поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
05.05.2009 Җәмгыять

МИН НИЧЕК БОМЖ БУЛДЫМ (ФОТО)

Күптәннән хыялланып йөргән планым бар иде. Бу хакта белгәч, кайберәүләр аңламады, чигәләрен боргычлап күрсәтте. Ләкин бик күп бомжлар белән танышканым, алардан интервьюлар алганым бар. Һәрберсе үзе бер китап язарлык язмыш иясе. Фани дөньяга кеше булып туып та, ни рәвешле кешелек сыйфатларын югалтулары турында кызыксынам, "Әйбәт гайбәт" программасының да бер чыгарылышын шушы темага багышлаган идек. Ләкин ул гына аз, минем алар белән алар дәрәҗәсенә төшеп сөйләшәсем, халыкның аларга булган мөнәсәбәтен үземдә тоясым, кешедә күбрәк җирәнүме, әллә кызгану уяталармы – шуны беләсем килде.

Әлбәттә, бомжлар дәрәҗәсенә төшү өчен, әзерлек чарасы күрү җиңел булмады. Бакчадагы чүп-чар өемнәреннән иске киемнәр эзләп таптык. Бераз ертырга да туры килде. Носки киеп тормадым, бакчадагы ертык галошны эләктердем. Һәм, шуларны кыстырып, телевидениегә грим бүлмәсенә кердем. Отпуск вакытында бомж булырга әзерләнгән идем инде, ике атна кырынмадым (юынасы да түгел иде билгеле, монысын булдыра алмадым), шулай да гримерларыбызга минем чырай белән шактый газапланырга туры килде. Грим өчен шактый пудра, крем китте. Бу гына җитмәде, урамга чыгып, кулларым белән юеш балчыкны актарырга, тырнак астына пычрак кертергә, аякларымны балчык белән буярга, киемем дә чиста икән, аның белән аунарга туры килде. Һәм... көзгедән карадым, үземә дә куркыныч булып китте. Алла сакласын, халыкта татар юрап китерә дигән әйтем бар бит!..

 

Камераларны машинага төяп, юлга кузгалдык. Видеога төшерү бригадасы­на сер бирмәскә куштым. Телевидение капкасында сакта торучылар нишләр икән, дидек. Алар танымаса, димәк, эксперимент барып чыгачак. Гадәттә, мине танып, дустанә сөйләшеп йөргән абыйлар югалып калды.

 

– Син ничек эләктең монда? Ка­ян кердең?

 

– Моннан кердем, – дим, йөземә мескен кыяфәт чыгарып.

 

– Кайчан?

 

– Әле ярты сәгать кенә элек.

 

– Моның булуы мөмкин түгел?!

 

Шунда түзмәдем, көлеп җибәрдем... Төп башына утырттыгыз, дип әле дә әйтәләр.

 

Халык белән башта Мәскәү базарында “аралашып” алырга ниятләдем. Белешкән идем, яңа төр “бик тәмле” эчемлек чыккан икән. “Трояр”. Башта шуны сатып алырга булдым, 16 гына сум тора. Егетләр вак тиенләп акча җыеп бирде. Хуҗалык товарлары киоскысында сатыла икән ул. Техник спирт, ди. Ләкин чуттан гына фаш ителми калдым. Киоскка бардым да “Троян” одеколоны дип сорадым. Оператор төзәтеп өлгерде әле ярый. Ләкин камераны күргән сатучылар миңа “Трояр”ны бирергә теләмәде. Ул базарда киштәгә куелмый, астан гына сатыла, ахры. Һәм аны сатып алучылар - минем кебек “кешеләр”. Сатучылар миннән шикләнми, камераның минем белән бергә булуын һич кенә дә башларына китерә алмыйлар. Бер ларек каршында туктадым да ялынып-ялварып сорарга тотындым.

 

– Үләм, зинһар өчен, бир инде!

 

– Үлмисең әле үлмисең! Камера киткәч килерсең. Яисә алгарак үт, башка ларекларда да бар ул.

 

– Минем бераздан килергә, алгарак барырга хәлем юк бит, – дим. Шулай да гозеремне тыңлаучы табылмады, базардан эчкәрәк үтеп алдым ул “Трояр” дигән эчемлекләрен. Мин аны, әзрәк сасы ис килеп торсын дип, үземә сөртмәкче идем. Ләкин сасы түгел икән ул. 16 сумым әрәмгә китте! Әле аның кадәр акча җыяммы, юкмы? Әнә берәүнең дә бирәсе килеп тормый. Чырайларын чекерәйтеп, миңа җирәнеп кенә күз ташлыйлар, кайберләре төкеренеп китә.

 

– Надо работать! – дигән, ата-анасын да кушып әйтелгән сүзләрне мин күп ишеттем ул көнне.

