поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.05.2015 Тарих

Капитан Ибрай

1940 елда Баку хәрби училищесын тәмамлау турында таныклык алып, училище бусагасын атлап чыккан Ибраһим Йосыпов соңгы тапкыр пыяла ишеккә борылып карады. Һәр көнне шушы пыялада күреп узган шәүләсенә ул бүген шаярып күз кысты.

Чибәр, төз буйлы, сул кулы белән ике ирне егарлык көче ташып торган баһадирга кече лейтенант формасы һәм фуражкасы бигрәк тә килешә икән. Аңа, кичәге солдатка, ә хәрби-техник курслар тәмамлаганнан соң - старшинага, бу погоннарны такканчы тугыз ел буе солдат боткасы ашарга, Кавказ тауларын аркылыга-буйга йөреп чыгарга туры килгән иде бит.

Карагыз инде хәзер, ерак Куйбышев өлкәсе, Камышлы районы, Иске Ярмәк авылында туып-үскән егет - бүген офицер! Ул туган авылы Иске Ярмәккә шушы форманы киеп кайтса, авылдашлары тел шартлатып куярлар, биллаһи! Моңача Иске Ярмәктән офицерлар чыкканы юк иде бит әле.
 
Кече лейтенант ашыга-ашыга автобуска таба атлады. И-и-и, хезмәт иткән урынында көтеп торучы Хәдичәсе шатланыр инде! Алар бит әле бер ел элек кенә өйләнешкәннәр иде, ә бүген инде беренче балаларын көтәләр. Шатлык өстенә шатлык!
 
Хәдичәне Ибраһим үткән җәйне авылга, отпускка кайткач, күзләп алды. Кара син аны, ул хезмәт иткән арада ничек үсеп җиткән дә ничек серле итеп елмаерга өйрәнгән! Ул күптән белгән Хәдичәне яңа күзлек аша күрде сыман. Озын толымнар, шаян күзләр баһадирны әсир итте дә куйды. Тиз арада туй гөрләтеп, яшьләр Ереванга, егетнең хезмәт урынына китеп бардылар. Артларыннан кызыгып карап калучы кызлар да, көнләшеп озатучы егетләр да күп булгандыр. Ә бу ике яшь йөрәк, бәхетләренә үрелеп, аларның берсен дә күрерлек түгел иде. Артка карамыйча, яңа бәхетләренә каршы атладылар алар. Бу мизгелләрдә авыр, ятим балачак та, бетмәс-төкәнмәс колхоз эше дә ничектер онытылды, артта калды сыман.
 
Әйе, Ибраһимның балачагы җиңелләрдән булмады шул. Әтисен Беренче Бөтендөнья сугышына алганда аңа бары тик ике генә яшь тулган иде бит әле. Исмәгыйль абзый сугыш кырларында ятып калды, ә ятимне әтисенең энесе Нуриәхмәт һәм хатыны Гыйльмиҗиһан Йосыповлар үз гаиләләренә алып, балалары Маһирә, Хәниф һәм Мәлих белән бертигез күреп үстерделәр. Әйе, үз әтисенең, үз әнисенең назын тоеп үсәргә туры килмәде шул Ибрайга. Шуңа күрә дә ул башкалардан көчлерәк, зирәгрәк, акыллырак булырга тырышты. 
 
Ул елларда авыл балаларына күп эшләргә туры килә иде. Ибраһим да Нуриәхмәт абыйсының эш кушканын беркайчан дә көтеп тормады, бөтен эшне үзе белеп, башкаларга үрнәк булырга тырышып эшләде. Мәктәптә дә “яхшы” билгеләргә генә укып, спорт сөючән һәм тырыш бала буларак танылган иде. Ләкин җиденче сыйныфны тәмамлагач, башкача укымаска булды, колхоз эшенә җигелде. Яшүсмер балада кайдан шул хәтле көч туплангандыр, билгесез. Авылдашлары аның беләк уйнатып печән өйгән чакларын сокланып карап торалар иде. Ә инде Сабантуй мәйданына чыкса, башкаларга җиңү өмете калмый. Бөтен яулыкларны һәм сөлгеләрне ул гына җыеп кайта иде, дип сөйлиләр.
 
Ибраһимга армия хезмәтенә повестка килгәч, ул егетләр белән бергә җырлап авылны әйләнде дә озакка, бик озакка югалды. Армиядәге срочный хезмәте тәмамлангач, егет сверхсрочныйга калды. Моның өчен башта курслар, аннары хәрби училище тәмамларга кирәк иде. Һәм менә инде бүген ул кече лейтенант булып өенә кайтып килә!
 
... Офицер яңа туган кызы Диләрәгә, яраткан хатыны Хәдичәгә сөенеп, Ватанга хезмәт иткән көннәрнең берсендә яшен суккан кебек хәбәр тарала. Сугыш! Ибраһим, хатыны белән кызын авылга озата да, 76 санлы укчы полкның взвод командиры буларак, фронтка китә. 
 
