поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.05.2015 Язмыш

«Синең тормыш юлың ябык бит, диделәр»

«Бер зур яңалыгым бар. Вакытың булу белән, миңа хәбәр бир әле, очрашып алыр идек», – дип шалтыратты беркөн Илһамия. Соңгы вакытларда кәефсез йөргән дустымның тавышы телефоннан шат һәм серле ишетелде. Ул болай гына шалтыратып, кешене борчый торганнардан түгел, димәк, чыннан да, тормышында нидер булган...

Илһамия белән дуслыгыбыз унике ел элек башланган иде. Университетта бер төркемдә укыдык. Акыллы, төпле, тәртипле Казан кызы. Чибәрлеге һәм сөйкемлелеге белән дә төшеп калганнардан түгел. Боларга өстәп, Аллаһы Тәгалә күркәм холкын да кызганмаган. Әмма әлеге сыйфатларга карамастан, бүгенгә кадәр тормыш юлында гаилә корырлык насыйп ярын гына очрата алмады. Җай чыккан саен, үзе дә бу хактагы борчылуларын әйтә иде.
 
– Бөтенегез дә егетләр белән очрашып, матур гына гаиләләр корып җибәрдегез. Әнә хәзер тупылдап торган сабыйлар үстереп ятасыз, ә мин һаман ялгыз. Вакыт алга бара, минем дә кияүгә чыгып, бәбиләр сөясем килә, – ди иде ул андый чакларда.
 
Ә мин, аны тынычландырып:
 
– Аллаһы Тәгаләдән сәгате сукмагандыр. Хәерлесе булсын дип телә. Синең дә бөтенесе яхшы булыр, – дип әйтә килә идем.
 
Егетләр белән бөтенләй танышып-очрашып караганы юк дисәм, дөрес булмас. Баштарак таныш­тырган-кавыштырганны ошатып бетермәсә дә, соңыннан анысына да каршы түгеллеген белдерде. Әмма әле бер, әле икенче сәбәпләр аркасында, мөнәсәбәтләре бер йә ике тапкыр күрешеп-очрашып сөйләшүдән ары китә алмады. Хәер, ел башында Балтач районында яшәүче туганы үзенең төркемдәше белән таныштырган иде. Яшьләр бер-берсен бик ошатып, матур гына очрашып та йөри башладылар. Егет кеше Илһамияне туганнан туганының туена алып кайтып, үзенең әти-әнисе, туганнары белән дә таныштырырга өлгерде. Гаилә кору, туй уздыру кебек сүзләр дә кузгатыла башлады. Алай гына да түгел, узган елның августына дип туй да планлаштырылган иде. Тик Илһамиянең матур хыяллары гына чынга аша алмый калды.
 
– Ошаттым, планнар корган идем, тик матур киләчәк турында хыялланганда гына булачак киявем суга төшкәндәй юк булды бит, – дип шалтыратты Илһамия ул вакытта. – Чираттагы ялында үзләренең авылына кунакка алып кайтты. Әмма бу көнне ул үзенә бер дә охшамаган иде. Әллә ничек кенә читтәрәк йөрде, күбрәк дуслары белән аралашты. Мине хәтта күрмәмешкә үк салышты. Тәмам аптырап беттем. Үземне бик уңайсыз хис иттем. Ә «киявем» бераздан бөтенләй юкка чыкты. Соңыннан белдем, бер дә булмаганча күп итеп сыра эчкән дә, әйтми-нитми генә, йокларга кереп яткан икән. Бер-ике генә күрешкән чит-ят кешеләр арасында ялгызым нишләргә белми утырганда, аның әнисе мине өйгә алып керде. Бик уңайсызланып, артык сүз катмыйча гына, урын-җир җәйде дә икенче бүлмәгә чыгып китте. Бәлки, иртән барысы да ачыкланыр дип өметләнгән идем, ләкин, киресенчә, билгесезлек кенә артты. Казаннан кайткан туганының машинасына озата чык­канда да, егетемнән «Бәлки тагын күрешербез» дигән сәер җөмләдән башка сүз чыкмады. Шул көннән бирле аңардан аңлашу, гафу со
рау, бу хәлләрне ничек тә булса аңлатып бирү түгел, бер шалтырату да, бер смс та алган булмады. Менә шулай бик тә күңелсез һәм сәер тәмамланды минем мәхәббәт тарихым. Күңелдә зур бер юшкын калды. Юләр чакта гаилә корып кал, дип әйтәләр бит. Әллә үзем дә егетләргә артык таләпчән шунда. Әмма эш анда гына түгел кебек. Миңа нидер комачаулый төсле. Мин моны тәгаен сизәм.
 
