршында әйләнделәр, тулгандылар... Шул мизгелдә язарга тиешле сценарий күренеше язылды Гөлзидәнең, онытмыйча утырып теркисе генә иде. Тик вакыты ул түгел иде шул. Кызларны канатларына сыендыргандай, кочаклап сәхнәгә алып менеп китте. 
 
– Кызлар, татар халык киемнәре белән калфаклар киеп уйный торган күренештә катнашырга телисезме?
 
– Ур-ра, бу калфакларны без дә киябез икән! 
 
– Без бит монда җидәү, беребезгә җитми.
 
– Минем әбинең сандыгында бар, шуны алып киләм – барыбызга да була.
 
– Әбиеңнең сандыгында тагы ниләр бар, Гөлия, сер булмаса?..
 
– Чиккән сөлгеләр, көмеш беләзек... Тагы әллә ниләр.
 
– Безнең әбинең сандыгында матур камзул бар. Әби тамбур белән чигелгән дип зурлап сөйләде. 
 
Гөлзидә түгәрәк эшенең мондый төсмер алуына бик канәгать иде. Утның кызуында сугасы гына калды:
 
– Калфакларны да яратып кидегез, әбиләрегезнең сандыкларында хәзинә дә күп икән. Күренеш “Ачык сандык янында” исеме белән аталыр. Сез ризамы?
 
– Ә сандык кайда? Юк ич!
 
– Минем әбидә бар ул! Хәзер үк кереп сорыйм үзеннән, Гөлзидә апа. Әби якында гына бит. Бирә ул! – диде Лилия.
 
Ул да булмый, Лилия Гөлияне кулыннан эләктереп чыгып та киттеләр. Шул арада җыйнак, матур гына сандык сәхнә уртасына кунаклады да. Биюләрне кабатлап кайтыр сәгатьләрдә сукты. Бүген дә ару-талуларны онытып, иртәгә нишлисен кат-кат сөйләшеп таралыштылар. Әйтерсең, балаларның иңнәрендә канатлар! Әй, сәхнә, нишләтәсең син адәм баласын?! Үзеңә суырасың, хыялландырасың, сөендерәсең...
 
...Гыр-р, гыр-р-р килгән аваз төнге тынлыкны бозгалады. Йокы алмады, Гөлзидәне. Йоклый алмау, гырылдаган тавышка түгел иде - ияләнгән инде ул. Юк, тамчы да йокы килми. Боргаланып ята торгач, газета укып йокыга китәргә гадәтләнгән иде ул. Бу юлы да ут яндырып газета алып килде. “Бу ни? Мин “Уртак ястык”ка язылмадым ич. Димәк, реклама буларак килгән. Тфү, ни пычагыма миңа, бу гәҗит! Нинди уртак ястык монда? Газета идән уртасына очты. Йокы җәяүләп качкан иде. Түшәмгә карап ята торгач, ап-ачык итеп, сәхнә уртасында калган зәңгәр сандык күз алдына килде. Ирексездән елмаеп куйды, Гөлзидә. Иҗат кешесе бераз иләс була диләр, әллә хак микән? Нигә мин төн уртасында түшәмгә карап елмаям, күңелем белән сәхнә тирәсендә бөтереләм? Гөлзидәне орышкан акыл иҗат хисенә күмелде... Ирнең, “гыр-р, гыр-р” тегермән тарткан авазлары, вакыты белән, көйгә баскандай:
 
“Беләзегем-йөзегем,
Киярмен әле үзем...” –
 
җыры көенә ярашлы төстә җырга кушылды (иләсләнү шушыдыр инде ул!). Язганны күңелдән укыганда,түгәрәккә йөрүче кызлар, күренешне “уйнап бардылар”. Сандык эчендәге – клубка киләсе бизәкле сөлгеләр, тамбур белән чигелгән камзул, ефәк шәлләр, хаситәләр, көмеш беләзекләр, чулпылар – барысы да күз алдыннан чагылып үттеләр. Рәхәт тә соң, бу иҗатның татлы газабы!..
 
...Бу көннәрдә әнә шулай истәлекләр белән яши, Гөлзидә. Куып та карый ул аларны, тик барыбер уйлар шул тарафта йөзә.
 
“Дөрес яшәдемме мин? Бәлки ни дә булса хәл итәргә батырчылык итмәгәнмендер? Барысына өлгерә алганга сөенеп, көчлегегемә таянып шулай кирәкмәскә көч сарыф иттем микәнни? Юк, көчле булмаганмын. Әгәр ихтыяр көчем булса, аерылу әмәлен тапкан булыр идем, ә мин, күндәм генә язмышка буйсындым... Усаллык җитенкерәмәде лә, әйе, нәкъ шулай!” Гел яхшыга өметләнеп, гафу итә-итә гел үзен икенче планга чигерде шул, Гөлзидә... 
 
– Әни, син үзеңне аз гына хөрмәт итәсеңме? – диде аңа үсмер улы, аталары исереп, сул кул чугын өшеткәч.
 
– Ник алай дисең, улым? - дигән булды Гөлзидә, гәрчә улының ни әйтергә теләгәнен чамаласа да. 
 
– Нигә аерылмыйсың? Барыбер кеше буласы юк!
 
Тирән генә көрсенеп алды Гөлзидә. Салкын акыл белән сөйләшергә кирәк иде аңа.
 
