поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
04.05.2009 Җәмгыять

ҖИҢЕЛ УКЫЛМАСКА ТИЕШ ШИГЫРЬ!

Шигырьнең дәрәҗәсен төшерүче сәбәпләр күп. Без, ихтимал, ул сәбәпләрнең кайберләрен – иң өстә ятканнарын гына күрәбездер әле. Чынлап та, тулы бер китаптан, зур шигырь бәйләменнән ни өчен санаулысына, аерым юлларга гына тукталасың, игътибар итәсең, тәэсирләнәсең, истә калдырасың? Күңел халәте, вакыт, әзерлек, зәвык һ.б. нәрсәләр бар – алары мәгълүм... Ләкин бер үк шигырь күпләрнең күңелен били ала икән, димәк, анда «программаланган» да нидер бар?! Җыр – сер, ди халык, һәм һәр шагыйрь ул сергә үз ачкычын эзли. Шигырь басуында үзенә бер кишәрлек алып калу турында гына кайгырткан авторга серне ачарлык ачкыч кирәк түгел. Аның шигыре, каккан казык кебек, нык тырпаеп тора. Әмма... Укучыга коры казык түгел, күз алдында тамырлану, үсү, яфрак яру кирәк...

Без прозадан да хисләр чынлыгы, хәрәкәтләр чынлыгы эзлибез. Документаль әсәрләрнең көтебрәк алынуы, кулдан кулга йөртеп укылуы тикмәгә генә түгелдер.

 

Галәм язмышы өчен шәхси җаваплылык турында чиләк төбе кагу төсендәге купшы юлларга кем мохтаҗ?

 

Штамп әнә шулай формадан эчтәлеккә үтеп керә: темада яңа чишелеш тәкъдим итмәү, фикер очкынының бик тиз сүнеп калуы рәвешендә чагыла. Изге темаларны да үтемле товар итеп ваклау, бер өлге буенча «тиражлау» очраклары эчне пошыра. «Гөнаһысын кая куярбыз, егетләр?» – дип әйтәсе килә башлый.

 

Шигырь арты шигырь укыйсың: барысы да дөрес, барысы да мәгълүм... Һич аңлашылмый: нинди максат белән әле Кояш системасы өчен кайгыртучы «фәйләсуф» булып күренергә тырышабыз? Газета хәбәрләрен нигә дип рифмалаштырабыз? Модасы шулмы, заман гаме белән янган булып күренәсебез киләме? Авторның чын йөзе, тормыш позициясе урынын тышкы кыяфәт – поза ала бара. Бер табылган алымнар, темалар, образларны ахыргача сыгу хәтта иҗатлары белән танылып өлгергән шагыйрьләрнең дә кызыклы дөньясын кызганыч хәлгә китерә – ахыр чиктә бер даирә эченә бикли бара. Аларда шигырь – тәкә мөгезе шикелле – үз эченә бөтерелеп, башына кайтарылып үсә башлый: гамәлгә яраксыз, гарип бер нәрсәгә әйләнә.

 

Бәлки, поэзиядә... юк, поэзиядә генә түгел – прозада, драматургиядә һәм тәнкыйтьтә дә дөньякүләм әйберләр турында сүз куертып, аяк астындагы туфракны онытып җибәргәләү, җирдән аерылу, ниндидер бер боҗрага бикләнү, йомылу менә шундый – тормышның үзендәге сәер хәлләргә иш булып чыкмыймы икән?..

 

Әнә сәхнәдә нидер хәл итәләр, шаулашалар, гөж киләләр,– тик әйтерсең лә башка телдә сөйләшәләр...– тамаша залына «ут» күчми. Бу хәлне кайбер авторлар һәм артистлар үзләренчә аңлыйлар: кинәт сәхнәдә арзанлы трюк, кылану, тамашачыны көлдерергә тырышу башлана. Ләкин, кем әйтмешли, «егылып көлә халык... автордан һәм актерлардан көлә!» Сәхнәдәге вакыйга, хәтта үзалдына яшәгән кебек тоелганда да, нәкъ менә тамашачының килеп кушылуына, аның бер почмактан килеп күтәрешүенә мохтаҗ! Әҗәлдән улын саклап калганда, Әлмәндәр картның ихласлыгын һәм гаҗизлеген тоюдан елап утырабыз бит әле...

 

Минемчә, кайчакта шигырьгә дә әнә шундый гаҗизлек,  укучыны үзе дә сизмәстән катнашып китәргә «котырту» хикмәте җитеп бетми!

 

Югарыда искәртеп үтелгән хәлдән – бер боҗрага бикләнү, йомылудан чыгу юлын әдәбият үзе үк эзли. Игътибар итәсездер, соңгы еллар  поэзиясендә,  көчле бер агым булып, сурәт, проблема һәм фикер колачы ягыннан прозага һәм драматургиягә тартылу бара. Проза һәм драматургиядә исә лирик башлангыч, моң, укучы-тамашачы белән эчкерсез багланышка омтылу, ачылу тенденциясе көчәя. Замандашның күңел төпкеленә карау, аңа турыдан-туры мөрәҗәгать итү, укучыны хәтта кайсыдыр чаты белән бераз эләктереп алу – битарафлыктан уяту, эшкә-хәрәкәткә чакыру... Шигырь тәэсир итсен өчен – җиңел  укылмаска тиеш!

 

Янә бер Р. S. «...Җиңел укылмаска тиеш!» дигән җөмлә ташка басылып чыккач, кайберәүләр моны, ким дигәндә, изге кануннарга кул күтәрү дип аңлаганнар, имеш. Аларны тынычландырырга мәҗбүрмен: соң, әлбәттә, шигырьдә фикер буталчыклыгына яисә тел кытыршылыгына, ритм чатаклыгына өндәргә мөмкинме! Шөкер, арабызда үзләрен ирекле шигырь язам дип белүчеләр болай да бар. Чын шигырь – «ирекле»ме, «ак»мы ул яисә традиционмы – һәрвакыт үз калыбында туа. Көе-авазлары белән колакны иркәләсә дә, кабат-кабат уйландырырлык, бәлки, төн йокыларын алырлык дәрәҗәдә «авыр укылышлы» шигырьләр яши дөньяда. Шулардан беренче булып күңелгә килгәне, әйтик: «Гариб моң бар өнендә җил-җиләснең – Туган илләрдән искән җил димәссең...». Бу ике юлдан соң инде күпме шигырьләр бер балкып сүнгән һәм сүнәчәк, ә болар утлы күмер кебек гел көйрәп тора, аз гына җил исеп кую белән, бәгырьгә төшеп, яна башлыйлар...

 

Юк, җиңел укылмаска тиеш шигырь!

 

«Гамәл дәфтәре» китабыннан.


Мөдәррис ВӘЛИЕВ
Мәгариф
№ --- | 04.05.2009
Мәгариф печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»