Дустымның хәленә кереп, юатырдай сүзләр табып, кәефен күтәрергә тырышсам да, дөресен генә әйткәндә, соңгы җөмлә­ләренә артык игътибар иткәнем булмады. Андый чакларда башка нинди генә уй килмәс, янәсе. Менә, ниһаять, Илһамия бездә кунакта.
 
– Мин бит Арчада яшәүче бер апа (бу хакта газетага язарга теләвемне белгәч, әлеге им-том итүче ханымның ризалыгы булмау сәбәпле, аның исемен атамавымны сорады – авт.) янына барып кайттым, – дип сүзен башлады ул. – Догалар укып, үзенә генә хас чит телдә код-шифрлар белән өшкерә ул. Бу сәләт аңа ерак әбисеннән күчкән. Шуңа күрә дә ул ярдәм сорап килүчеләрне үз йортында түгел, ә аның нигезендә кабул итә. Ишек ачып керү белән, ул миңа: «Синең ни өчен килүеңне беләм. Тормыш юлың ябык бит синең, балам», – диде. Әйтүенчә, ул ике очракта ябык була икән. Беренчесендә Аллаһы Тәгалә яраткан бәндәләренең тормыш юлларын ябып, башка мөһимрәк бурыч йөкли. Ул кешеләр йә башкаларга ярдәм итә, яки үзләренең бар тормышын иҗат белән бәйли. Андыйлар шәхси тормышларында ялгыз була. Икенче очракта тормыш юлы мәкерле кешеләр тарафыннан махсус ябылырга мөмкин. Монысында алгы планга каргыш, көнләшү чыга. «Синең очрак икенчесенә туры килә. Бүген-кичә генә булмаган инде бу. Мондый халәттә шактый озак йөрисең син. Кәефең юк, төшенкелеккә еш биреләсең. Шәхси тормышыңда гына түгел, башка өлкәләрдә дә үсеш юк. Кешеләр белән аралашасың, эшлисең, әмма әйткән сүзләрең башкаларның аңына барып җитми. Синең аша булачак сабыйларыңның да язмышы ябык. Алай гына да түгел, якыннарыңның тормышында да алга китеш сизелми», – диде ул миңа. Мин аңа ике тапкыр бардым. Икенче юлы үзем белән шәхси әйберләремне дә алдым. Ышанасыңмы-юкмы, әмма бер тапкыр бару белән үк, шактый зур үзгәрешләр башланды. Абыемнар, социаль ипотекага басарга дип, ике ел элек документлар тапшырган иде. Арчадан кайтуымның икенче көнендә үк аларга рәсми номер бирелә башлау турында хәбәр иттеләр. Өйдәгеләрнең дә кәефләре күтәрелеп, йөзләре яктырып китте, ниндидер аңлатып булмаслык бер җанлану сизелде. Бәлки бу очраклылык кына диярсең. Әмма шулай да... Үземнең күңелемдә дә, шәхси тормышымда да үзгәрешләр тоям. Күптән шалтыратышмаган, очрашабыз-очрашабыз дип һаман кичектерелеп килгән очрашуларга барып кайттым. Әмма минем артта калган мөнәсәбәтләргә кире әйләнеп кайтасым килми. Арча апасы да: «Элеккеләргә кире кайтма», – дип озатты. Иң мөһиме – бер егет белән очраша башладым бит әле. Кешеләргә авыр ияләшәм, аңа да шулайрак булды. Әмма күңел яхшыга өметләнә, тормыш юлым ачылыр да, мәхәббәт ишек кагар дип ышанам, – дип елмайды ул...


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»