25.05.2015 Медицина
Түрәләр табибларга сәламәт булмаган тормыш рәвеше алып баруны тыя
Табиблар өчен тәртип кагыйдәләре булдырылган. Түрәләр медицина өлкәсендә эшләүчеләргә үз эшчәнлекләрен рекламаларга, хезмәттәшләрен башкалар алдында хурларга, сәламәт булмаган тормыш алып барырга тыя. Кем дә кем буйсынмый икән, билгеле, башыннан сыйпамаячаклар. Исегездә булса, соңгы вакытта табиблар җәмәгатьчелек тарафыннан утлы табада еш биетелде.
Операция вакытында фотога төшкән яки реанимациядә аңына килмичә яткан кешене табиб кыйнаган видеолар Интернетка эләгеп, зур шау-шу куптарган иде. Кемдер хөкем ителде, башкалары эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Мондый очраклар кабатланмасын өчен табибларга тәртип кодексы булдырылган. Ә сез ничек уйлыйсыз: табибларны бу рәвешле тәртипкә өйрәтеп буламы, әллә мондый кодекс чыгару кирәк түгелме?
Наилә ГАЙНАНОВА, хатын-кызлар табибы:
– Табиблар укуларын тәмамлаганда Гиппократ антын әйтә, алар үзен ничек тотарга икәнен белә. Аннары бу һөнәрне очраклы кешеләр сайламый, гаиләсендә ата-анасы, туганнары табиб икән, бу өлкә белгече үзен ничек тотарга икәнлеген шәйли. Дөрес, безнең арабызда да барысы да актан пакь түгел, шәфкать туташлары, регистратура хезмәткәрләре дә бар бит, яшьләр бу һөнәрнең нечкәлекләрен дә белмәскә мөмкин. Мәсәлән, алар эшкә алынганда бу кодекс белән танышып, имза куя икән, белмәдем, күрмәдем, ишетмәдем, дип җаваплылыктан кача алмаячак. Безгә дә әхлак нормаларын, этика кагыйдәләрен искә төшерергә яки өйрәтергә туры килә. Табиб – күпләргә үрнәк, алар башкаларны сәламәт тормыш алып барырга өндәүче. Шуңа күрә начар гадәтләре бар икән, аны яшерү хәерлерәк. Анысын тыю дөрес.
Рамил ХӨСНЕТДИНОВ, инженер:
– Яшәү дәверемдә бер тапкыр да дорфа табибларга очраганым булмады. Гел ярдәм иттеләр, үземне үлемнән коткардылар, көчләрен, вакытларын кызганмадылар. Аларны җирдәге фәрештәләргә тиңлим. Тәртипкә өйрәтәсе түгел инде, ә эш хакын арттырырга кирәк. Күпләр ике сменада эшли, чөнки акча җитми. Ә төрле фотоларга төшүләргә килгәндә, була инде андый хәл, алар да бит кеше, үзебезнең дә төптән уйлап бетермәгән чаклар була.
Сүрия УСМАНОВА, элеккеге депутат, җәмәгать эшлеклесе:
– Кодексны укып чыкмадым, яхшымы, начармы – әйтә алмыйм. Шулай да аның булдырылуы артык түгел, дип саныйм. Табиблар, шәфкать туташлары арасында төрлесе була. Мәсәлән, үзенең абруен күтәрер өчен пациент каршында моңа кадәр дәвалаган табибны хурлау күренешләре бар. “Кем ясый инде шулай итеп операцияне? Кем мондый дарулар эчәргә кушты?” дип тезеп китәргә мөмкиннәр. Беренчедән, кешенең күңеленә шик сала, икенчедән, үзенең кеше белән әңгәмә алып бара белмәвен күрсәтә. Бер дә килешми торган гамәл. Хата бар икән, кешегә белгертмә, күңелен төшермә, аны табибка әйтүең хәерле. Гомумән, бу кодекс безгә, пациентларга, кирәк. Андый-мондый очрак булса, “Медицина хезмәткәрләре Кодексы”нда фәлән язылган, дип хокукларны яклаганда кулланырга мөмкин. Бу барыбер, азмы-күпме, хокук-норматив документы булып саналачак.
НУРЗАДӘ, җырчы:
– Медицина хезмәткәрләре арасында мәрхәмәтлек дигән төшенчә югала бара, ничектер барысы да акчага корылган дигән хис туа. Әйбәт табиблар юк дип әйтмим, бар алар, ләкин аз. Дорфа сөйләшүче шәфкать туташлары, табибларны, аларның ягыннан игътибарсызлыкны күрдем. Әни йөрәк чиреннән өзелергә торганда гамьсез эш итүләрен дә яхшы хәтерлим. Кимендә авырулар белән ничек аралашырга кирәклеген киртләп куйсалар, начар булмас иде.