 

Яшерен камера белән төшерүче оператор Айрат Мөбарәкҗанов инструкциясен бирә, уңышсызлыгым сәбәпләрен аңлата:

 

– Син бик нахал бомж, зурдан кубасың, биш тәңкә сорыйсың, мелочь кына сора, – диде шыпырт кына, янымнан үтеп китешли.

 

Дөрестән дә, мин үткән-сүткәнгә: “Дайте, пожалуйта, 5 рублей”, – дип сорыйм бит. Хәзер мескенләнеп: “Помогите, пожалуйста”, – дип кенә эндәшәм. Юк, барыбер, мине кызганучы миһербанлы затлар очрамый. Аптырагач, помидор сатучы чуаш әбисенә мөрәҗәгать иттем:

 

– Помогите, пожалуйста!

 

– Чем помочь?

 

– Помидорами.

 

– Килограмм 35 рублей, купи!

 

– Сатып ала алмаганымны күрәсез бит!

 

Әбиең миңа күтәрелеп карады да, жәлләде булса кирәк, кәрзине төбеннән актара-актара иң кечкенә, җеби башлаган помидор табып кулыма тоттырды. Артымнан сөйләнеп калды:

 

– Туйдырдылар инде, әрәмтамаклар!

 

Утырган килеш сорашканга кеше­нең мөнәсәбәте ничек икән? Чатка чы­гып, ипләп асфальт өстенә утырдым да кулымны суздым. Телевидениедә эшләүче коллегаларым үтеп китә, танымый, танысалар, ичмасам, алар бирер иде жәлләп. Ләкин бер бабай, күкрәгендә медальләре дә бар, үтеп киткән җиреннән борылып килеп, кесәсеннән актарып алып, учыма 20 тиен салды. Бераздан тагын бер әби бер тәңкә биреп калдырды. Мин тотлыга-тотлыга рәхмәт укыдым. Тотлыкмасаң, тавышың бик көр чыга диделәр... Шулай итеп, Мәскәү базарында җыелган табышым 1 сум 20 тиен һәм бер помидор булды.

 

Тимер юл вокзалына барырга булдык. Машина янына килеп җитәрәк, кешегә биреп куйган кәрәзле телефонымны алып, исемә төшкән эшләрне йомышлый башладым. Бомж һәм кәрәзле телефон?! Кызык бит. Шунда күрәм, безне озатып йөрүче милиционер Вадим (махсус сорап алдык, алайса, дөнья хәлен белеп булмый бит) янына бер ханым килеп, нәрсәдер аңлата. Безне саклаучы Вадим соңыннан әйтте: “Мөгаен, ул бомж “сотовый”ны урлагандыр, игътибар итегез!” – ди икән. Милиционерыбыз да аптырап калмаган: “Күрәсез ич, мин күзәтеп киләм, нәкъ менә шуның өчен артларыннан йөрим, аны компаниядә клиентлары, “сообщниклары” белән бергә тотачакбыз”, – дип апаны тынычландырган.

 

Вокзалда да колач җәеп каршы алмадылар. Минем арттан йөрүче бер көтү коллегаларым киңәш бирде: “Син элеккеге әфганчы дип үзеңне таныштырып кара әле”, – диделәр. Барыбер, ба­рып чыкмады. Бер-ике кеше берәр тәңкә генә бирде. Эшсезлектән карта уйнап утырган таксистлар да кызганмады мине. Берсе озак актарына торгач кына, бер тәңкә сузды. Ләкин бер абзый белән шактый озак бәхәсләшергә туры килде. Мине ачыктан-ачык сүгәргә тотынды ул. Ә үзенең телендә өч сүзнең икесе – мат.

 

– Мин бомж булсам да сүгенмим, сез ник сүгенәсез, – дим, кыяфәтемә интеллигентлык галәмәте чыгарып.

 

– Эшләргә кирәк, – ди бу.

 

– Мин эшләдем, Әфганстанда хезмәт иттем, хәзер эшли алмыйм.

 

– Мин дә әфганчы, чын әфганчы синең кебек булмый, ничә яшь соң сиңа?

 

– 50! – дим. – Син кайда хезмәт иттең?

 

Абзыйның ярсуы көчәйде. Сугышырга ябышмагае дип, безне саклаучы мили­ционерны барлыйм. Соңрак бу абзыйның үзен милиция алып киткән. Салмыш булган икән. Әйләнә-тирәдәгеләр: “Әнә бомж иркенләп йөри, ник аны алмыйсыз, нормаль кешегә бәйләнәсез!” - дип яклап та караган, файдасы тимәгән.

