поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
16.05.2015 Җәмгыять

Яшьләр нигә бәби табарга ашыкмый?

15 май Гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне районнарда күп балалы, үрнәк гаиләләрне котлыйлар. Кайдадыр күңел ачу тамашалары да оештырылыр, ә бәлкем конфет-прәннекләр дә өләшерләр. Аннары бүтән көннәрдә яңадан һәр гаилә үз көнен үзе күрәчәк.

Ә бит бәхетле гаиләләр янында бәхетсезләре, зур мөл­кәт­леләр янәшәсендә аз керемлеләр дә бар. Шул ук вакытта узган ел 32 меңнән артык яңа гаилә барлыкка килсә, 15 меңнән артыгы аерылышкан. “Татмедиа” агентлыгында булып узган “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү дә гаилә кыйммәтләренә, аларның матбугатта ничек чагылыш табуына багышланды. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова ассызыклаганча, республикада гаиләләрне, балаларны кайгырту буенча төрле оешмалар шөгыльләнә, күп эшләр башкарыла. Тик кайбер проблемаларны тирәннәнрәк өйрәнәсе бар. Әйтик, ни өчен аерылышучылар күп? Ташландык балалар мәсьә­ләсе дә һаман актуаль. Яшүс­мерләрне җәберләү, көчләү оч­раклары әледән-әле булып тора. “Һәр оешма боларга каршы үзенчә көрәш алып бара, тик бу гына җитми, проблеманы төрле яктан күзаллап өйрәнү өчен, бергәләп эшләргә кирәк”, – ди Р.Ратникова.

Хәзер 1990 елларда дөньяга килгән балалар үсеп, үзләре гаилә кору яшенә җитте. Шунысын да әйтергә кирәк: ул чорда – илдә башланган үзгәртеп кору заманында балалар аз туды. Акча табу, матди байлык беренче планга күчте. Ә гаилә кыйм­мәт­ләре, әхлак мәсьәләләре, тради­цияләр әкрен генә төрле яктан кысрыклана башлады. Хәер, бу хәл хәзер дә дәвам итә. Татарстан Фәннәр академия­сендәге гаилә һәм демография үзәге мөдире Флера Илдарханова әйтеп кит­кәнчә, сораштырулар да шуны күрсәтә. Яшьләр өчен беренче урында – укып диплом алып чыгу, карьера үсеше, каядыр барып ял итү, иркен фатир һәм яхшы машина... шуннан соң гына бала алып кайту. Ләкин ни кызганыч, бу вакытта инде теләк зур да, сәламәтлек какшаган була. Соң­гы елларда яшьләр 25-30 яшь­ләрдә генә өйләнешә, элекке кебек 19-21 яшьтә түгел. Хәтта авыл җирендә дә шулай.

Йолаларны, гаилә кыйм­мәт­ләрен яңадан кайтарырга теләп илдә төрле кызыксындыру чаралары күрелә. Ике һәм аннан да күбрәк бала табучыларга бире­лүче ана капиталы, торак алганда бирелә торган субсидия акчасы демографик хәлне яхшырта төште. Үлүчеләргә караганда туу­чылар саны артты. Шунысын да әйтергә мәҗбүрбез: ирләрнең 48 проценты пенсия яшенә дә җитә алмыйча үлә. Бу процесс инде дистә еллар дәвам итә. Сугыш вакытындагы кебек хатыннар яшьли тол кала.
 
Гаиләдә икенче, өченче, аннан да күбрәк бала туу күңелле күренеш. Ә менә пошаманга салганы – яшь гаиләләрнең беренчесен алып кайтырга теләмәүләре. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева мәгълүматы буенча гаиләләрнең шактые беренче биш елда таркала. Ә сәбәбен сорагач, холык-фигыльләр туры килмәде диләр, ягъни хатын – ирне, ир хатынны аңламаган, уртак фикергә килә алмаганнар. Аннары ансат бит: бүлешер маллары, җан атарлык балалары юк, чемоданнарын кыстырып, икесе ике якка китеп бара. Яшьләр арасында янә бер мода барлыкка килде – ул да булса, “гражданский брак”. Беркем дә икенче як өчен җавап бирми. Тели икән – бергә яши, теләми икән – чыга да китә, хәтта бала туу да чәчне чәчкә бәйли алмый. Шуңа микән, һәр бишенче сабый тулы булмаган гаиләдә туа. Акча җиткерә алмау, фатир алудагы кыенлыклар, ипотека кредиты түләү – һәр гаиләнең диярлек үзәгенә үткән күре­нешләр. “Тү­гәрәк өстәл”дә бу хакта иркенләп сөйләшү булмады. Кызганыч, социаль яклау оешмасыннан бер вәкил дә катнашмады.
 
Проблемалар күп, гаилә кыйм­­мәтләрен өйрәтүне мәк­тәп­тән башлау зарур. Психология фәне белән берлектә кызларны – әни, малайларны әти булырга өйрәтү буенча да аерым дәрес­ләр каралса, яхшы булыр иде. Тик мондый программалар булган очракта да, дәресне бала күңелен яулый белгән, укучы аңа нык ышанган, кирәк чагында эч серен чишә алган укытучы алып барырга тиеш. Юкса, суга сәнәк белән язган кебек кенә булачак. Әл­бәттә, тәрбияне мәк­тәпкә генә кайтарып калдыру да дөрес түгел. Оясында ни күрсә, очканында шул булачак, ягъни гаиләнең роле зур. 

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 66 | 15.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»