поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.04.2015 Язмыш

«Теләсәгез, алыгыз, ул бала миңа кирәкми...»

Язманы башлаганчы, тугыз яшьлек Камиләнең тормыш йомгагының очын таба алмыйча газапландым. Һәр бала бу тормышка фатиханы булачак әти-әнисеннән ала. Бәлки сүзне алардан башларга кирәктер. Кызганыч, бу урында ир һәм хатын җенесеннән булган ике зур кешегә әти һәм әни дигән кадерле сүзләрне әйтәсе килми.

Минутлык ләззәт өчен генә очраклы рәвештә очрашкан икәүдән дөньяга нәни бер кыз аваз салган дисәк, дөресрәк булыр. Бу вакытта инде әти кеше, туйлар гөрләтеп, башка кеше белән гаилә корган. Тугыз ай карынында йөртеп, тулгак белән бала тапкан хатында да ана хисе уянмаган.
 
– Кирәк булса, баланы килеп алыгыз, юк икән, мин аны хастаханәдә калдырып чыгам, – дип шалтырата ул баланың әтисе булырга тиешле ирнең апасына.
 
– Туганыма шалтыратып, баланың аныкымы икәнлеген сорадым. Ул кире какмады. Безнеке икән, димәк, үзебезгә алырга кирәк, дип, дүрт көнлек баланы алып кайттык. Ул вакытта без дә Казанда яши идек, үземнең дә алты айлык кызым бар. Бергәләшеп алты ай карадык, – дип искә ала ул көннәрне Гөлнара.
 
Бу яшь гаиләдә ниндиерәк «һава шартлары» булганлыгын күз алдына китерү кыен түгел, минемчә. Әлбәттә, мөнәсәбәтләр кискенләшә, ызгышлар ешая. Алты айлык баланы әнисенә кире кайтарып бирәләр. Гөлнара өчен тынгысыз көннәр була бу.
 
– Җаным бәргәләнә, ни кылырга белмим. Ул баланың анасына кирәкмәгәнлеген аңлыйм ләбаса. «Җаныгыз бармы сезнең, ни эшләргә уйлыйсыз?» – дип, әниемә шалтыраттым. Өч көн әнисендә торганнан соң, ул баланы кире минем әнием алып кайтты. Бераз вакыт аларда тәрбияләнде. Аннан соң без дә районга күченеп кайттык, баланы үзебезгә алдык. Рәхмәт иремә, аның рөхсәтеннән башка мин ул баланы сыендыра алмаган булыр идем. Ул милләте буенча әзәрбайҗан һәм алар ягында бала калдырып китү дигән нәрсә юк, аның өчен моны аңлау да авыр булды. Бик кызганыч, бүген ул безнең арада юк. Өч бала белән ялгызым калдым. Иремнең Бакудагы туганнарына рәхмәт, алар ярдәм итеп торалар, шуңа матди яктан тормышны тартып бара алам. Камилә кызым өчен мин бер җирдән дә бер тиен дә ярдәм алмыйм. Баланың әти-әнисе исән-сау, алар карарга тиеш, диләр. Шулай да бер тапкыр социаль яклау бүлегенә барып, нык түбәнсенеп кайттым. Син ул баланы акча өчен алгансың дигән сүзне мин күтәрә алмыйм. Камилә минем өчен бик кадерле бала.
 
– Ул сине кем дип атый? Әнисе, әтисе кем икәнлекне беләме? – дим.
 
– Камилә мине Гөлнара апа дип йөри. Әтисен белә, аның хатынын әни ди. Чын дөреслекне ул әле күптән түгел белде. Телевизордан «Пусть говорят» тапшыруын караганнан соң, мин дә Камиләгә дөресен сөйләргә карар кылдым. Анда тәрбиягә бала алган бер ханым балага биш яшьтә дөреслекне әйткән. Теге хатынга барысы да ташланды, ә ул, миңа психолог­лар шулай кушты, дип җавап бирде. Мин моның белән килешәм. Шушы тапшырудан соң мин дә, синең белән безгә дә сөйләшергә кирәк, дип, Камиләне яныма чакырдым. Әтисенең үзенеке икәнлеген, әнисенең башка кеше булуын аңлаттым. «Гөлнара апа, мин хәзер әнинең миңа нигә Камилә кызым димәгәнлеген аңладым. Ә минем әнием кем була соң?» – дип сорады ул миннән. Иң авыры менә шушы сорауга җавап бирү булгандыр, мөгаен. Бар батырлыгымны җыйнап, җайлап кына аңлата башладым, – дип сөйли Гөлнара күз яшьләре аша. – Син аны беләсең... Күргәнең дә бар әле... Бер тапкыр син аннан куркып елап кердең. Юл буендагы эскәмиядә исерек апа утыра дип әйткән идең... «Юк, ул минем әни түгел, түгел. Минем әнием матур, әйбәт булырга тиеш...» – ди бала...
 
Икәүләшеп елый­елый «ана» исемен йөртүче бозык хатынның кылган гамәлләрен акларга тырышып карадык. Камиләдән соң тапкан балаларын да язмыш кочагына аткан бу хатын турында ни дип әйтеп була соң? Гомумән, кем була соң инде ул?
 
– Беләсеңме, кызым, безгә синең белән бик яхшы, акыллы, үрнәк кыз булырга кирәк. Син елама, сине югалтканнар еласыннар. Аллаһның ни чак­лы зур бүләген югалт­каннарын аңласыннар дидем кызыма, – ди Гөлнара. – Икебез өчен дә бик тә авыр, катлаулы булган бу сөйләшүдән соң Камилә нык үзгәрде, яхшы якка. Анасының карынында вакытта ук үзен артык сизгәнгәдерме, ул кечкенәдән елаграк булды. Йокларга яту да, иртән тору да күз яшьләре аша иде безнең. Бөтен балалар әти-әниләре белән яшәгәндә, үзенең аерым торуында бәлки безне дә гаепләгәндер. Нигә мин әниләр белән тормыйм дигәндә, әбисе: «Мин сине бик яратам, җибәрәсем килми», – ди торган иде. Камилә музыка мәктәбенә йөри, бик матур җырлый. Бүгенге көнемдә бу баланың минем янында булуына куанып­лар бетә алмыйм.


Зөлфия ХӘЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»