поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.05.2015 Авыл

Бәрәңгене хәзер салам астына утырталар икән (ФОТО)

Берничә ел элек Бөгелмәдә яшәүче танышым рәссам Камил Акмановның бәрәңгене салам астына утыртуы турында язып чыккан идем. Җәй буе телефонын сорап шалтыраттылар.

 Бу атнада республика күргәзмәсен ачканда тагын очраттым үзен. «Быел без дә, синнән күрмәкче, бәрәңгене салам астына утырттык бит әле», – дим аңа. Берничә ел җыенып та, күңел җитсә дә, кул җитмәгән иде югыйсә. Ниндидер үзгәрешләр бар-барын, әмма салам белән каплануы хак. Бәрәңгене болай утыртуның кайбер мәшәкатьләре булса да, бакча хуҗаларын чүп утаудан, бәрәңге күмүдән коткара әлеге ысул. Ничек була соң ул дисездер инде. Әлбәттә, бу минем үземә дә кызык, шуңа да кайбер нәрсәләрне ирем Илдар Исмәгыйловтан кабат‑кабат сораштырып, сезнең белән дә уртаклашырмын дип, язгалап та куйдым әле.
 
Иң башта бакчада киңлеге – 65, ә рәт аралары 50 см лы итеп кишәрлекләр ясала. Тигез булсын дисәң, бездәге кебек казык кагып, бау тартып эшләсәң, эшнең тәртип белән башкарылуы күренеп тора. Аннан рәт араларындагы сукмак балчыгы хисабына түтәлләрне күтәртеп чыгасың. Чиратта – бәрәңге сыярлык кына чокырлар ясап чыгу. Моның өчен тырма киңлегендәрәк такта алып, аның ике башына диаметры һәм биеклеге 10 ар см лы ике нечкәрәк агач кисеп каксаң да була. Ике тешле тырманы хәтерләткән җайланма килеп чыга. Менә шул җайланманың өстенә басып‑басып шахмат тәртибендә чокырлар ясап чыгасың. Бәрәңге астындагы җирнең тыгыз булуы кирәк икән. Алга таба ул чокырларга башта көл сибелде, аннан марганцовкалы суга салып алган бәрәңгеләр салынды. Өстенә черемә сибелеп чыкканнан соң, бәрәңгеле түтәлләрне 20‑30 см биеклектә арыш саламы белән каплап чыгасың. Ни өчен арыш? Чөнки аңа тычкан килми, диләр.
 
Бәрәңгене традицион юл белән утыртканда, без аны әйләнә-әйләнә күмәргә тырышабыз. Ә бу очракта аңа «веерлы күмү» кулай буласы икән. Ягъни сабакларның төрлесен-төрле якка аерып, алар арасына салам кыстырып чыгу була инде бу.
 
Бәрәңгене җыеп алганнан соң, саламны җыеп, киләсе елга әзерләп куярга, ә буш җиргә сидерат утыртырга киңәш итәләр. Түтәлләргә тимисең, алар шул килеш калачак. Әллә ни Америка ачмасаң да, үзенә күрә ярап куя.

1

2

3

4

5

6


Расиха ФӘИЗОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»