поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.05.2015 Мәдәният

Эльвира Юнысова: «Фидан абый сәхнәдә, елыйсы урынга, көлдерде»

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры талантлы артистларга бай. Шуларның берсе – Башкортстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эльвира Юнысова. Заманында күренекле артист Фидан Гафаров белән партнерлар булып уйнаган артистның иҗаты белән бүген укучыларыбызны якыннанрак таныштырыйк.

 – Эльвира, иҗат юлыгыз баш­ланганга да утыз елдан артык вакыт узып киткән. Театр артисты булмасагыз, сездән бәлки яхшы музыкант та чыгар иде, заманында музыка училищесы тәмамлаган кеше бит. Театр артисты буларак, ул һөнәрегез сәхнәдә ярдәм итәме?
 
– Әлбәттә, ярдәм итә. Артист өчен дөнья классиклары әсәрләрен белү бик кирәк. Театр артисты булырга хыялланган кеше музыка белеме дә алсын иде. Музыка белән әдәбият кешене тәрбияли. Бүген актер психолог та булырга, әдәбиятны да белергә тиеш.
 
– Сезне Казанга килгән саен берсеннән-берсе кызыклы роль­ләрдә күрәбез. «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә – Диләфрүз, «Галия»дә Галия кебек матур образлар белән дә тамашачы күңеленә кереп калдыгыз. Рольләрегезнең бигрәк тә кайсысы ныграк сагындыра?

 
– Нурия Ирсаева белән чиратлашып уйнаган Галияне бик сагынам мин. Аннары, Мостай Кәрим әсәрләрендәге рольләремне дә еш искә алам. Аллага шөкер, уйнаган рольләремнән канәгатьмен.
 
– Тискәре рольдән соң нәфрәт белдергән тамашачы да булмый калмагандыр?

 
– 1984 елда театрга килгәч тә, мин Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендә сабыен бала тудыру йортында калдырып чыккан Дилемманы уйнадым. Шунда сәхнәдә үк тамашачының мине яратмыйча карап утыруын тоя торган идем. Соңыннан барысына да чәчәкләр менгерәләр, ә миңа юк. «Ай кызы« дигән телевизион фильмда да тискәре холыклы Рәшидәне уйнадым. Урамда тамашачы, танып: «Син безнең яраткан артист. Ничек кешене шулай зәгыйфьләндерә аласың?!» – дип ачуланып китәләр иде.
 
– Фидан Гафаров белән уйнаган вакытларыгыз ничек исегездә калды?

 
– Ул үзенә бер аерым шәхес. Шундый шәхеснең булуы театрыбызны да югары дәрәҗәгә күтәрә. «Хушыгыз, хыялларым» спектаклендә без аның белән бергә уйный идек. Мин, аңа карап: «Син курыкма, Айсар агай, балаларыңны үзем карармын», – дип еларга тотынырга тиеш. Берсендә ул миңа борылып карады да көлдерергә тотынды. Бер ай буе сәхнәдә, елыйсы урында, мине шулай көлдерде. Аннары бервакыт мин репетициягә соңга калмас өчен урамда машина туктатам. Бер «Волга« килеп туктады. Арткы утыргычка кереп утырдым да: «Миңа театрга барырга кирәк«, – дидем. Барып җиткәч: «Я вам сколько должна?» – дип сорадым. «Никогда не расплатишься», – дигәннән соң гына «таксист»ка күтәрелеп карадым. Ул Фидан Гафаров булып чыкты. Үзенең дә театрга килүе икән.
 
– Эльвира, театрда эшләгән хатын-кызлар арасында депутат булган кеше соңгы вакытта күренми. Сезне Башкортстанда үзегезнең туган ягыгыз Сибайдан депутат итеп сайлаганнар. Ике эшне бергә алып бару кыен булгандыр бит.

 
– Мин яшьтән үк иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнаштым. Комсомол секретаре буларак конференцияләрдә чыгышлар ясадым. Профсоюзда эшләдем. Активлыгымны җитәкчеләр дә күреп алды. 2008 елгы сайлауда миңа үземне сынап карарга тәкъдим иттеләр. Сайланганнан соң, биш ел театрдан китеп тордым. Ул чакта мин күп нәрсә белдем. Кануннарны өйрәндем. Сайлаучылар белән очрашканда, аларга ярдәм итеп булмаса, бик борчыла идем.
 
– Депутат бе­лән артистка хас уртак сыйфатлар бармы?

 
– Депутат буларак, халык белән аралашканда психологик осталык кирәк. Миңа бу очракта артист булуым ярдәм итте. Артист та сәхнәдән торып тамашачы белән аралаша бит.
 
– Кызыгыз Руфинә нинди һөнәр сайларга җыена? Сәнгать юлыннан китсә, сез каршы түгелме?

 
– Ул технология көллиятендә дизайнер булырга укып йөри. Хатын-кыз өчен яхшы һөнәр дип саныйм мин аны. Тавышы да матур, сәхнәләрдә чыгыш ясаганы бар. Артист булырга теләсә дә каршы килмәгән булыр идем, тик актер тормышы һаман юлда үтә шул.
 
– Эльвира, Казанда еш буласыз. Татарстан башкаласы бигрәк тә нәрсәсе белән җәлеп итә?

 
– Без Казанга студент елларыннан ук килә башлаган идек инде. Килгән саен музейларга, мәчетләргә йөрдек. Шәһәрнең архитектурасына хәйран кала идем мин. Һәр килүемдә дә берүзем урамнарны карап йөрим. Казан тамашачысы да искиткеч. Алар безне ярата.
 
– Безнең артистлар белән үзара дуслыгыгыз да озак еллар дәвам итә.

 
– Әйе, килгән саен алар безне кунак итә. Ике театр дуслыгы – электән үк калган гадәт. Безне өлкән буын артистлар шулай дус булырга өйрәтте. Дуслык җепләре киләчәктә дә өзелмәс, дип уйлыйм. Ике театрда да талантлы баш режиссерлар эшли. Соңгы вакытта кайбер артистларның арадан вакытсыз китүләре генә йөрәкне әрнетә.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»