поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
06.05.2015 Җәмгыять

Сынау дип кабул иттем

Матур гына яшәп ятканда, Кадыйровлар гаиләсенең аяз күген болыт каплый. Яшьләрнең киләчәккә планнары ташып торган чак. Олы улларына иптәшкә энекәш алып кайтуның шатлыклы мизгелләрен кичерәләр. Тик бу уйларны, хыялларны бер яше тулмаган Дамирга табиб­лар куйган куркыныч диаг­ноз җимереп ташлый.

Кечкенә малайда тетрапарез, ДЦП һәм башка авырулар табалар, баш миенең үсеше тоткарлыклы булганын ачыклыйлар. “Балаңа салкын тисә, борынына томау төшсә яки тән температурасы күтәрелсә дә, төн йокыларың кача. Ә менә сабыеңа табиблар куркыныч яңгыраган диагнозлар куйса, бөтенләй югалып калсың икән ул, – ди Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә яшәүче Айгөл Кадыйрова. – Ә бит авырлы вакытта барысы да яхшы иде. Бер җирем дә авыртмады. УЗИга баргач та борчылырлык әйбер әйтмәделәр. Тик көтеп алган сабыебызның ике ае да тулмаган вакытта аның авыру икәнен әйттеләр. Вакытында дәваласаң, бу авырудан котылырга мөмкин икән. Шунлыктан вакытны сузмыйча, тизрәк дәваланырга булдык”.

Табиблар Дамирга Чехиядәге бер санаторийда дәваланырга киңәш итә. Алар шулай эшли дә. Барлык булган акчаларын җыеп юлга кузгалалар. Беренче дәвалау курсын узуга балада үзгәрешләр сизелә. Өянәкләре күзгә күренеп кими. “Интернетта авыру балалар турында берәр хәбәр күрсәм, минем балам белән дә шулай була күрмәсен, дип тели идем. Бар курыкканым  баланың авыру булуы иде. Инде менә Аллаһы Тәгалә безгә дә сынау бирде. Мин хәзер баласы авыру әни­ләрнең хәлен аңладым. Га­зизең­нең ярдәмгә мохтаҗ икәнен күрү, кирәк вакытта аңа булыша алмау үзәкне телгәли. Гаиләдә ирем генә эшли. Шунлыктан дәвалану өчен мөмкинлегебез җитеп бетми. Чехия клиникасына барып кайту өчен 150 мең сум акча кирәк. Дәвалану нәтиҗәле булсын өчен ике айга бер тапкыр барырга кирәк. Безнең гаиләгә ярдәм кирәген белгәч, бик күп кешеләр булышты”, – ди Айгөл.

Хәзер Дамир утырырга өйрәнә, үрмәли башлаган. Карап торышка аны авыру дип әйтеп тә булмый. Баласы тизрәк аякка бассын, башка сабыйлар белән бер бакчага барсын, бер мәктәптә белем алсын өчен тырыша аның әти-әнисе. Ә Дамирга көн саен дару алырга, дәвалануын дәвам итәргә акча кирәк. “Танышлар, дуслар, туганнар гел ярдәм итеп тора. Хәтта бер белмәгән кешеләр дә үзеннән өлеш кертә. Матди хәлебез нык булса, кешедән ярдәм дә сорамас идек. Тик булмый шул, – дип өзгәләнә әнисе. – Бәлки, газета укучылар арасында Дамирның язмышына битараф калмаучылар табылыр”.

Андыйлар өчен акча кү­черү исәп-хисаплары:
Сбербанк
4276 8620 1156 7965
МОБИЛЬНЫЙ БАНК на номер 900 в сообщении написать:
перевод #телефона и сумма номер 8 (987) 4187471
Акча күчерү өчен телефон: 89874187471



Ватаным Татарстан
№ 62 | 30.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»