19.05.2015 Мәдәният
Даши Намдаков Татарстанга «Сөембикә ханбикә» сынын ясады (ФОТО)
Бурятия сынчысы ясаган миниатюр Сөембикә статуэткасын киләсе елдан башлап "Ел хатын-кызы" бәйгесендә җиңүчеләргә тапшырачаклар. Ә киләчәктә исә, Сөембикәнең бронзадан зур сыны ясалачак.
Скульптор Даши Намдаков Татарстан өчен ясаган Канатлы барс сыны киң җәмәгатьчелектә зур бәхәс уяткан иде. Ул шулай ук "Казан" гаилә үзәге бинасының да авторы.
Чираттагы иҗат җимеше "Сөембикә ханбикә" сыны турында «Вечерняя Казань» газетасы хәбәр итә.