поиск новостей
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 17 Апрель
  • Бату Мөлеков (1928-1999) - композитор
  • Мәҗит Рәфыйков (1925-1986) - язучы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.04.2015 Авто

Машинаң куйган урынында булмаса?

Редакциябезгә еш кына укучылар юлда йөрү кагыйдәләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итә. Әлеге өлкәдә апрель аеннан кергән яңа кагыйдәләр нәтиҗәсендә, шалтыратучылар саны тагын да артты. Шул уңайдан, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән очраштык. Укучыларыбызның сорауларына Татарстан Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең пропаганда бүлеге хезмәткәрләре җавап бирә.

Апрельдән кергән яңа закон нигезендә, тәрәзәсендә «тонировка» булган автомобиль хуҗаларын машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр дип ишеттем. Бу дөресме, тәрәзә каралткан өчен ничә сум штраф каралган? 

Кагыйдә буенча, тәрәзәләре каралтылган, машина йөртүчегә комачаулый торган, алдагы күренешне каплаган предметлар эленгән автомобильләр техник яктан төзек түгел, эксплуа­тацияләү таләпләренә җавап бирми дип санала. Машинаның алгы һәм алгы яктагы ян тәрәзәләре яктылыкны 70 процент үткәрергә тиеш. Әгәр бу таләп бозыла икән, 500 сум административ штраф каралган. ЮХИДИ хезмәткәрләре аңлатканнан соң да, машина йөртүче тәрәзәдән кара пленканы салдырмый икән, аңа 500дән 1000 сумга кадәр штраф салына. Шулай ук 15 тәүлеккә «тимер рәшәткә» артына утыртырга да мөмкиннәр. Былтыр тәрәзәсен тиешеннән артык каралткан 45 мең кеше тоткарланган булса, быел инде «тонировка» ясаткан 14 мең кешегә беркетмә тутырырга өлгергәннәр. 
 
Россия Эчке эшләр министрлыгы исә каралтылган машина тәрәзәләре өчен җәзаны кырысландырырга җыена. Административ хокук бозу кодексына министрлык тәкъдим иткән үзгәрешләр керсә, тәрәзәләре норма таләпләренә җавап бирми торган автомобиль хуҗаларын беренче тапкырда 500 сум штрафка тартачаклар. Икенче тапкыр шул ук сәбәп белән тоткарласалар, 5 мең сум штраф каралган, әгәр инде өченче тапкыр кагыйдәне бозса, алты айга йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Проект әлегә тикшерү стадиясендә. 

Кышкы шиннарны җәйгесенә кайчан алыштырырга? Әгәр җәен шиплы көпчәкләр белән йөрсәң, бу кагыйдә бозу булып саналамы? 
 
Дәүләт автоинспекциясе язгы кояшлы көннәргә ышанып, кышкы шиннарны җәйгегә күчерергә ашыкмаска өнди. Бары көндәлек уртача температура +5 градустан төшмәсә, иртә белән юлларда бозлавыклар хасил булмаган очракта гына тыныч күңел белән көпчәкләрне кышкыдан җәйгегә алыштырыр­га була. 
 
Сезонга карап шиннарны алыштыруга кагылышлы яңа закон да әзерләнә. Аны Россия хөкүмәте дә уңай бәяләде. Яңа кагыйдәләр буенча, җәй көне кышкы «теш»ле көпчәкләр белән йөргән өчен зур штраф каралган. Көпчәкнең «энәләре» асфальтка сизелерлек зыян салганга, штрафны 2000нән 10 мең сумга кадәр ясарга кирәк дигән тәкъдимнәр дә бар. Әлегә бу закон проекты яклау тапса да, тулысынча эшләнеп бетмәгән.

Юл билгеләрендә сәгатенә 60 чакрым тизлектән дә арттырырга ярамый дип язылса да, кайберәүләр бик куып йөри. Күпләр, тизлекне билгедә күрсәтелгән чикләүдән сәгатенә 19 чакрымга арттырсам, берни булмый, дип уйлый. Бу өлкәдә үзгәреш­ләр көтелмиме? 
 
Россия Эчке эшләр министрлыгы билгеләнгән тизлекне сәгатенә 10-40 чакрымга кадәр арттырганнарга 500 сум штраф салырга кирәк дигән инициатива белән чыкты. Хәзер бу тәкъдим хакында бәхәсләр бара. Билгеләнгән тизлекне арттыру аварияләргә китерә дип уйлаучылар, шәһәр эчендә сәгатенә 60 чакрым тизлек белән йөрсәң, бөкеләр хасил булыр дип фикер йөртүчеләр дә бар. Шунысын да искәртәсе килә, Россия Федерациясе юлда йөрү кагыйдәләренең 10.2 пункты нигезендә, авыл җирендә тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан, ә ишегалларында, торак зоналарда 20 чакрымнан да арттырырга рөхсәт ителми. 

Исерек килеш руль артына утыручылар аркасында көн саен диярлек кешеләр үлә. Имеш, хәзер эчкән килеш машина йөртүчегә 200 мең сум күләмендә штраф каралган, диләр. Бу чынлап та шулаймы? 
 
