поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
08.05.2015 Җәмгыять

Сезнең өйдә хәтер сакланамы?

Иртәгә Бөек Жиңүгә 70 ел тула. Тыныч тормышта яши башлавыбызга да җиде дистә ел вакыт үтеп киткән. Шулай да бүген шушы иминлекнең нинди корбаннар хисабына яулап алынганлыгын искәртеп торган сугыш хәтере акрынлап җуела бара сыман.

Бу көннәрдә Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) тарафыннан уздырылган сораштыру нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли. Тикшеренү барышында респондентларның 79 проценты туганнары арасында сугыш афәтен үтүчеләр барын белдергән. Шуларның нибары 29 проценты гына якыннарының кайсы фронтта сугышканын, нинди операцияләрдә катнашканын атый алган. Респондентлар арасында өендә Бөек Ватан сугышы белән бәйле фото, медаль, хат кебек истәлекле әйберләр саклаучылар (42 процент) да бар. Ә сезнең өйдә хәтер сакланамы?

Рушан ХАНТИМЕРОВ, “Болгар” радиосы ди-джее:
 
– Ике дәү әтием дә сугышта катнашкан. Алар икесе дә мин кечкенә чакта вафат булган. Кызганыч, ба­бай­ларымның кайсы опера­цияләрдә катнашканын әйтә алмыйм. Бабай сугыш турында сөйләргә яратмаган. Бер дәү әтинең Германиядә әсирлектә булганын гына беләбез. Әтиемнең абыйсы сугышта хәбәрсез югалган. Аны күпме генә эзләргә тырышып карасак та, нәтиҗәсе булмады.
 
Рәмзия МӘҖИТОВА, Яшел Үзән районының Олы Яке авылы мәдәният йорты хезмәткәре:
 
– Әниемнең әтисе Шәй­хегалиев Гыйздулла Бөек Ватан сугышында катнашкан. Гыйздулла бабай пулеметчы булып хезмәт итә, 1944 елда Ленинград блокадасыннан Минзәлә районы Әтрәкле авылына кайта. Мон­да ул басу каравылчысы булып эшли. Шулай бер көнне борчак саламы эскертен күчергәндә, борчагы коелып кала. Бабайны ике апага борчак җыйдырган өчен төрмәгә утырталар. Ул 1947 елда шунда үлә. Бабайның: “Иптәшем пулеметымны өс­те­рәргә булышса, блокадада калмый идем”, – дигән сүз­ләрен туганнарыбыз бе­лән әле дә искә алабыз. Без­нең бөтен хатирәләрне ба­байның сеңлесе Гөлсинә апа саклый. Анда бабайның туганы Мөстәкыйм абыйның Суслонгердан язган өч­поч­маклы ике хаты, фотосы бар.
 
Фарсель ЗЫЯТДИНОВ, бакчачы, галим:
 
– Безнең нәселдә сугышта катнашкан батырлар күп. Әти Белоруссия фронтында Власов армиясендә сугышып, исән кайтты. Аның ме­дальләре өйдә әле дә сак­лана. Украина фронтында Каменец-Подольск шәһә­рен азат итүдә катнашкан туганыбыз Миннегали абый да сугыштан исән-сау әйлә­неп кайтты. Әтинең энесе Миннегыйлем абый, әни ягын­нан туган Шәйхеразый абый гына яу кырында калды. 1968 елда Финляндиягә барганда, Выборг шә­һәрен­дә тукталдык. Әнинең бертуган энесе Асылгәрәй абый­ның шушы тирәдә күмел­гәнен белә идем. Туганнар каберлегендә йөргәндә, аның каберен табып, туган якка туфрагын алып кайттым. 
 
Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНА, җырчы:
 
– Сугышта радист булган Нурмөхәммәт бабамның Берлинга кадәр барып җит­кәнен беләм. Тик менә аның кайсы фронтта булуын, нинди операцияләрдә катнашуын төгәл генә әйтә алмыйм. Моннан ун ел элек туганнан туган энемнең әнисе бабай исән чакта ул сөйләгән бөтен истәлекләрне язып алган иде. Яшь чакта бу истәлекләрнең ни дәрәҗәдә кыйммәтле икәнен аңлап бетермисең бит. Хәзер менә шул язманы тагын бер кат укып чыгып, бабам сөйлә­гәннәрне хәтердә яңарта­сым килә. Киләчәктә аны кызыма да сөйлисем бар бит.


Ватаным Татарстан
№ 64 | 08.05.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»