Командованиенең Кавказны дошманнан саклап калу планы буенча 1941 елда аларның полкын Иранга кертәләр. Анда хәрби бәрелешләр булгандырмы-юкмы, анысы билгесез. Йосыпов биографиясенең бу өлешен авылдашы, отставкадагы Раил Әбүзәров болай тасвирлый: “Ибраһим абый безгә, малай-шалайга, сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Иранда булган бер хәлне генә көлеп искә алганын хәтерлим. Бер төркем солдатлар базарда йөргәндә карбыз сатып торучы кеше янына килеп туктаганнар. Ибраһим абый кесәсеннән өч сум совет акчасын тартып чыгарган да сатучыга сузган. Теге кеше башын гына селки икән. Толмач табылган. “Сатучының ул хәтле карбызлары юк бит”, - дип тәрҗемә иткән ул баш селкүне. Өч сум акчага Иранда бер олау карбыз килә икән. Солдатлар өч сумны калдырып, күтәрә алган хәтле карбыз алып киткәннәр. Ә теге сатучы Ибраһим абыйны күргән саен елмаеп үзенең товарын тәкъдим иткән.
 
76нчы полкны Ираннан чыгаргач, солдатларны поездларга утыртып, көньяк-көнбатыш фронтка озаталар. Харьков, Донбасс, Днепропетровск юнәлеше була бу. 
 
Аларның 76нчы дивизиясе Сталинградны, Харьков өлкәсенең Волчанск шәһәрен, азат итүдә, Курск дугасында, “Багратион” операциясендә, Балтик буе илләрен азат итүдә катнаша. Тик Ибраһим гына, 1942 елның 18 апрелендә кулы яраланып, госпитальгә эләгә, ә дәваланып чыккач, өлкән командирлар курсларын тәмамлый һәм укчы батальон командиры урынбасары, ә бераздан батальон командиры дәрәҗәсендә 1173 санлы укчы полк белән бергә янә сугышка керә. Сугышның бу чорында - совет гаскәрләренең фашистларны илебездән куа башлаганда булган хәлне Ибраһим абый улы Салаватка да сөйләгән: 
 
- Без чигенүче дошман артыннан эзгә-эз басып барабыз. Таулы урын, аста йөгерек елга ага. Кичкә таба разведка немецларның аръякта пулеметлар куюы, безне пулялар яңгыры белән каршыларга әзерләнүләре турында хәбәр иттеләр. Урынны шәп сайлаганнар, ачыклык, беркая да яшеренерлек түгел. Белми калган булсак, йөзләгән солдатларыбызны тау өстеннән кырып кына төшерәләр икән. 
 
Без, таулы урында сугышу тәҗрибәсе булган берничә солдат, караңгы төшкәнне көттек тә дошман позицияләренә якынлаштык. Бәрелеш бик тиз һәм аяусыз булды. Операция барышында без дошманның тугыз урынга урнаштырылган пулеметларын юк итеп, гаскәрләребезгә юл ачтык. Шул бәрелештә минем аякны яраладылар да инде. Солдатларны барысын да орден-медальләр белән бүләкләделәр. Ә минем урынга башка кешенең исемен язып биргәннәр, чөнки мине тиз арада госпитальгә алып киткәннәр иде. Солдатлар бу гаделсезлек турында ишеткәч, командованиегә хат язганнар, һәм дөреслек торгызылгач, орден миңа да бирелде.
 
1944 ел ахырында Ибраһим Йосыпов, укчылар батальоны командиры буларак, Беренче Украина фронты составында Берлинны алу операциясендә катнаша. Беркөнне аның җитәкчелегендәге батальон бик мөһим стратегик биеклекне яулый. Ләкин ике көн эчендә дошман, соңгы көчләрен җыеп, биеклекне безнекеләрдән азат итәргә маташа. “Бөтен сугышны үтеп тә, мондый ярсулык, җиңү теләге күрсәткәннәре юк иде. Безнең батальон кырган фашистлар саны бихисап булса да, алар һаман каяндыр килеп чыгалар һәм биеклеккә үрмәлиләр... Өченче тәүлек ахырына безнең көчләр дә кими башлады, дивизия белән элемтә дә өзелде”. 
 
Комбат ерактагы танклар гөрелдәвен ишетеп, разведчиклар җибәрә, һәм алар якында гына безнең танклар дивизиясенең сугышуын күреп алалар. Егетләр танклар дивизиясенең командирын табып, ярдәмгә килүләрен соралалар. Ул Йосыпов батальонына ярдәмгә танклар җибәрә һәм шулай стратегик әһәмияткә ия булган биеклек безнең кулда кала. Шушы батырлыгы өчен Ибраһим Йосыпов I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә дә инде. Шул вакытта ул каты яралана һәм, госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, Берлинны алуда катнашып, сугышның ахыргы ноктасына кадәр барып җитә. 
 
1946 елның апрелендә генә Ибраһим туган авылына кайтып төшә. Бу мизгелләрне Хәниф абзыйның хатыны Бибинур апа бик яхшы хәтерли:
 
- Кызыл Байрак, ике Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры, батальон командиры Ибраһим Йосыпов хатынын алырга кайта икән, дигән хәбәр таралгач, Нуриәхмәт абзый ат җигеп, аны каршыларга Кләүле станциясенә Хәнифне җибәрде. Авыл халкы аларны Сок елгасы буенда җыелып көтә башлады. Шундый зур кеше - биш ел буе фронтның алгы сызыгында сугышкан, безнең авылдан чыккан бердәнбер курку белмәс капитан кайта бит! 
 
