поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
15.05.2015 Әдәбият

Фәнис Яруллин: Ул чакта әле гомерлеккә урын өстендә ятып калырмын дип уйламадым

Фәнис Яруллинның "Хәтер төпләрендә утлы күмер" китабынннан өзекләр бирүне дәвам итәбез. Язучы күп еллар урын өстендә ятып иҗат итә - моны барыбыз да белә. Ә язучыны гомерлеккә инвалид иткән аяныч хәл турында күпләр белми. Фәнис абый бу күңелсез хәлләрне көндәлекләрендә язып калдырган:

1958 ел, 17 июль.
 
Краснояр краеның Канский шәһәре. Мин шунда хәрби шәһәрчектә укчы радистлыкка укып йөрим. Спорт белән шөгыльләнәм, парашюттан сикерәм. Һәм 17 июльнең ул край вакыты белән кичке сәгать 9 лар тирәсендә кинәт билгесезлеккә очам. Бары тик хәрби санчастьнең каты тапчанында гына аңга киләм. Күзләремне ачканда, ике пар күз миңа карап тора иде. 
 
– Су! – дидем беренче сүз итеп һәм кызлар кулындагы стаканга үрелмәкче булдым. Шунда гына кулларымның миңа буйсынмавын аңладым. 
 
Кызларның берсе, кулын минем баш астына тыгып, башны калкытмакчы булды. 
 
Мин: 
 
– Алла! – дип кычкырып җибәрдем.
 
– Син татармы әллә? – дип сорады берсе. 
 
Мин керфек кагып кына җавап бирдем. Аннары кызлар сузып торган стаканнан бер-ике йотым су эчтем. Муенның сызлавына чыдар хәл юк. Җитмәсә, санчастьның ятагы каты, бүлмәсе бөркү. Кызлар, минем хәлне аңлап, мине чишендерә башладылар. Муен тирәсенә куллары якынлаша башласа – кычкырып җибәрәм. 
 
Бу кызлар медчастьтагы дежур медсестралар булып чыкты. Берсе минем күт битенә укол чәпәде. 10–15 минутлар үтүгә, авыртуым бераз басыла төште. Кызлар да минем белән шаярып сөйләшә башладылар. 
 
– Чибәр егет, нишләп моңарчы безгә бер дә килмәдең? 
 
– Менә иртәгедән килеп йөри башлармын инде. Ләкин кайсыгыз янына килергә соң?
 
– Кайсыбызны ошатасың – шуңа инде. – Кызлар халатларын салып каршыма бастылар. Аларның икесе дә миңа бик чибәр күренде. Армиядә кызларга сусап торасың, бәлки, шуңа алар миңа чибәр күренгәндер. 
 
– Сез икегез дә миңа бик ошыйсыз. Ике колактагы пар алкалар кебек. 
 
– Алайса икебез янына да килерсең. 
 
–Мондый чибәрләрнең егетләре күптер шул. Кабыргаларыңны санап җибәрерләр. 
 
– Санаттырмабыз! – диләр кызлар. 
 
– Алайса, иртәгә мин сезнең янда булырмын. 
 
Мин ул чакта әле гомерлеккә урын өстендә ятып калырмын дип уйламыйм, менә-менә муенымның авыртуы бетәр дә аякка басармын дип уйлый идем. 
 
18 июль.
 
Күләгәдә үскән чыбык төсле нечкә һәм төссез бер капитан керде. Ул врач икән. Резина башлы чүкече белән аякларга-кулларга бер-ике суккалады да: 
 
– Одевать! – дип команда бирде. 
 
Шул арада шүрәледәй шыксыз бер хатын килеп басты һәм тарткалап-йолыккалап мине киендерергә тотынды. Мин авыртуга түзә алмыйча акырдым-бакырдым. Кичәге кызлар киендерсен дип таләп иттем. Ләкин гади курсантның таләбе буыны катмаган капитан белән шүрәле нәселеннән булган затның ачуын гына арттырды. 
 
– Молчать! – дип акырды алар икесе ике тавыш белән. Капитанның тавышы ыслаган еланныкына охшаса, шүрәле затыныкы авызына су капкан гөберле баканыкына охшаш иде. 
 
Капитан белән теге усал хатын миңа берни әйтми чыгып киттеләр. Мин шул каты тапчанда ятып калдым. Башыма төрле уйлар килде. Нишләп бу муенның авыртуы һаман басылмый икән? Шул авыртудан туктаса, чыгып качар идем. Нишләп кешеләр шундый мәрхәмәтсез була ала икән? Юкса мин бит аларга бернинди начарлык эшләмәдем. Дөньяда 20 яшькә кадәр яшәп минем кешеләргә түгел, малларда да усал тавыш белән эндәшкәнем булмады. Сүгенү сүзләрен башкалардан ишетсәм дә, колак яфракларым кызышып кызара иде. 
 
Авыртуларымны онытып шундый уйларга бирелеп ятканда, теге капитан белән носилка күтәргән ике солдат килеп керде. Капитан миңа карап алды да солдатларга ымлады. Солдатлар тычкан тотарга җыенган мәче тизлеге белән миңа ташландылар. Берсе – куллардан, икенчесе аяклардан күтәреп алып носилкага салдылар. Шул чактагы авыртулардан исән калырмын дип уйламаган идем. Күздән яшен утлары чәчрәп чыкты. Аннары бөтен дөнья караңгылыкка чумды. Уянып китсәм, мин – брезент белән каплаулы машина кузовында. Канский шәһәренең асфальтсыз юлыннан аэропортка барабыз. Носилканы бау белән кузов кырыена асканнар. Бусы инде авыру турында кайгырту дип атала. Әгәр машина әрҗәсе төбенә салсалар, носилка тагы да катырак сикерер, бер баштан икенче башка шуышыр иде, ә бауда бары тик сикереп-сикереп кенә аласың. 
 
