поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
07.05.2015 Ир белән хатын

Кем көчле дә, кем көчсез яки Ирләр ник вакланды?

“Алма пеш, өзелеп төш дип ятсаң, мәңге кияүгә чыгачак түгелсең”. Иптәш кызлар белән очрашкан саен һаман шул бер балык башы. “Ходайдан гына көтеп утырма, кәсебенә кереш. Хәзер бөтен халык интернет аша таныша, син дә тәвәккәлләп карыйсыңмы әллә?..” - дип язган беркөнне иптәш кызым. Әллә хәзер генә вакыты җиткән, әллә яз кояшы тәэсир иттеме шунда, интернеттан танышу игъланнарын эзли башладым.

“Кияүдә булмаган, озын буйлы, чибәр, матур фигуралы, матди яктан тәэмин ителгән, югары белемле, намаз укучы татар кызы белән танышам”. Сызгырып куйганымны үзем дә сизми калдым. Кем әйтмешли, әппитете зур икән моның. Кызлар чибәр, матур фигуралы булырга тиеш тә ди инде. Ә матди ягы? Мин аңламадым, бу егетнең өйләнәсе киләме, әллә кияүгә чыгарга исәп тотамы? Үзе белән аралашканда ачыкланыр дип телефон номерын җыеп карадым, телефоны дәшмәде.
 
Чираттагы игълан: “Машиналы кыз белән танышам. Миңа 30 яшь. Рамис”.  Машиналы егет кирәк дигәнне элек кызлардан гына ишетергә туры килә иде. Кызларның бирнәләрендә машина да булырга тиешмени хәзер? Кызлар үзгәрде, аларга акча, машина, фатир кирәк дип гаепләгән булалар бит әле, үзләре дә бездән калышмаска булганнар. Акча кирәк дигәннән, “Кызлар белән танышам” дип гади генә бер-ике сүз белән язган игълан буенча шалтыраттым. Танышып бер-ике сүз алышкач та, егетем:
 
-  Син дә бай егетләрне көтәсеңме? - дип сорап куймасынмы? (Сез дип бик сирәкләре генә сөйләшә белә.)
 
- Бай дигәнегез ничек була инде ул?
 
- Машинасы, фатиры булган кеше инде.
 
- Машиналы, фатирлы танышларым күп минем, нишләптер аларны бер дә бай дип уйламый идем (машина алып куйсам, мин дә байлар исемлегенә керәчәкмен икән ич!).
 
- Ну, ярар, акчасы күп булганы инде.
 
- Бай егетләр кирәкми, үзем кебек булган-тырыш кеше эзлим мин.
 
- Менә мин бит инде ул!
 
- Очрашып карыйк соң...
 
Үземә тиң кешенең бик тиз табылуына сөенеп, свиданиегә чыгып киттем. Егетнең машинасы юк, эштән кайтып очрашу урынына килгәнче, кичке сәгать тугыз булды. Урамда суыграк. Торабыз тукталышта басып.
 
- Туңып басып тормыйк инде, әнә теге чатта кафе бар, шунда кереп утырыйк булмаса, - дим.
 
- Сез кызларга шул кафе белән кино гына кирәк инде...
 
- Чәй өчен түләргә йөз сум акчам гына бар минем.
 
- Минем дә бар ул, һәр очрашкан кыз белән кафега йөреп булмый бит инде, сезгә акча җиткез генә...
 
Беренче свидание шулай үтте.
 
Егет саран булмасын, акча жәлләп тормасын,  дип такмаклый-такмаклый өйгә кайтып киттем.
 
Икенчесе белән телефоннан гына сөйләшергә өлгердек. Башта үзе шалтыратып, озак кына аралаштык. Саубуллашып трубканы гына куя башлаган идем:
 
- Икенче юлы үзең шалтыратырсың, синең чират, - димәсенме?..
 
- Чиратка куябызмыни?
 
- Алайса минем операторның симкасын ал, сөйләшү арзанракка чыгар...
 
