поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
25.04.2015 Җәмгыять

Дустына укучы ут төрткән, 10 яшьлек малай әбисен кадап үтергән - ни кылана бу бала?

8 сыйныф укучысы танышына ут төрткән. 10 яшьлек бала пычак белән әбисен кадап үтергән, аннан әнисен җәрә­хәтләгән. Бу ни бу? Укучы­ларның битарафка әйләнүе, кансызлыгымы, әллә гаиләдә балага игътибар җитмәү нәтиҗәсеме? Хокук саклаучылар кисәтә, белгечләр киңәш бирә. “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап табарга тырышты.

Үсмерләр кием, исерткеч эчемлекләр урлый...

Татарстан Эчке эшләр ми­нистрлыгының балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Насыйбуллина белдергәнчә, 2008 елдан 2014 елга кадәр республикада үсмерләр арасында җина­ять­че­лекнең ки­мүе күзәтелгән. Әмма быел бу сан арта башлаган. Дөрес, соңгы ике елда үсмерләр саны да күбәйгән. Узган ел алар тарафыннан 1127 җинаять кылынса, соңгы өч айда – 277. Иң күп җинаятьләр урлашуга бәйле. Әйтик, узган ел – 635, быел 154 шундый очрак теркәлгән. Сәүдә үзәк­ләреннән кием, исерткеч эчем­лекләр урлау очраклары күп. Үс­мерләрне шулай ук машина да кызыктыра. Узган ел алар тарафыннан 108 машина урланган. Быел – 13. Наркотиклар бе­лән бәйле 101 очрак (быел – 26) теркәлгән. Былтыр үсмер­ләр тарафыннан 9 кешенең гомере өзелгән булган, 23е (быел – 3) үз-үзенә кул салган. Иң күп җи­наять Казан, Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Камада кылынган. Ә менә Әтнә, Балык Бистәсе, Теләче районнарында яшәүче үсмерләр, статистика буенча, иң тәртиплесе булып чыга.

Укытучы акчасына кул сузалар...

Кайбер балалар яшьтәшләре генә түгел, хәтта укытучысының әйберләренә дә кул суза. Яшел Үзән районында әнә шундый очрак булган. Компьютер уеннары уйнар өчен, бер укучы укы­тучысының акчасын урлаган. Ә Түбән Камада яшәүче бер малайга педагогның акчасы сөйгә­ненә бүләк алу өчен кирәк булган. Урланган акчаны ул мәктәп янында карга күмеп куйган. Хәер, кайбер педагоглар үзләре дә балаларга үрнәк булырлык түгел. Әлмәттә музыка укытучысы наркотик матдәләр әзерләү, сату белән шөгыльләнгән. Шәх­си дә­ресләр бирүче ир-ат музыка сыйныфында ук синтетик концентраттан тәмәке катнашмалары ясаган.

Кызлар тәртипсез...

Борчылырлык хәлләр, әмма башка куркыныч җинаятьләр белән чагыштырганда кеше акчасына кул сузу тәртипсезлек кебек кенә тоела хәтта. Әнә бит, Казанда унбиш яшьлек 8 сыйныф укучысы, исерек көе, үзенең танышына ут төрткән. Зыян күргән үсмер хастаханәдә дәвалана. Малайлар гына түгел, замана кызларына да тәрбия җитми. Әлмәттә ике үсмер кыз урамда 18 яшьлек туташның сумкасын урлаган. Ярдәм сорап кычкыра башлагач, үсмерләрнең берсе аның авызын каплаган, икенчесе кулын тешләгән. Ахыр чиктә бандит кызлар сумканы урлап качкан. Анда аның кесә телефоны һәм акчасы була. Уг­рыларның 15 һәм 17 яшьлек кызлар булуы ачык­лана. Берсе мәк­тәптә белем алса, икенчесе укымый да, эш­лә­ми дә, элек тә хөкем ителгән булган.

Сабада булган канлы вакыйга бөтен республиканы шау­латты. Телевизор карап утыр­ган әбисен пычак белән кадап үтергән, аннары аш бүлмә­сендәге әнисен җәрәхәтләгән 10 яшьлек бала мондый адымга ни өчен барган? Бала мондый хәлне телевизордан күр­гәнме, әллә якыннарыннан үч алырга телә­гәнме? “Ул элек бер­ничә тапкыр психиатрда тикше­релгән, ләкин исәпкә куелмаган. Малай әнисе, әбисе һәм бабасы тәрбиясендә үскән”, – дип белдер­деләр Та­тарстанның Тик­шерү идарә­сен­нән. Фаҗиганең сәбәплә­рен тик­шерү дә­вам итә.

Йөзү түгел, футболны яратты

Бер тапкыр җинаять кылган үсмерне туры юлга чыгару җи­ңел түгел. Кемнәргәдер акыл керә, кемгәдер юк. Бу уңайдан Азнакай районында полициядә исәптә торган балалар белән эшләү тәҗ­рибәсен мисалга ките­рергә мөм­кин. Монда тәрбиягә авыр би­релгән үсмерләрнең һәрберсен район җитәкчеләренә беркеткән­нәр. Әйтик, район башлыгы үзе ике баланың тәрти­бе өчен җавап бирә. Ә менә Ветераннар советы рәисе Миргасыйм Кәримов хокук сакчыларында исәптә торган Азат исемле малайны тәрбия­ләргә алынган. Ул тәмәке тарткан, сыра эчкән, өйдәгеләрне тыңла­маган. “Аны инде “кара исем­лек”тән тө­шерделәр. Азат белән ике ел дә­вамында тыгыз элемтәдә тордым. Телефоннан шалтыраттык, өйлә­ренә бардык. Бәйрәм­нәрдә бүләк­ләр бирдек, өс-ба­шын карарга булыштык. Болгарга экс­кур­сиягә алып бардык, анда мәчеткә алып кердек, тарих турында сөйләдек. Бу аңа бик кызык тоелды.

