поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.05.2015 Әдәбият

“Илһам” яшь язучылар бәйгесе лауреаты Алсу Абдерәхимова белән ИНТЕРВЬЮ

Казанда Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Язучылар берлеге оештырган “Илһам” яшь язучылар бәйгесен йомгаклау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылды.

Бәйгедә Россиянең төрле почмакларыннан килгән шигырь, проза һәм драма әсәрләре язучы 715 бала катнашты. Шуларның берсе - безнең якташыбыз, “Яктылык” мәктәбенең 5нче "Б" сыйныфы укучысы Алсу Абдерәхимова иде.

Йомгаклау тантанасы Казандагы “Пирамида” ял итү үзәгендә булды. Татарстан премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тантананы ачып: “Теле, әдәбияты, сәнгате яшәгәндә генә халык милләт буларак яши", - дип, җиңүчеләрне бүләкләүгә кереште. Соңыннан чыгыш ясаган танылган шагыйрьләр һәм язучылар әдәбият иленә кереп баручы яшь буынга төпле киңәшләрен әйттеләр, матур теләкләрен белдерделәр.

Алсу Абдерәхимова үзе язган “Без - татар балалары!” шигыре белән III дәрәҗә дипломга һәм премия сертификатына ия булды. Аның бу шигыре конкурста җиңгән тагын башка сәләтле укучыларның язмалары белән бергә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы чыгарган “Илһам” бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе дип аталган әдәби альманахта басылып чыкты.

- Алсу - бик сәләтле бала, русча да, татарча да бик оста сөйләшә, яза, - дип сөйли аның турында “Яктылык” татар мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина. - Җәйге каникулларга укучыларга язма эш биреп җибәргән идем, Алсу Ульян өлкәсендәге туган җире Муратовка авылы турында төпле генә инша язып мине гаҗәпләндерде. Үткән елның май башларында ул укыган сыйныф укучылары үзләренең әниләре һәм шул вакыттагы укытучылары Румия Исмәгыйлева белән Казанда экскурсиядә булдылар. Андагы күргәннәрен дә Алсу бик матур итеп, үзенең “Казанга сәяхәт” дип аталган мәкаләсендә тасвирлаган иде. Хәзер менә ул “Без - татар балалары!” дип аталган тирән мәгънәле шигыре белән “Илһам” яшь язучылар бәйгесе лауреаты булды. Без Алсуның шушы өч язма эшен “Самар татарлары” журналына биргән идек, анда аларны бик теләп бастырып чыгардылар. Соңрак Алсуның шигыре Татарстанда чыга торган “Сабантуй” журналында да дөнья күрде әле.

- Алсу, син гел "бишле" билгеләренә генә укыйсың икән. Шигырьләр язарга ничек өлгерәсең?


- Ә мин дәресләрне бик тиз хәзерлим бит. Китаплар, шигырьләр укырга да вакытым кала минем.

- Шигырең бик мәгънәле булган. Идеясе башыңа ничек килде?

- Өйдә әти-әниләрем мишәрчәрәк сөйләшәләр. Ә мәктәптә безне чын татарчага - әдәби телдә сөйләшергә өйрәтәләр. Шуңа милләтебезнең төрлелеге турында башымда уйлар туа башлады.

- Казан сиңа ошадымы соң?

- Әйе, ул бик матур шәһәр. Бигрәк тә “Пирамида” үзәге ошады. Бүләкләү тантанасында 715 кеше арасыннан мин һәм тагын ике бала гына сәхнәдән үзләренең шигырьләрен уку бәхетенә ирештеләр. Мин моның белән бик горурланам.

Без Алсуны шушы зур җиңүе белән котлап, аңа иҗади уңышлар телибез.
 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»