поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
22.05.2015 Мәдәният

«Идел» яме – язгы яңарышта

Самараның «Заря» Мәдәният йортында «Идел» татар халык эстрада ансамбле Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап “Язгы моңнар” дип аталган бик матур концерт куйды.

Ансамбльнең җитәкчесе, “Гали гармуннары” һәм “Җирнең бәллүр йөрәге” фестивальләре лауреаты Мидхәт Әминов яңа программасы турында: “Язлар белән “Идел”ебез дә яшәрәчәк, яшь артистлар чыгыш ясаячак”, - дип әйткән иде. “Кемнәр булыр икән алар, хәзерге заманда татарча җырлаучы, гармунда уйнаучы яшьләрне табып буламыни?” - дип, ышанмыйчарак торган идек. Ялгышканбыз. Концерт яшүсмер  Салават Хәлимуллинның “Әссәламегаләйкүм” җыры белән башланып киткәч, зал (ә ул бу көнне шыгрым тулы иде) гөрләтеп кул чапты.

Салават - чыннан да талантлы бала. Ул шушы “Идел” ансамбле җырчысы Миләүшә Хәлимуллинаның улы бит. Тумыштан ук музыкаль гаиләдә тәрбияләнгән, татар җыры мохитында үскән, күңеленә моң ана сөте белән кергән малайны сәхнә әсир иткән. “Яктылык” татар мәктәбенә укырга кергәч, Салават музыка дөньясына тагын да тирәнрәк кереп киткән. Афәрин, Салават!

Концертны алып баручы Идеал Галәүтдинов икенче яшь башкаручыны игълан иткәндә фамилиясен атамады. Әллә малай булдыра алмас, дип курыкты микән? Ә инде Илдар, ноталарын бутамаска тырышып, көйне ахырына кадәр җиткергәннән соң, аны Мидхәт абыйсы кочып алды да бертуган апасы Халидә Закированың (ул да ансамбльдә җырлый) оныгы булуы турында әйтте.

“Бәлки, еллар үткәч, Самара өлкәсенең танылган гармунчылары Рөстәм Вәлиев, Гамил Галиуллин, Рәфыйк Әбдиевларга тагын бер матур исем - Илдар Дементьевның исеме дә кушылыр әле”, - дип хыяллары белән уртаклашты.

Мидхәт Әминовка да гармун җене малай чагында ук кагылган бит.  Аның тальян гармунда уйнарга өйрәнү теләге шулкадәр көчле булган ки, хәтта ул туган авылы Иске Фәйзулла клубы тәрәзәсеннән кереп, төннәр буе клуб гармунында уйнарга өйрәнгән. Моны күреп, Куйбышевка укырга киткән Фәния апасы ашавыннан өзеп җыйган акчасына тугыз яшьлек энесенә гармун алып кайтып бирә. Шулай,  гармунчы булам дигән кеше авырлыклар алдында чигенми, үз дигәнендә тора белә. Илдар да Мидхәт абыйсына охшап, шундый ук үҗәтле һәм тырыш малай булсын иде.

Егерме еллар чамасы “Идел” ансамблендә синтезаторда уйнаган Лилия Абдуллова-Хәлимуллинаның кызы Эльвинаның “Гөлләрем” җырын җырлап җибәрүе булды, Самара сәхнәсендә тагын бер җырчы тууы аңлашылды. Бу кыз саксофонда да оста итеп уйный бит әле. Эльвина, аның әнисе Лилия һәм Мидхәт башкаруындагы инструменталь композиция “Язгы моңнар”га үз бизәкләрен өстәде.

Ә нәни балалар - Әминә Канюкаева һәм аның сәхнәдәш дуслары чыгышын күргән кеше ирексездән елмая башлый. Чебеш кебек, йомшак һәм самими балалар биегәндә күңелләр күтәрелә, авызлар ерыла, ә куллар чаба-чаба авыртып бетә.

Җиткән кыз Рәмзия Гадыеваның чыгышы да концертның тагын бер матур бизәге булды кебек. Язгы нәркиз чәчәге кебек нәфис, чибәр, чын татарча моңлы көй сузучы татар кызына карап утырганда күңелләр ял итә, ә күзләр соклана.

Яшьләр, һичшиксез, сәләтле булса да, олы буын кешеләреннән үрнәк алып яшәргә тиеш. “Заря” Мәдәният сараеның кечкенә залына сыймыйча урамнарга ташып чыккан тавыш иясе Идеал Галәүтдинов бу көнне сәхнәдә хөкем сөрде, дияр идем. Ул сөйләгән шигъри юлларны, “Янбикә”, “Герман көе”, “Яшьлегемә кайтыр идем”, “Әйдә барыйк урманга”, “Сайра, сандугач” җырларын тыңлаганда арттарак утыручы тамашачылар: ”Вот бабай дает!” - дип тел шартлаттылар. Да-а, бабай дает, шул! Аның кебек булдыра белергә кирәк әле! Молодец, Идеал абый! Картаймый “Идел” ветераннары!

Шулай ук Халидә Закирова, Миләүшә Хәмидуллина, Илдар Хәкимьяновның җырларын да тамашачы яратып, сагынып каршы ала, дәртләнеп кул чаба. Алар бит күп еллар “Идел” ансамбленең умырткасын тәшкил итәләр. Ә  Мидхәт Әминов ансамбльнең йөрәгедер. Концерт уртасындарак ул сәхнәгә озын камзолын киеп чыкты да гармунын сыздырып җибәрде. Мәрхүм Рөстәм Вәлиевнең бию көйләре иде бу. Һәркемнең күңелендә якты һәм шул ук вакытта моңсу уйлар бөтерелде. Ә гармунчы һаман тынмый, берсеннән-берсе кечкенәрәк гармуннарда, курайда, кубызда уйный. Ахырда гармунчы музыка кораллары куелган өстәлне алгарак чыгарып, бу гармуннарның, хәтта өстендәге камзолының да Рөстәм Вәлиевнең бүләкләре булуы турында әйтте. 35 ел буе дус булган ике гармунчыны гармун моңы, милли көйләребез шулкадәр дуслаштырган ки, Рөстәмнең вафатыннан соң инде бер ел вакыт үтсә дә, Мидхәтнең күзләре әле һаман кипми, йөрәк әрнеше җибәрми икән. Зал торып басты һәм танылган гармунчыбыз Рөстәм Вәлиевне бер минутлык тынлык белән искә алды.

Концертның моңсу мизгелләре күңелле биюләр белән үрелеп барды. “Яктылык” мәктәбенең хореографы Инзилә Гыйззәтуллина бу көнне тамашачыларга чын бәйрәм бүләк итте. Көләч йөзен, матур күлмәген, искиткеч бию осталыгын тагын да матурлатып, аның белән биергә бертуган энесе Илназ Гарфетдинов та чыкты. Ә бу вакытта залда Инзиләнең нәни балалары - кызы белән улы бию көе ишетү белән тыпыр-тыпыр биергә тотындылар. Димәк, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең хореографы Рәшит Гыйззәтуллиннан башланган династия өченче буында да дәвам итәчәк әле. Бирешмә, “Идел”, һәр язны шулай яшәреп, яңарып каршы ал!



Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәтләре.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»