поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
19.05.2015 Мәдәният

Казанда беренче тапкыр «Әдәби парк» узды

Казанда тәүге «Әдәби парк» узды. Чара «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта оештырылган иде һәм 15 май көнне билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көненә багышланды.

«Әдәби парк» Казанда былтыр үткәрелгән һәм популярлык казанган «Әдәби ишегалды» традициясен дәвам итә. Чара Россиядә Әдәбият елы һәм Татарстанда Парклар һәм скверлар елына багышланган иде. «Әдәби парк»ны Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе һәм Казанның ЗАГС идарәсе оештырды.

Р Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева казанлыларны Халыкара гаилә көне белән котлады. Ул ассызыклаганча, күптән түгел генә бу бәйрәмне бик азлар гына белә иде, әмма бүген ул киң билгеләп үтелә. «Бу очраклы гына түгел — бүген гаиләне ялгыз дип булмый. Аңа Россия Федерациясе дәрәҗсендә дә, республика дәрәҗәсендә дә зур игътибар бирелә. Гаиләләргә ярдәм итү буенча төрле программалар эшләнә һәм кабул ителә», — диде ул.

А.Шәвәлиева билгеләп узганча, бүген Татарстан Республикасы белән «Илкүләм дан үзәге» арасында гаилә һәм аналарга,  «Ана изгелеге» Бөтенроссия программасына ярдәм итүгә юнәлдерелгән ТР Хөкүмәте программалары комплексын тормышка ашыруда булышу турындагы килешү имзаланды.

 «Бер балалы гаиләләр норма саналган вакытлар артта калу сөенечле. Бүгенге көндә яшь гаиләләрдә икешәр, хәтта өчешәр бала. Гаиләләрдә балалар мөмкин кадәр күбрәк булсын өчен тырышырга кирәк», — дип йомгаклады ул сүзен.

«Әдәби парк»та никахларының юбилейларын билгеләп үткән иҗат гаиләләрен бүләкләү дә булды. Һәркайсы танылган шагыйрь, рәссам яки башка иҗади һөнәр вәкиле булган юбилярлар җыелучыларга мәхәббәт һәм гаилә турындагы шигырьләрен укыды.

Чара кысаларында Татарстан милләтләренең туй киемнәре күрсәтелде, китаплар күргәзмәсе узды һәм «Буыннар элемтәсе» фотоконкурсына нәтиҗә ясалды. Җыелучылар алдында Казанның иҗат коллективлары һәм артистлар да чыгыш ясады.

Быел Казанда спортның судагы төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты талисманнары булган Итил белән Алсу да катнашкан бәйрәм ахырында «Әдәби парк»та катнашучылар һәм кунаклар күккә, тынычлык символы буларак, ак күгәрченнәр очырды.

«Татар-информ»



Addnt.ru
№ | 18.05.2015
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»