Җәйге лагерьга юллама да алып бирдек. Берсендә гаиләбез белән җиләк җыярга барганда, Азатны да иярттек. Ә ул яткан да йоклаган. Хатыным Сания белән бергәләп, аның чи­ләген дә тутырыштык, аннары үзе дә җыйды. Йөзү түгәрәгенә биргән идем, анда аңа ошамады. Ә менә футбол уйнарга ярата икән. Хәтта мунчага да бергә йөрдек. Өйләнсәң, туеңны да үт­кәрергә булышырмын дип вәгъдә бирдем”, – ди сөйли Миргасыйм ага. Әмма тәрбия эше җайлы гына бармаган, әлбәттә. Кайчак усалрак та булырга туры килгә­ләгән. Малай кешегә анысы да кирәк. Азат 8 сыйныфта гына укый. Миргасыйм абый фике­ренчә, һәр районда менә шундый эш алып барылырга тиеш. Тәр­биясе аксаган балаларны депутатларга берке­тергә кирәк. Азнакайда һәр баланың аерым паспорты алып барыла. Ә җитәкчеләр үз уңыш­лары турында җавап тота.

Мәктәптә паспорт тутыралар

КФУның методик укыту һәм тәрбия бирү кафедрасы доценты Рәшидә Габдрахманова белдер­гәнчә, бала өчен иң элек әти-әнисе үрнәк булырга тиеш. “Мәк­тәпнең дә тәрбия эшләрендә актив катнашуы кирәк. Бүген исә ул күп очракта БДИга әзерләнүгә кайтып кала. Яңа стандартларда “чыгарылыш укучысының портреты” дигән нәр­сә бар. Анда укучының туган илен, әти-әнисен ничек яратуы турында һәм башка сораулар бар. Паспорт булдыруны хуплыйм. Моны тутыру өчен укытучыдан зур тырышлык һәм тәрбиягә әһәмият бирү сорала”, – ди галимә.

“Бала белән әти-әни арасында үзара аңлашу булу бик мөһим. Балага авыр булганда, әти-әни­нең рухи ярдәме кирәк. Авырлыкны юмор хисе, яратуны күр­сә­теп җиңәргә өйрәтү яхшы. Бары авырлыкны җиңгәндә генә рухи үсеш булачак. Бала шуны аңлап үссен. Тәрбиянең 80 проценты әти-әни үрнәгеннән килә. Ә әтисез яшәгән гаиләләрдә әниләр газизләрендә әтиләренә карата хөрмәт уятырга, алар белән элемтәләр булдырырга тырышсын иде. Бала үзен ике канатлы итеп тоярга тиеш, – ди “Жасмин” психология һәм иҗат үзәге психологы Ләлә Баһрам­шина. – Бала ниндидер эшне үзе эшли алганчыга кадәр өйрәтергә кирәк. Хезмәтен бәяләп, шатлыгын уртаклашу аңа канат куя. Диктатор булырга ярамый. Балага ирек бирү кирәк. Эшне тәмамлап, бергәләп сөенгәннән соң, моны яхшырак эшләп булыр идеме, фәлән ничек эшли икән, дип аның фикерләрен белү һәм үз киңәш­ләреңне бирү урынлы. Тән­кыйть­ләү җиңел ул. Әти-әни­ләр бүген күпне таләп итәргә ярата, үзлә­ренең дә сабырлыклары җитми. Кайбер әти-әни­ләргә бала нәр­сәнедер эшли алмаса, бар әнә диванда утыр яки телевизор кара дип, аны тизрәк ял итәргә җибәрә, проблемадан котылырга тырыша. Сабырлык кирәк”.

Психологлар әйтүенчә, бү­генге әти-әниләр замана балаларын үзләре үчтекиләп бозып бе­терә. Хәтта сабыйларына сүз әй­тергә, эш кушарга куркып торучылары да бар. Чөнки тегеләре арасында хәтта үз-үзенә кул салу белән дә янаучылар бар. Шунысы гына гаҗәп: элек психологлар да булмаган, балаларның үсмер чоры да хәзерге кебек озакка сузылмаган. Замана ныграк үзгәргәнме, әллә үзебезме – белмәссең...

P.S.
Берничә көн элек Казанда куркыныч җинаять кылган төркемгә хөкем карары чыгардылар. 16-23 яшьлек дүрт кеше башкаланың Юдино бистәсендә яшәүче Уваровлар гаиләсен һәм ике таксистны үтерүдә гаепле дип табылды. Бу эшнең башында торган 21 яшьлек Николай Мокосеев – гомерлеккә, 23 яшьлек Руслан Мәмәтов – 22 елга, ә ике үсмерне 9,8 һәм 7 елга ирек­ләреннән мәхрүм иттеләр.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 59 | 24.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»