– Алай димә, улым. Аның эчкечелеккә бирелүе – бердәнбер җитешсезлеге. Кеше бәлага тарыгач, ташларга түгел - ярдәм итәргә кирәк. Аннан... нинди генә булса да, синең әтиең бит ул! Без дә аннан ваз кичкәч, нишләр, кая барыр соң ул?..
 
Малайның тыңлап торырга түземлеге җитмәде:
 
- Яшә инде алайса интегеп, яме, – диде дә, яшьле күзләрен аска төбәп, дөп-дөп атлап, чыгу юлына борылды. 
 
Кинәт, күкрәк турысыннан нидер кисеп үтте. Әйтерсең, Гөлзидәнең гәүдәсе нидер шыплап тулганнан, кисәкләргә аерыла иде. Ялтыраган яшеннән соң, күкрәгән күк кебек, Гөлзидәнең тавышы күкрәп, калтырап чыкты:
 
-Улы-ым! Син...зинһар андый була күрмә-ә! 
 
Ул тын гына сулышын туктатты. Югыйсә, белә иде, күк күкрәгәч, ишелеп эре тамчылап яңгыр коя. Суласа - бетте, күз яшьләренә ирек куячак. Улы алдында сулыгып елаудан тыела иде ул.Шул мәлдә ишек тоткасын тотып торган улы, карашыннан очкыннар чәчеп алды да:
 
- Аллам сакласын, шундый мәгънәсез гомер кичерергә! Курыкма әни, мин синең киңәшләреңне онытмам. Аннан... күптән әйтергә тели идем, мин - Казанга, техникумга укырга китәм. Туйдым, хурлыгы ни тора! - Күзләренә тулышкан яшьне күрсәтәсе килми, ишек яңагына карап кына дәвам итте, Рияз, – борчылма әни, атна саен кайтып булышырмын, өметеңне акларга тырышырмын”, - диде дә,әнисен иңбашыннан мизгел эчендә кочты һәм кискен хәрәкәт белән ишекне ачып, чыгып та китте.
 
Байтак кына тораташтай идән уртасында басып торды, Гөлзидә. Авыр иде, балаларга, бу тәртипсез тормыш, авыр иде. Аерылу турында күп талпынып карады Гөлзидә. Судка чакыру килгәч: “Эчмим, валлаһи!” – дип ант итте, ире. Икенче юлы: “Гариза яз гына, ут төртәм – сиңа да булмый өй, миңа да!” – дип куркытты. Инде нишләп була икән дип, күрәзәчегә барып белеште: “Аерылма! Сиңа өстәгеләр аерылырга кушмыйлар!” – диде,белекче әби-карчык, катгый итеп. Балалар әтиләренең аунап эчкәненә, тормыш алып бармаганына гарьләнделәр. 9 нчы сыйныфны тәмамлаган берсе авылдан китеп тә бардылар...
 
Балалар өйдә вакытта, гаилә дигән бөек төшенчә әле төртеп күрсәтергә булса да бар иде. Ә хәзер юк! “Ни өчен бер сум акча алып кайтмаган иргә көненә ике-өч тапкыр ашарга пешерәм соң әле?” – дип, эчке көч аваз салгалый иде. Ә үзе көн дә: “Ризыкны Ходай бирә, ашаудан тавыш чыкмасын”, – дип, өстәлгә пешереп куя торган булды.Ләкин Гөлзидәнең сабырлыгы көннән-көн артка чикте. Уйлый торгач, соң булса да бер әмәл тапты: ир күңелендә көнләшү уты кабызырга кирәк! Көнләшсә, бәлки айныр иде. 
 
Чираттагы ишелеп кайтып ауганнан соң, бераз айныганын көтеп йөрде дә Гөлзидә, шар ярып әйтеп ташлады:
 
– Миңа ир кирәк! Әгәр өч көндә айнымасаң, сөяркә табам үземә.
 
“Мондый сүзне мәҗбүр итсәләр дә әйтми торган хатыны әйттеме соң?” – дип, күзен ачып карады да ир, чыраена бер билге дә чыгармыйча, кабат күзен йомды.
 
– Сиңа әйтәм ми-ин! – дип, изүеннән каптырып караваты белән “дыр” селкетте, Гөлзидә. – Си-ин, әйт әле, соңгы тапкыр ничә ай элек йоклаган идең минем белән?
 
– Кил, йокла, менә урын бар ич диванда, урын җитә миңа, кырыйгарак китәм менә, – дип, бер якка авышты ир. 
 
– Их, син... Китәргә иде миңа... 
 
Тораташ каткан Гөлзидә бер чарасыз иде. Кая китә ала ул?
 
– Кит, кем тота сине? Таптыңмы соң әле берәрсен? Бар, бар, бер сүз дә әйтмим, – дип, ваемсыз чыраенда күзләрен кыса төшеп телләшеп ятты, ир дигәне. 
 
Җен ачуы кузгалды Гөлзидәнең. Хәзерге мизгелдә йөрәгенә чыдый алмый кыйный башласа, имгәтеп ташлаячагы көн кебек ачык иде: көч-гайрәт, ачу-нәфрәт барысы бергә укмашты. Йодрыкларын кыскач, идәннән бер сөям күтәрелгәндәй хис итте ул үзен. Тик... яңагына чылтыратырга да чирканды. 
 
– Табам да... Әллә кеше карамаслыкмы мин? – диде дә ишеккә ташланды. 
 
Ахыры берничә көннән...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.05.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»