Булган булган, өч булсын дип, тагын бер игълан буенча шалтыратып карарга булдым. Сөйләшә торгач, уртак танышларыбыз барлыгы да ачыкланды. Тагын тукталышта туңып басып торасы килми, яңгыр да явып тора. Өйгә генә килерсең, дидем. Юк, курыкмадым, әйтеп торам ич: уртак танышларыбыз бар дип. Шалтырата бу миңа:
 
- Чәй эчәргә кәнфит алыйммы?
 
Ал дип әйтә алмыйм бит инде.
 
- Юк, кирәкми.
 
- Алыйммы, юкмы? (Йә Хода бәндәсе, күчтәнәч алыйммы дип сорап тора бит.)
 
- Ал инде алайса.
 
Мин яшәгән йортны ярты сәгать эзләде. Сабырлыгы беткән тегенең.
 
- Үзең чыгып кына алган булсаң ярамый идеме? Болай тинтерәп йөрмәгән булыр идем, - дип килеп керде бу миңа.
 
Таныштык, чәй эчтек. Сөйләшү барышында аңлашылды: бу егет машиналы кызларны яратмый икән, алар үзләрен әллә кемгә куялар, ди. Фатирлы кызлар да кирәкми икән, өй минеке дип кенә торачаклар, имеш.
 
Ул арада иптәш кызым шалтыратып, мине шимбә көнне велосипедта йөрергә чакырды. Безнең сөйләшүне тыңлап торган егетем, шушы яшеңдә велосипедта йөрисеңме, дип әйтеп салмасынмы? Ялт итеп көзгегә карадым, нужәли, мин әйтәм, сиксән яшьлек әби кебек күренәм?! Фитнес-клубка йөрүемне белгәч, сиңа анда нәрсә калган инде, акчаңны кая куярга белмисеңме әллә дигән җавапны ишеттем. Болай да үземне мәҗбүриләп кенә сөйләшеп утыра идем, тәмам тәкатем бетеп, тизрәк озату ягын карадым. Аның каравы төне буе уйланып чыктым: нишләп бу егетләр шулай вакланды икән ул? Үзләренең булдыксызлыкларын күрергә теләмичә, машиналы, фатирлы кызларга гаеп ташлыйлар, имештер, үзләрен әллә кемгә куялар. Сез алар кебек булдырып карагыз әле башта. Беркөнне телевизордан сөйләделәр: кризис вакытында эшсез калган гаилә парларының иң беренче булып эшне хатыннары тапкан. Алар тәвәккәлрәк тә, кыюрак та, үзләрен тиз кулга да ала беләләр икән. Сезнең “Шәһри Казан” газетасындамы, әллә телевизорданмы, Наилә Җиһаншина хатын-кыз ире артында торырга тиеш, көчле хатын янында ире көчсез булып кала, диде. Мин аның белән килешмим. Ир-ат көчсез булгач нишләргә соң, тормышны бит ничек тә алып барырга, балаларны кеше итәргә кирәк. Минем танышларым арасында бар андый гаилә. Хатыны акчаны ир табарга тиеш ди. Тегесе аена егерме мең сум акча алып кайтып бирә, ике балалары бар, фатирны арендага алганнар. Бурычтан башлары чыкмый. Ир-ат хәл итәргә тиеш тә бит проблеманы, аңа көче җитмәгәч, гаилә шул хәлдә яши бирә. Тормышларында бер генә дә алга китеш юк. Ничек итеп кенә көчсез булып кылансаң да, булдыксыз ирдән артыгын көтеп булмый. Ир-атларны көчле зат, хатын-кызларны көчсез зат дип әйтәләр. Киресенчә сөйли башламагайлары әле!..
 
Танышудан киткән иде бит әле сүз, игъланнар аша егет эзләүдән туктадым мин. Мәрхүм әбием, син бит, кызым, начар кеше түгел, булыр әле үз тиңең, дип әйтә иде. Чынлап та табылыр әле, насыйп әйбер тешеңне сындырып керә диләр бит...


Альбина ЗАКИРОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»