 

Гаҗәп, биредә бомжларны очратырмын дип ниятләгән идем, алар юк. Ниһаять, эскәмиядә шатыр-шотыр кашынып яткан бер бомжны күрдем. Янына килдем. Үзе галәмәт сасы, чыдар хәл юк. Авыр булса да бу кыяфәттә чын бомж белән “үзебезчә” аралашып каласы бар ич, торгыздым, таныштык. Озаклап уйлый торгач, санап чыгарды: вокзалда биш ай яши икән инде. Васильеводан килгән. Фәрит, диде ул үзен.

 

– Мин авылдан килдем, куркам, нәрсә эшләргә кирәклеген белмим, миңа “крыша” кирәк!

 

– Крышаң синең мин булырмын, – дип тынычландырды бу мине. Моның өчен миңа әллә ни тир дә түгәсе түгел икән, ул сораган әйберне сатып кына алып торырга тиешмен. Хәер, мескен, үзеннән дә мескенрәк мәхлук табылды дип уйлагандыр инде. Көч-хәл белән йөргән адәм ничек “крыша” була алсын?!

 

– Минем 20 сум акчам бар. Әйдә “Трояр” алып киләм, – дим. Теге сатып алган эчемлекне искә төшердем. Һәм машина янына киттем. Андагы төшерүче камера кырыеннан үтәм, шунда теге таксистлар операторга эндәшә:

 

– Әнә теге бомж сезгә таба килә, интервью алыгыз үзеннән.

 

– Акча түләгез, интервью бирәм, – дим. Шулай сөйләнә-сөйләнә хуҗаларча машинабызны ачтым, теге эчемлекне, помидорны эзләп алдым, таксистлар шунда авызларын ачып калды. Эчемлекне теге танышым Фәриткә илтеп бирдем. Ул мине суга җибәр­де. Шул суга киткән җирдән әйләнеп кайтмадым. Әле дә көтеп утыра микән? Югыйсә, көтәсеңме, алдамассыңмы, дигәч, ничек инде алдарга, без бит хәзер дуслар дип, ант эчте... Ә бу галәмәтне теге таксистлар аңлап, тамаша кыла иде инде. Киткәндә арттан көлешеп калдылар. “Ну, артистлар!” – диделәр. Теге миңа акча биргәне: “Верни рубль”, – ди, хәзер, бирмәскә иде, кесәгә кергәнне кире чыгаралармыни?! Артык аралашып тормадым, акчасын да кире кайтармадым. Башлыгымны салдым да, елмаеп, кул болгап китеп бардым.

 

Бауман урамында да йөрдем, утырып та тордым, ләкин янымнан үтүчеләр мине күреп, читләтеп узу җаен карады. Инде аңладым, халык сәрхушләргә акча бирми. Мөгаен, бомжларның минем кебек булдыксызлары гына хәергә өмет итә. Алар хәзер шешә, төсле металл өчен сыра банкалары җыя... Мин шундый уйлар белән үзәктәге җир асты юлына төштем. Монда акча бирүчеләр дә табылды. Бер яшь кенә кыз бөтенләй 5 сум биреп калдырды, игелекле бәндә икән. Шунда сак хезмәте хезмәткәре яныма килеп басты, мине җир өстенә куа.

 

–  Минем монда соранып йөрергә рөхсәтем бар, – дим. Миннән рөхсәт кәгазен сорый бу. – Соң, җаным, минем бит паспортым да юк, – дим.

 

Мине саклап йөрүче милиционер кисәтергә өлгерми калды, чәчәк сатучы кызлар нәрсәдер әйтте дә (мөгаен, камералар белән йөргәнне сизгәннәрдер) сак хезмәте мине тынычлыкта калдырды. Ерактарак коллегам Ләйсирә Фазлыева минем кебек теләнеп йөрүчеләр турында халык арасында сорашу үткәрә. Яныма өч ханым килеп басты да Ләйсирәне танып сөйләшеп торалар.

 

– Бу теге “Әйбәт гайбәт” программасын алып баручы кыз бит. Илфат Фәйзрахманов белән эшли. Илфат элек “Атна” программасын алып барды...

 

Миңа кызык булып китте бу. Яннарын­да басып торам, миңа игътибар итмиләр, мине күрмиләр, минем “гайбәтне сата­лар”.

 

– Бераз ярдәм итегезче? – дип кулымны сузам татарчалатып. Шулай тегеләрнең Ләйсирә Фазлыеваның камера белән эшләгәнен кызыксынып тамаша кылуларын бүлдем. Миңа җирәнеп кенә күз ташладылар да китеп бардылар. Әлбәттә, алар минем Илфат Фәйзрахманов булу ихтималын күз алдына да китерә алмады.

