поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.05.2015 Мәдәният

“Нәүрүз” фестиваленә билетлар сатыла башлады

1-5 июньдә Казанда үтәчәк “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестиваленә билетлар сатыла башлады. Фестиваль спектакльләрен Камал, Качалов, Яшь тамашачылар һәм “Әкият” курчак театры сәхнәләрендә күрергә мөмкин. Билетлар театрлар кассасында һәм интернет челтәрендә.

Фестивальне оештыручылар быелгы фестиваль программасының башка еллардан шактый аерылып торуын ассызыклый. Беренчедән, фестиваль беренче тапкыр төрки халыклар яшәгән бер төбәкнең мәдәниятенә – Казахстан театры сәнгатенә багышлана. Икенчедән, беренче мәртәбә фестиваль кысаларында бөтен дөнья театр җәмәгатьчелеге өчен мөһим вакыйга – “Театр үсешенең юнәлеше: Европа-Азия” дип аталган Халыкара фәнни-практик конференция  үтәчәк. Өченчедән, фестиваль бюджеты кыскартылу сәбәпле, XII “Нәүрүз” программасы шактый кыскартылды. Әмма моның яхшы ягы да бар: спектакльләр җентекләп сайланылды.

Шулай итеп, XII “Нәүрүз” афишасына Әзербәйҗан, Алтай, Дагестан, Казахстан, Крым, Төркия, Татарстан, Тыва, Хакасия һәм Якутиядан 17 спектакль кертелде. Биредә Шекспирның “Тит Андроник” һәм «Тискәрегә авызлык» спектакле дә, “Коркут хакында легенда”, “Айраз батыр”  этник риваятьләре дә милли классика һәм заман драматургиясе дә бар. Фестивальдә катнашучы  режиссерлар арасында танылган исемнәр: Барзу Абдразаков, Йонас Вайткус, Фәрит Бикчәнтәев,  Айрат Абушахманов һәм башкалар. Фестивальнең тулы афишасы белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сайтында танышырга мөмкин – АФИША

“Нәүрүз” фестивале спектакльләренә билетлар бүген, 5 майда, сатыла башлый. Билетларны фестиваль спектакльләре үтәчәк театрларның (Камал театры, “Әкият” курчак театры, Качалов театры, Яшь тамашачылар театры) кассаларында һәм интернет челтәрендә алырга мөмкин. Билет бәяләре 1000 сумнан да югары түгел.

Искәртеп үтәбез, Төрки халыкларының “Нәүрүз” XII Халыкара театр фестивале 1-5 июньдә Казанда үтә.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»