|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2015 Икътисад
Сатып алучыны ничә граммга алдарга яраганлыкны билгеләүче карар тәкъдим ителдеРоссия сәүдә һәм сәнәгать министрлыгы сатканда товарның күләме һәм массасы күпмегә ким булырга мөмкинлеге турында карар әзерләде. "Стандарт"ларны бозган сатучылар 50 мең сум штраф түлиячәк. Министрлык бу карарны алдаучы сатучыларны штрафка тарту өчен нигезләмә итеп әзерлибез дип аңлата. Карарда сату-алу вакытында товарның массасы һәм күләме тиешле үлчәмнәрдән тайпылуны билгеләү өчен саннар китерелә. Әгәр товар массасы 2 дән 10 кг. (мл.) булса, 10 г. (3,3 мл.), 0,5 тән 2 кг. (мл.) булса – 5 г. (1,6 мл.), 100 дән 500 г. (мл.) булса – 2 г. (0,6 мл.), 100 г. (мл.) га кадәр булса – 1 г. (0,3 мл.) "алдарга" ярый.
Әлеге карарда күрсәтелгәнчә, товар күләме буенча, мәсәлән, 2 дән 3 метрга кадәр озынлыктагы товарны 0,6 миллиметрга кадәр кимрәк сатарга ярый.
--- |
Иң күп укылган
|