поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
04.05.2009 Юмор

МӘЗӘК БИТ!

Мәшһүр «Галиябану» пьесасын, мәгълүм ки, Мирхәйдәр Фәйзи язган. Башка әдип-драматурглар, әйтик, Галимҗан Ибраһимов, Туфан Миңнуллин, Зөлфәт Хәким һәм «Яңа татар пьесасы» бәйгесенең даими лауреаты Илгиз Зәйни бу әсәрне болайрак гөманлаган булыр иде.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ГАЛИЯБАНУ НИЛӘР КҮРМИ

(Галимҗан Ибраһимов)

Роман

Хәлилне үтереп ташладылар.

Галиябану бик озак күз яшьләрен түкте, көзге яфрак кебек саргайды, кипте. Ул арада...

...Исмәгыйльне чыгарып аттылар.

 

* * *

 

УН КИЯҮГӘ БЕР ГАЛИЯБАНУ

(Туфан Миңнуллин)

Моңсу комедия

 

Катнашалар:

Галиябану.

Хәлил.

Исмәгыйль.

Гөргөри кияүләре (Җаграп, Бәчке, Микуш).

Диләфрүзнең дүрт кияве (Җәмил, Шәкүр, Галим, Амур).

Алты кызның бер кияве (Рәхмәтулла Хөрмәтуллович, 59 яшьтә).

 

Галиябану тәрәзә каршында моңланып утыра. Кияүләр керә.

 

ҖАГРАП. Прибет, Галук!

БӘЧКЕ. Никәл, Галия!

МИКУШ. Арумы, Галиябану!

ДИЛӘФРҮЗ КИЯҮЛӘРЕ (барысы бергә). Исәнме, Галиябану!

РӘХМӘТУЛЛА. Әссәләмегаләйкүм, Галиябану!

ХӘЛИЛ. Барыгыз, аттырыгыз моннан! Галиябану берегезне дә сөйми, мине генә сөя!

ГАЛИЯБАНУ. Әйе, мин Хәлилне генә сөям! (Хәлилгә сыена). Китегез, зинһар!

ИСМӘГЫЙЛЬ. Тик кенә тор! Менә бу ырвалбирны күрәсеңме? Атам да үтерәм... Барыгызны да!

АМУР. Исмәгыйль, кызма! Без монда ялгыш кына эләктек. Җәмил, Шәкүр, Галим! Әйдәгез, киттек Диләфрүз янына! (Китәләр).

РӘХМӘТУЛЛА. Мин дә китим булмаса. Хатын да сагынгандыр... (Көйләп). Заманалар авыр, еллар ябык –

Дус-иш кирәк гомер итәргә... (Китә).

ГӨРГӨРИ КИЯҮЛӘРЕ (бергә). Без дә китик әле Үринә янына! (Китәләр).

ХӘЛИЛ. Исмәгыйль, ташла ырвалбирыңны!

ГАЛИЯБАНУ. Харап итмә безне, Исмәгыйль абый!

ИСМӘГЫЙЛЬ. Мин шаярдым гына... Курыкмагыз, уенчык ырвалбир бу. Аһ! Бөтенләй оныта язганмын бит! Мине дуслар җыелган җирдә көтәләр... Миләүшәнең туган көне бүген. Хушыгыз! (Китә).

ХӘЛИЛ. Хуш, дивана!(Чиксез сөенеп). Мин шундый бәхетле!

ГАЛИЯБАНУ (Хәлилгә тагы да катырак сыена). Йөрәк маем син, җанкисәккәем!

Пәрдә.

 

* * *

 

УЧАСТКОВЫЙ

(Зөлфәт Хәким)

Драматик роман

 

Катнашалар:

Галиябану – гыйффәтле кыз булырга тиеш.

Хәлил – таушалып беткән кәчтүменә Ленин башы төшерелгән значок таккан кырык яшьләрдәге авыл егете, басылып эшли торган эше юк, бик укымышлы, сәясәт белән җенләнә, депутат булырга хыяллана.

Исмәгыйль – мәңге исерек участковый, сөйрәлчек, мокыт, телендә гел әшәке сүз, эчкерле, деспот, гомумән, бик явыз бәндә. Мылтыклы. «Мин – легионер, син – карак!» дияргә ярата. «Чапты атым Казанга...» һәм «Су астында сөйгәнем яши» дип тә саташып йөрүчән. Бик каты эчкәч, кишер басуына барып йоклый. Кушаматы – Телсез Күке.

 

ГАЛИЯБАНУ. Хәлил, дим! Әйт инде, җаным-бәгърем, син мин сөясеңме?

ХӘЛИЛ. Америкада – Барак, Рәсәйдә – бардак! Милли компонентны бетерделәр, авылны эчкечелек сазлыгына чумдырдылар... Субсидия... Агропромышленность...

ИСМӘГЫЙЛЬ. Яп авызыңны, демагог! Эчик әйдә! (Мылтыктан һавага ата. Галиябану аңын югалтып егыла. Исмәгыйль түш кесәсеннән шешә чыгара. Башта үзе, аннары Хәлил аракы эчә. Бераздан, кочаклашып, сүзләрен дә, көен дә Зөлфәт Хәким язган «Галия» җырын җырлыйлар. Ут сүнә.)

 

Пәрдә төшә.

 

* * *

 

БӘБИ ГАЛИЯБАНУ

(Илгиз Зәйни)

Җырлы-биюле пьеса

 

Катнашалар:

Галиябану – беничә айлык бәби. Вундеркинд.

Хәлил – мәче егете.

Исмәгыйль – эт егете.

Яктыбаш – тутый кош.

 

Бала елаган тавыш ишетелә. Яктыбаш кәрзин тотып керә.

 

ЯКТЫБАШ. Ташландык бәби таптым! (Җырлый). Әнә килә автомобиль,

Руль тоткан бер әби!

Бәби таптым, бәби таптым,

Кем баласы бу бәби?

ХӘЛИЛ (кәрзингә иелеп карый). Бу бит – Галиябану! Бир хәзер үк миңа аны!

ИСМӘГЫЙЛЬ. Биштән төрелгәнне иснисегез килмәсә, миңа бирегез Галиябануны!

ГАЛИЯБАНУ (кәрзиннән башын күтәреп). Мәхәббәт турында сөйләшәсем килә-ә-ә... (Тагы да катырак елый башлый).

ЯКТЫБАШ. Җылыма, суган чәчәгем, җылама!

 

Заманча бию көе яңгырый. Бәби өчен тарткалаш башлана.

 

ЯКТЫБАШ. Берегез – мәче, икенчегез – эт... Җитмәсә, икегез дә ир җенесеннән! Бәби ач булганга җылый... Бәбине имезергә кирәк! Мин аны үземнең яңа хуҗаларыма алып кайтам. Аларның балалары юк! Аннан соң, күреп торасыз, монда караңгырак та. Беләсегез килсә, бәби люстра яктысында тизрәк үсә.

ХӘЛИЛ. Люстра?!

ИСМӘГЫЙЛЬ. Нәрсә ул – люстра?

ГАЛИЯБАНУ (елаудан туктап, янә башын калкыта). Наданнар сез! «Люстра ул – берничә лампа яки шәмдәл куелып, бизәкләп эшләнгән асылмалы яктырту әсбабы». Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, икенче том, 347 нче бит. (Яктыбашка). Тизрәк алып кайт мине хуҗаларыңа. Минем люстра яктысында үсәсем килә!

 

Кабат бию көе яңгырый. Бергәләп бик озак бииләр.

 

Пәрдә.


Ләбиб ЛЕРОН
Сәхнә
№ 4 | апрель 2009
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»