|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.04.2015 Язмыш
Яшәү рәхәт миңа, ди физик мөмкинлеге чикле Лилия ЗаһретдиноваФизик мөмкинлеге чикле кешеләр башка сау-сәламәт булганнарга үрнәк тә әле. Инвалид коляскасында утырган килеш иҗат итәргә, үзеңне кирәкле итеп тоярга, башкаларга ярдәм итәргә була. Сүзем Әлмәт кызы Лилия Заһретдинова турында. Республика күләмендә үткәрелгән “Ел хатын-кызы” конкурсының “Елның үрнәк хатын-кызы” номинациясендә җиңү дә яулады әле ул. Аңа кадәр “Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнашып, “Иң сөйкемле энҗе” исемен дә яулаган иде. Лилия кечкенә вакыттан ук әнисеннән кул эшләренә өйрәнә. 10 яшендә бәйли дә белә. Бу шөгыль аңа бик ошый. 20 ел эчендә ул күлмәк, кофта, итәкләр бәйләргә өйрәнгән. Институтта укыганда заказлар да алган, ә хәзер бәйләү – Лилия өчен иҗади хобби. Бизәкләрне Интернеттан да ала, кайберләрен үзе уйлап чыгара. Лилия – бик иҗади кеше. Баштарак табиб, модельер, архитектор булырга хыялланган кыз, мәктәпне тәмамлагач, үзенең чит телләр буенча тәрҗемәче булачагына шикләнми дә. Мәктәптә укыганда аңа ярдәмгә килгән укытучыларына рәхмәтле ул. “ Аеруча икенче сыйныфта укыганда Роза Нурулловна телләргә булган мәхәббәтемне арттырды гына. Ул минем белән бик теләп шөгыльләнде. Нәтиҗәдә мин инде 5 нче сыйныфта рәхәтләнеп инглиз телендә укый, сөйләшә ала идем. Ул вакытта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә хәзерге кебек уңайлыклар юк иде.
Лилия САБИТОВА |
Иң күп укылган
|