поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
20.05.2015 Мәдәният

“Татмедиа”да китапханә ачылды (ФОТО)

Бүген Татарстан матбугаты көнендә “Татмедиа” бинасының редакция корпусында әдәби салон утырышы узды. Бәйрәм хөрмәтенә кабаттан ачылган китапханә бүлмәсенә “Татмедиа”АҖның генераль директоры Фәрит Шәһиәхметов, аның киңәшчеләре, урынбасарлары, газет-журнал мөхәрирләре килгән иде.

Тантаналы ачылышта Фәрит Шәһиәхмәтов җыелган кунакларны Татарстан матбугаты көне белән котлады, китап абруе хакында фикерләре белән уртаклашты. “Интернет заманында яшәсәк тә, виртуаль китапханәләребез белән мактана алсак та, китапның үзен кулга тотып укуга ни җитә? Заманында безнең бинада китапханә гөрләп эшләде. Шәһсән мин үзем дә ул китапханәдән актив файдалана идем. Бу гадәти генә китапханә түгел. Биредә журналистлар, типографистлар өчен һәм башка махсус әдәбият саклана. Барлыгы фондта 5 меңннән артык китап бар. Аның саны артачак, чөнки безгә китаплар бүләк итә башладылар инде. Татарстан китап нәшрияты мәсәлән 100 китап бүләк итте”, - диде Фәрит Шәһиәхмәтов.

Кунакларны, библиотекага килүчеләрне танылган өлкән журналистыбыз Роза Камалетдинова каршы алды. Роза ханым (танылган язучы Роза Мулланурова) үз архивындагы, шулай ук үз басмаларын да бирегә китергән. “Бу зур тарихлы китапханә. Аның яңадан сафка басуы зур вакыйгага тиң. Китап - ул кеше кебек үк. Ул туа, нәшрияттә басыла һәм укучы укыганда гына яши ала. Адәм балаларына фикер тарата ала, акыл бирә. Китаптан гыйбрәт аласың. Әле дә хәтерлим, без студент чакта, ач булсак булдык, ә менә кибеттән китап алырга акча таба идек. Безнең буын китап кадерен яхшы аңлый. Соңгы вакытта аңа мәхәббәт сүрелгән кебегрәк булды... Китапның үз вазифасы бар. Яшь буында китапханәгә мәхәббәт тәрбияләү ул зур вазифа. Китап укымыйча үскән бала шәхес була алмый”, - диде яңа ачылган китапханә мөдире.

Китапханәдә 1883 елда нәшер ителгән китаплар белән бергә яңа гына табадан төшкән басмалар белән дә танышырга мөмкин. Шәһиәхмәтов ышандырганча, биредә Россия киңлекләрендә чыга торган кыйммәтле басмаларны да алып укырга мөмкин булачак. Бүгеннән китапханәдә “Бүләк итү декадасы” башланды. Теләгән һәр кеше бирегә китап, журналлар китерә ала.

Халык шагыйре Равил Фәйзуллин әйтмешли, җүнле кешенең йортында һәрвакыт китап булган. Равил ага китапханә тарихына тукталып узды: “Безнең “Татмедиа” - абруйлы оешма. Әлеге бинабыз оешуга да кырык елдан артык вакыт узып китте. Бинаның ачылышы елларында ук монда китапханә эшләде. Китапханә - кунак өе кебек бит ул. Гомер бакый биредә кунаклар кабул ителде, язучылар, галимнәр, журналистлар җыелып, фикер алыша иде. “Татмедиа”га китапханә бик кирәк. Киләчәктә дә ул безнең штаб булыр дигән өметтә калам”.

Бүгеннән журналистлар китапханәсе яңа форматта эшли башлады. «Татмедиа» җитәкчелеге белдергәнчә, биредә китап, газет-журналларны өйгә алып торып укырга да мөмкин булачак. Шулай ук, монда ветеран журналистлар, танылган фән, мәгариф, мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар оештыру да каралган.

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

16

17

18

19

20

Солтан Исхаков фотолары.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 19.05.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»