поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
15.05.2015 Мәдәният

Гакыйль Сәгыйров турында китап дөнья күрәчәк

Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин бер төркем мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә губерна бүләкләрен һәм грантларын тапшырды. Бу бүләкләр өлкәбездә 2003 елдан бирле бирелеп килә инде. Ә 2014 елда губернатор карары буенча аларның саны икеләтә арттырылды.

Тантаналы чараны ачканда губернатор мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә тырыш хезмәтләре өчен чын күңелдән үзенең рәхмәт сүзләрен әйтте һәм тарихи хәтернең мәдәният кыйммәтләренең бер зур өлеше булып торуын билгеләп үтте.

Барлыгы 29 кеше бүләкләнеп, шуларның 20се губерна бүләкләренә ия булды. Беренче булып премия Алла Шелест мәктәбенең классик балет традицияләрен үстергән өчен Россиянең атказанган артисты Ольга Бараховскаяга тапшырылды. Ул Куйбышев шәһәренә (хәзерге Самарага) моннан 44 ел элек Ленинградтан күчеп килгән һәм үзенең моңа беркайчан да үкенмәвен белдерде, иң яхшылардан саналган опера һәм балет театрында эшләве белән горурлануын әйтте. Губерна бүләгенең тагын бер лауреаты Жигулевск шәһәренең мәдәният бүлеге хезмәткәре Мария Жукова регион башлыгына “Россиянең йөрәгендә туганнар” дип аталган миллиара фестивальне үткәрүдә иҗади инициатива күрсәтүе өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Большая Глушица районында эшләүче хормейстер Александр Дмитриев та авылларда яшәүчеләргә игътибарлы булуы өчен губернаторга рәхмәтле.
 
Губерна бүләкләреннән тыш әле тагын тугыз кеше һәм оешма мәдәният һәм сәнгать грантларына ия булды. Шулар арасында өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә бирелгән “Гакыйль Сәгыйров үзе турында һәм барсы да аның турында” дип аталган проектның авторы һәм җитәкчесе, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин да бар иде. Өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин кулыннан сертификат кабул итеп, ул өлкә башлыгына һәм мәдәният министры Ольга Васильевна Рыбаковага рәхмәт сүзләрен белдерде. Татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең каһарман якташыбыз, күренекле татар шагыйре һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлы һәм иҗаты турында мондый китапны нәшер итү турында әле аның үзе исән чагында ук хыяллануы һәм менә, ниһаять, бу хыялның тормышка ашачагына шатлануы турында  әйтте. Бу Гакыйль Сәгыйровның исемен мәңгеләштерүгә тагын бер адым булачак. Ә алда тагын бер зур бурыч тора - Кошки районының Иске Фәйзулла авылында шагыйрьнең йортына ремонт ясатып, анда аның музеен ачу. Өлкә мәдәният министры Ольга Васильевна Рыбакова бу эштә үзенең ярдәм күрсәтәчәген белдерде. 
 
Фотода: Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИНга сертификат тапшырганда.
 

Рәфыйк НАРИМАНОВ
Бердәмлек
№ 18-19 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»