поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
29.04.2015 Җәмгыять

Алсуыбызны югалттык

Бүген кич редакциябезгә кайгылы хәбәр җиткерделәр. Каләмдәшебез Алсу Хәсәнованың йөрәге тибүдән туктаган. “Ватаным Татарстан”ның иң көчле каләм ияләреннән булган хезмәттәшебез яман чирне җиңә алмады.

Барыбыз да ахырга кадәр өметләнгән идек, әмма...
 
Хушлашу иртәгә 30 апрель көнне Питрәч районының Шәле авылында Өйлә намазыннан соң булачак.
 
Бәла көтелмәгәндә генә килә. Алсу гөрләтеп эшләп йөргән арада чирләде дә китте. Табиблар яман чир диагнозын куйды. Алсу авырый башлаганнан соң, барыбыз да күңел тынычлыгын югалтты. Һәр иртәбез: “Алсуның хәле ничек икән?” – дигән сүзләрдән башланды. Әле соңгы көннәрдә дә күпләр аны шат-матур итеп төшендә күргән булып чыкты. Яхшыга юрарга, үзебезне өметләндерергә тырыштык. Тик...
 
Үзен һич аямыйча, ашыга-ашыга эш­ләде ул: бер сәфәрдән кайтуга икенчесенә чыгып китәргә әзер иде. Шулай бер-бер­сенә ялганып киткән сәфәрләре шактый күп булды. Күрәсең, әйтеп-язып калырга, үзенчә дөньяны камилләштерергә ашыккан.  Кияүгә чыккач, Алсу Хәсәнова Алсу Булутка әйләнде. Фамилиясе үзгәрсә дә, холык-фигыле, эшкә мөнәсәбәте үзгәр­мәде аның. Яраткан һөнәре барыбер беренче урында калды, сәфәрләргә элеккечә еш чыкты. Рәхмәт яугыры,  ире Ләвәнт хәләл җефетен аңлый белде, ярдәмчесе-киңәшчесе булды.
 
Ул куркыныч авыруга каршы бер елга якын көрәште. Һәркем кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Республика җи­тәкчелеге, аерым алганда, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Германиягә дә барып кайтты Алсу. Дә­валауга Татарстанның иҗат-сәнгать оешмалары да өлеш кертте. Журналист халкы, газетабыз укучылары да аның язмышына, сәламәтлегенә битараф калмады.  Алсу үзе дә сер бирмәскә, гадәттәгечә эшләргә тырышты, үзен, якыннарын, безне дә өметләндерергә тырышты.  “Барыбер те­реләм мин, Алла боерса”, – дия-дия, чир белән көрәште. Әле 23 февральдә егет­ләрне биетеп-җырлатып күңел ачтырды. 8нче март бәйрәмендә дә бергәләп бәйрәм иттек. Анда Алсу да бар иде. Хезмәттәшләре янәшәсендә ял итеп, күңел ачып, соңгы утыруы булган икән. Әле март аенда гына аңа 37 яшь тулган иде. Нишлисең инде, җыяр ризыгың бетсә... 
 
Алсуыбызның урыны җәннәттә булсын. Әнисе Миңзифа апага, әтисе Хәмит абыйга, кыз туганнары Лилия белән Әлфиягә генә түгел, ире Ләвәнткә дә бик кыен. Ходай сабырлыклар бирсен сезгә. Барыбыз да Аллаһыдан киләбез, Ал­лаһыга әйләнеп кайтачакбыз. Аллаһы Тәгаләнең җәннәт бакчаларында кү­ре­шергә язсын.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»