Быелның 1 июленнән Россиянең Җинаять кодексына юлда йөрү өлкәсенә караган өлешенә үзгәрешләр кертеләчәк. РФ Җинаять кодексының 264 нче маддәсенең 1 нче бүлеге буенча, элек руль артына эчкән килеш утырган өчен бер тапкыр җәза алган һәм икенче кат эчеп тоткарланган, яки хәмер кулланганны ачыклау өчен медицина тикшерүеннән баш тартканнарга җитди җәза кертеләчәк. Андыйларга 200-300 мең сум штраф салулары бар. Ике елга кадәр иректән мәхрүм итү дә каралган. Моннан тыш кәефләнеп алган, махмыр­дан булганнарны да 480 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тартырга мөмкиннәр. Өстәвенә шоферның машина йөртү таныклыгын 3 елга алалар, хәзер исерек килеш колак каккан таныклыгыңны кабат алганда, теориядән имтихан бирәсе булачак. Әгәр исерек килеш машина йөртүче аркасында кеше вафат булса, гаеплене 1 июльдән ике елдан җиде елга кадәр «тимер рәшәткә» көтә.
 
Еш кына берәр җиргә концерт фәләнгә барсаң, машина куярга урын юк. Әйтик, «Уникс» янында алма төшәр урын да калмый, «Әкият» курчак театры янында да син чыкканчы машинаңнан җилләр искән булуы бар.Эвакуатор нинди очракта машинаңны төяп китә ала, калдырган урында машинаңны тапмасаң, кая мөрәҗәгать итәргә? 
 
Транспорт чарасын документларсыз йөрткән өчен, машина техник яктан төзек булмаганда, эчкән килеш руль артына утырсаң, дөрес урында туктамасаң, машинаңны тиешсез урында калдырсаң, транспортны тоткарлау каралган. Эксплуатацияләүне тыю турындагы беркетмәне төзү өчен ике шаһит яки видео дәлил булуы мөһим. 
 
Машинаны махсус стоянкага алып бару, эвакуатор хезмәте, парковкада торган өчен түләүләр машина хуҗасына йөкләнә. Әгәр сез абайлап алганда машинаны эвакуаторга төяп өлгермәгән булсалар, тиешле штрафны түләп, автомобильне тоткарлау сәбәбен ачыклап, машинаны калдырырга да була. Ягъни шофер кайсы сәбәп аркасында тоткарланганына карап, тиешле документларын күрсәтергә, яки тормоз системасы эшләмәгәндә, тиз арада аны төзәтергә, машинасын парковка тыелган урыннан күчерергә бурычлы. Куйган урыныгызда машина юклыгын күрүгә, беренче чиратта, 02, 112 телефоны аша кизү тору бүлегенә шалтыратырга кирәк. Эвакуатор машинаны төяп киткән очракта, бу хакта эчке эшләр бүлегенә хәбәр ителә. Эвакуацияләнгән транспорт чарасын шулай ук эвакуацияләүнең диспетчер хезмәте – 277-66-77 телефоны аша да шалтыратып белешергә була. 
 
«Татарстанның Дәүләт хезмәте» порталында да (uslugi.tatarstan.ru) эвакуацияләү турындагы махсус бүлектә кесә телефоны номерын һәм автомобильнең дәүләт теркәлү номерын җыеп, машинаның кайдалыгы турында смс хәбәр алырга мөмкин. 
 
Таксилар автобус полосасыннан йөриләр. Бу аларга рөхсәт ителәме? 
 
Юлда йөрү кагыйдәләре нигезендә, маршрут транспорт чаралары йөрергә тиешле юлдан таксиларга, шулай ук маршрут автобуслары юлы уң якта булганда, велосипедларга да йөрү рөхсәт ителә. 
 
PS. ЮХИДИ хезмәткәрләренә тагын сорауларыгыз калган булса, редакциябезгә мөрәҗәгать итә аласыз. 
 
7 апрельдән юлда йөрү кагыйдәләренә яңа билгеләр өстәлде. Әйтик, диагональ җәяүле юллары барлыкка киләчәк. Алар, җәяүлеләргә уңай булсын өчен, зур сәүдә үзәкләре, мегаполислар янында ясалачак, ди. 
 
Машиналарны «елочка» кебек парковкаларга рөхсәт итә торган махсус билге барлыкка киләчәк. Еш кына түләүле парковкаларны әллә кайдан «10, 20, 30» саннары язылган юл билгесеннән күрергә мөмкин. Ә менә яңа билгеләр арасында паркингны күрсәтә торган махсус сызык ( разметка) булдырырга уйлыйлар. Ягъни машина куярга мөмкин булган урын әллә кайдан аерылып торачак. Шулай ук түләүле паркингларда машиналарны түләүсез калдыру мөмкинлеге булган урыннар да аерым күрсәтеләчәк.
 
Светофорларда кызыл төстә өстәмә сигнал барлыкка килер дип көтелә. Машина йөртүче ерактан ук бу тамганы күреп, ул урында теге яки бу якка борылыш бармы-юкмы икәнен белә алачак. Хәзер дә борылышны күрсәтә торган яшел уклар бар-барын. шоферның игътибарын кызыл янып торган түгәрәк күбрәк җәлеп итәр, мөгаен. 
 
Мөһим үзгәрешләрнең тагын берсе – велосипедчылар өчен махсус полоса булдырырга ниятлиләр. Россиянең зур шәһәрләрендә әлеге билгеләр акрынлап гамәлгә керсә дә, аларның кайберләре әлегә Татарстанда юк. «Безнең рес­публикада велосипедларга иҗтимагый транспорт өчен бигеләнгән полосадан йөрү болай да рөхсәт ителә. Өстәмә махсус полоса ясау хакында ишетмәдек әле», – диделәр ЮХИДИнең пропаганда бүлегендә.  

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»