поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
18.05.2015 Җәмгыять

Матбугат чараларына ышанасызмы?

Бүген россиялеләрнең күбесе (57 процент), массакүләм мәгълүмат чаралары илдә барган вакыйгаларны объектив рәвештә яктырта, дип саный. Респондентларның 29 проценты исә капма-каршы фикердә тора. Күптән түгел “Иҗтимагый фикер” фонды тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре әнә шул хакта сөйли.

Россия халкының һәр дүртенчесе исә, матбугат чаралары мәгълүматны тулысынча яктыртып бетерми, аның бер өлешен яшереп кала, дип саный. Шулай да аларның күпчелеге дәүләт мәнфәгатьләрен кайгырткан очракта кайбер темалар хакында дәшмичә, яшереп калырга да мөмкин дигән фикер белән килешә. Респондентларның өчтән бере исә, мәгълүматны бераз үзгәртеп бирүнең бернинди зыяны да юк, дигән фикердә. Ә сез хәзерге матбугат чараларына ышанасызмы?

Рифат ЗАРИПОВ, юморист:


– Мәгълүмат чарала­ры­ның ышанып була торганына ышанырга туры килә инде. Хәзер телевизорда карар нәрсә юк бит, әкият дөньясы. Барысы да арттырылган, су кушылган. Халыкка бер яхшы яңалык юк, гел куркыту. Шәхсән мин үзем күбрәк радио тыңлыйм. Гәҗитләргә дә язылам. Хәзерге вакытта “Аргументы и факты”, “День”, “Телесемь”, “Акчарлак” һәм “Ирек мәйданы” газеталарын алдырабыз. Матбугат чаралары мәгълүматны тулысынча яктыртып бетерми, аның бер өлешен яшереп кала, дигән фикер белән ки­лешәм. Тик монда мәгълү­матның бер өлешен яшереп калалар дип кенә әйтү аз, күп очракта алар дөресен яшереп калалар. Үзләренә ничек җайлы һәм файдалы булса, шулай яктырталар.

Руслан АЙСИН, сәясәт белгече:

– Матбугат чараларына тулаем рәвештә ышанып бетмим. Миңа калса, массакүләм мәгълүмат чарасы, гомумән, объектив була алмый. Ул барыбер кемнеңдер сәясәтен алып бара. Һәр көнне “слон.ру”, “Эхо Москвы” кебек берничә сайт белән танышып барам, рус телендә “Новая газета”, татар телен­дәгеләрдән “Ватаным Та­тарстан”ны укыйм. Телевизор карамыйм. Аңа ышаныч юк. Бүген бәйсез каналлар юк бит, шуңа күрә аларда бар нәрсә берьяклы гына яктыртыла. Матбугат чаралары дөреслекне тулысынча әй­теп бетерми, дигән фикер белән дә килешәм. Ә аны кем әйтеп бетерә?

Рәмзия ВАФИНА, хисапчы (Буа районы):


– Мин күбрәк телеви­де­ниегә өстенлек бирәм. “Рос­сия 2”, “ТНВ” каналларын көн саен карыйбыз. Андагы журналистлар җитез­рәк, мәгъ­лүматны да барыннан да алда җиткереп баралар. Шулай да телевизордан да мәгъ­лүматны тулысынча биреп бетермиләр кебек. Бүген бит халык гел кыл өстендә утырган кебек, анда ниндидер бер бетмәс курку бар. Матбугат чараларында дө­рес­лекне әйтеп бетермәү­лә­ре дә шуңа бәйледер, миңа калса.

Булат ҖИҺАНШИН, җырчы:

– Мин күбрәк Интернетка өстенлек бирәм. Анда язылганнарга 90 процент ышанам. Матбугат чаралары исә минем өчен икенче урында. Алардагы мәгълүматларга мин якынча 80 процентка ышанам. Дөрес, бер яктан караганда, Интернет – “чүп чи­ләге” инде ул, андагы мәгъ­лүматны да “сөзеп” кенә кабул итәргә кирәк. Тик кайчакларда матбугат чараларында басылган мәгълүмат бе­лән Интернеттан алынганын чагыштырып карагач, бе­рен­челәрендә аның, дө­рес­тән дә, өстән-өстән генә җит­керелгәне күренә.



Ватаным Татарстан
№ 67 | 16.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»