Елга аша салынган агач күпер яз ташуы белән агып киткән иде. Хәниф белән Ибраһимны көймә белән елга аша чыгардылар. Ул Мусин Хәлил абыйлар яшәгән йорт янына килеп баскач, без, хатын-кызлар, “аһ” иттек. Өр-яңа парад формасын киеп алган, күкрәк тулы орден-медальләре ялтыравыннан күзләр камаша, үзе чибәр, үзе хәрбиләрчә пөхтә... Капитан һәр кешегә кул биреп күрешкәннән соң, халык аны берәр сәгать чамасы җибәрмичә фронт хәлләрен, илне дошманнан азат иткәндә күргәннәрен сорашып торды. Ул якташларын бик сагынып кайткан булса кирәк, үзе дә халык белән рәхәтләнеп, иркенләп сөйләште.
 
Биш ел буе күрмәгән туганнары янында бер атна чамасы ял иткән арада Ибраһим авылны кат- кат әйләнеп чыга, һәркем аны үз өендә кунак итәргә, сый-хөрмәт күрсәтергә тырыша. Ә кыска ялы тәмамлангач, кызы белән хатынын алып Венгриягә, хезмәтен дәвам итәргә, китеп бара...
 
Ибраһим хәрби хезмәтен тәмамлаганнан соң, 1946 елның көзендә, туган якларына кайтып, башта Балыклыда сельпо рәисе, аннары туган авылында балалар йорты мөдире урынбасары, аннары хәзерләүче (заготовитель) булып эшләде. Сугышта яраланган аягына аксабрак йөрсә дә, ул тирә-як татар авылларында уздырыла торган сабантуйларда көрәшергә ярата һәм беренчелекне сирәк вакытларда гына ычкындыра иде. 
 
Сугыштан соң бу гаиләдә туган Наил, Салават, Әлфия һәм Мөхәммәт арасыннан әтисенә иң нык охшаганы Салават булды. Ул да әтисе - Капитан Ибрай кебек үк татар көрәшенә хирыс булып үсте һәм кечкенәдән сабантуйларда көрәшә иде. Бервакыт, җиңелеп кайткач, ул бик күңелсезләнгән. Ә Ибраһим абый, аны юатыпмы, әллә өйрәтепме, армиядә хезмәт иткәндә дзюдо буенча спорт мастеры белән көрәшүен һәм җиңүен искә төшерә: “Техника һәм тәҗрибә кирәк инде ул, улым, тик мөһим түгел, - дип әйтә ул Салаватка. - Ихтыяр көче булган кеше генә жиңүгә ирешә ала”. Бәлки шуннан соң районда Салаватка тиңнәр табылмагандыр. Авылның иң мөхтәрәм картлары да егет белән кул бирешеп исәнләшә, хөрмәт итәләр иде.
 
Әлмәтнең нефтьчеләр техникумына укырга киткәч, Салават Ибраһим улы Татарстанда калды, гомере буе нефть эшкәртү системасында эшләде, шул ук вакытта Әлмәт нефтьчеләре командасында көрәш белән шөгыльләнеп, җиңүләр яулап килде. Ә инде олыгайгач, 500ләп яшь көрәшчегә остаз була алды, дәвамчыларын тәрбияләде. 
 
Безнең якларны да онытмый батыр, авыл, район сабантуйларында хаким буларак катнаша, киңәш белән яшьләргә ярдәм итә. Ә авылга газ кертә башлагач, дефицит торбалар кайтарып, зур проблеманы хәл иткән иде. Зират коймасын тоту өчен тимер рәшәткәләр дә аның ярдәме белән кайтарылды. Шушы яхшылыклары өчен авыл халкы аңа бүген дә рәхмәт укый.
 
Иске Ярмәк авылында дан тоткан Капитан Ибрай (сугыштан соң аңа шушы кушамат ябышып калган иде) вафат булганга күп еллар үтсә дә, аны авылда онытмыйлар. Мәктәп музеенда истәлекләре саклана, Җиңү бәйрәме көнне беренче чиратта Йосыповны искә алып хөрмәтлиләр. Аның туганыннан туган энесе Фәһим Йосыпов абыйсының: “Дөньяга тугансың икән, лаеклы кеше булырлык итеп яшә. Үзеңә ошаган эшне сайлап ал да, гомерең буе шуңа өйрән, армый-талмый эшлә. Шунда гына син кеше булачаксың. Балаларыңны да шулай тәрбиялә. Халык мәкален беркайчан да онытма - бала оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, - дигән сүзләрен онытмый. 
 

 
Сугыш ахырында полкташ дуслары белән.
 
 
Ибраһим ЙОСЫПОВ сугыштан соң туган ике малае Салават (итәктә), Наил һәм хатыны Хәдичә белән.
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 18-19 |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»