Кырыйларында командирлары булмагач, солдатларның бераз теллләре ачылды. 
 
– Сине Красноярский хәрби госпиталенә илтәбез. 
 
– Әле моннан бер атна элек кенә синең кебек муены сынган бер егетне илткән идек.
 
– Әйе, ул ике метрлы таза егет иде. Тирән суга чумам дип, башы белән сай җиргә төшкән. Баргач очрашырсыз әле. 
 
– Әйе, – диде солдатның берсе, ни өчендер көрсенеп. 
 
Без аэропортка килеп җиткәндә, 10–13 пассажир сыешлы самолетта берничә кеше утыра иде инде. Аларны бер якка күчереп, теге солдатлар минем носилканы урындыклар өстенә куйдылар. 
 
Без кайчандыр суында коенган, ташлы урамнарында маржа кызлары белән үбешеп йөргән Канскийны мәңгелеккә калдырып, Красноярскига очтык. Самолет һава бушлыкларына төшеп киткәндә күкрәкләр кысыла, эчләр актарыла, сынган муенны башы-ние белән алып ташлыйсы килә. 
 
18 июль, кичке 4 ләр тирәсе.
 
Ниһаять, самолет җиргә төште. Носилканы самолет утыргычларына төрттерә-төрттерә алып төшеп киттеләр. Анда мине, нәкъ Канскийдагы кебек, әрҗәсен березент белән төргән йөк машинасы көтә иде. 
 
Красноярский хәрби госпиталенә килеп кергән чакта ни үле, ни тере түгел идем. Шулай да тимер кебек каты рентген өстәленә салып, әле бер, әле икенче якка әйләндерә-әйләндерә, рентген ясауларын хәтерлим. 
 
Палатага кертеп салгач газапларым бетәр дип уйлаган идем, әле тәмугның ишегалды гына булган икән. Палатада тимер карават өстенә такта җәйделәр. Аннары караватның баш ягын ярты метр күтәртеп һәм тышлыгы нинди төстә икәнлеге беленми торган, түмгәк-түмгәк булып оешкан матрас салдылар да өстемдәге киемнәрне кайчы белән кисеп алып карават өстенә ыргыттылар. Ләкин мине җәзалау моның белән генә бетмәгән икән әле. Үгез суючы адәмгә охшаган таза бер ир кулына брезент лента тотып яныма килде. Ул дәшми-тынмый гына брезент лентасын минем култык асларыма тыкты, ниндидер элмәк ясап башка кидерде, аннары брезент тасмасын тарттырып карават башына бәйләде. Минем эчәсем килә, тыным кысыла, өстәвенә ике көн “пес” иткән юк. Теге үгез суючы чыгып киткәч, медсестрамы, врачмы кереп утырды. 
 
– Я, нихәл, егеткәй? 
 
– Сиясем килә, – дидем. 
 
Минем янда утыручы “шәфкать иясе”, өстемә ябылган одеалны ачып, моңарчы беркемгә дә күрсәтмәгән җиремне тотып карады, бармагы белән сидек куыгына бәргәләп алды һәм минем өстемне дә япмыйча чыгып китте. Шунда ук идән юучы яшь кенә бер кыз миңа карап-карап ала. Оятымнан кызарынып ятам. Җитмәсә чебеннәр дә нәкъ шул җирне килеп тешли. Куып җибәрергә куллар эшләми.
 
Ниһаять, каталка тартып ике кыз керде. Алар мине кысан гына тәрәзәсез бүлмәгә алып керделәр. Түшәмдә тонык кына лампа яна.
 
– Син татаринмы әллә? – диде кызларның берсе.
 
– Ясное дело, – диде икенчесе, – вот же обрезанный. 
 
Мин инде хәзер оялудан туктадым. Төрле яклап тикшереп чыккач, алар үз эшләренә тотындылар. Мин түшәмгә карап ятам. Нәрсә эшләгәннәрдер, бер мәлне кызлар кызыксынган җир ачытып, авыртып алды һәм мин сиеп җибәрдем. 
 
Мине палатага кертеп салдылар. Шушы көннән соң гомерлеккә сузылган газаплар башланды. Ике тапкыр муен умырткаларына наркозсыз-нисез операция ясаулар, кузгатырга ярамый дип, клеенка өстенә җәелгән чүпрәк өстендә ятулар тәнне тәмам черетте. Кечкенә чактан ук суда коену, мунча керүләрне төштә күрергә генә калды. Шулай да, врачлар белән тарткалаша торгач, өч айдан соң мунчага алып бардылар. Ләкин, бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, мунчада су юк икән. Мине юындырырга дип алып барган санитаркалар котельныйга киттеләр. Алар китүгә, минем өстемә душтан салкын су коела башлады. Шушы “мунча”дан соң температурам 40 градуска күтәрелде һәм ул атна буе төшмәде. 9 ай хәрби госпитальдә ятып, миндә исән калу чаткылары беткәч, миннән котылырга теләп, туган якларга җибәрергә булдылар. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.05.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»