 

Гомумән, минем бомж булып сәяхәт итүемдә кызыклы вакыйгалар күп булды. Аларның барысын да сөйләү озакка китә. Бу хакта “Әйбәт гайбәт” ток-шоу программасында да сүз булды. Тик шунысы: мин юлыккан хәлләр кызык микән ул? Йортсыз, җирсез көн күрүчеләр аның белән көн дә очраша бит. Аларның юрганы – күк, матраслары – җир... Хокуксыз, этләр белән, этләр дәрәҗәсендә яшәүче мәхлуклар! Алла сакласын!

 

Бүгенге хикәятемне төгәлләр алдыннан тагын шуны әйтәсем килә: ни өчендер, хәтта татар икәнлекләрен белсәм дә, хәерне татар телендә сорый алмадым. Гел урысча эндәштем. Үзем дә аңлата алмыйм, телем әйләнмәде. Иңде экспериментны төгәлләп, кайтыр юлга чыгар алдыннан, теге юмарт кыз биргән биш тәңкәне уен автоматына салырга булдым, гомердә янына килгәнем, акча төшергәнем юк иде, ә монда минем акча төшкәч, шалтыр-шолтыр тавыш ишетелә башлады. Карыйм, акча коела. 35 сум акча оттым. Җир асты юлы каршында басып торган попка 10 сумын бирдем (Алла бер бит!), култык таягына таянган хәер сорашучы әбигә дә бирдем дә кайтып киттек. Шунда гына аңладылар булса кирәк тегеләр, минем чын бомж түгеллегемне. Ләкин өстемне алыштыргач, юынгач та, бик озак тынычлана алмадым, бөтен тәнем кычыта, күңелдә авыр хис. Алла сакласын, беркайчан да беркайчан дип әйтмәскә кушалар бит, кеше яши-яши кайчан абынуын, упкынның кай төштә икәнлеген күрми дә калырга мөмкин. Ә инде упкын төбеннән чыгуы бик кыен. Өч сәгать дәвамында бомж кыяфәтендә йөреп, мин шушы мәхлуклек дәрәҗәсенә төшкәннәрнең урамда үз уе, үз максаты, үз шөгыле белән киләп салучы матур киенгән кешеләрдән котчыккыч дәрәҗәдә ерак икәнлекләрен, арада зур упкын булганлыгын аңладым. Кыскасы, бу эксперимент белән мин шуны үлчәдем: сәрхушлеккә 1 адым да юк, ара сантиметрлап үлчәнәдер, ә менә сукбайлыктан...

 

Мөгаен, бар кеше дә мондый түбәнлеккә төшә дә алмый торгандыр. Дөньяда кешене максат яшәтә бит. Максатсызлык, бүгенге көн белән генә яшәү – менә бу бомжлыкның беренче баскычы. Вокзалдагы “танышым” Фәритнең сүзләре башымнан чыкмый: “Биш ай яшим инде. Кышны ничек чыгармын?!” Бу абзый иңде рәтле-башлы атлый да алмый. Мөгаен, дөрес куркадыр. Ләкин ул үлде дип елаучы булырмы? Юктыр. Мөгаен, ул үзе бик күпләрне елаткандыр, интектергәндер. Биш ай элек, аннан да иртәрәк, ун ел элек, шушы хәлдәге кыяфәте күз алдына килмәгәндер, шушы хәлгә төшәрмен дип башына да китермәгәндер... Берәү дә белми шул иртәгә нәрсә буласын. Рәнҗетәбез, рәнҗибез, каргыйбыз... Дөньяны бер генә көн дип хисапламыйк, бер генә көн белән яшәмик, дуслар!.. Хәер, тема ачык кала. Сездән дә хат-фикерләр көтәбез.

 

Р.S. Әлеге эксперимент вакы­тында минем белән очрашучы­лар, бәлкем, бу язманы укыгач яисә “Әйбәт гайбәт” программа­сын карагач үзләрен таныгандыр, күргәндер. Гафу үтенәбез: без берәүнең дә әхлакый дәрәҗәсенә кагылырга, түбәнсетергә теләмәдек...

 

Сентябрь. 2004 ел.

 

 

Гримеркада

 

 

Булачак бомж

 

 

Бомж ясау - рәсем ясау түгел

 

 

Вокзалда

 

 

Җир асты юлында

 

 

Инде кемнән сорарга...

 

 

Качып төшереп йөрүче Айдар

 

 

Мине карап йөргән Илфак Шиһапов, аптыраганнан тиеннәрен үзе сала

 

 

Мине саклап йөргән милиционерга әйтеп бу апа сотовыйлы бомж аша бандитлар тотасы иде

 

 

Салмыш афганчыны бомж белән грубо сөйләшкән өченме, үзен алып киттеләр

 

 

ТВ янында гына утырам, берсе дә акча бирми, сараннар

 

 

Трояр алып ятыш

 

 

Яңа танышым Фәрит

 

 


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 18 | 06.05.2009
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»