поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.04.2015 Әдәбият

Галимҗан Гыйльманов: Мин балалар әдәбиятын билгеләүнең бик җайлы ысулын уйлап таптым

Ни хикмәт, хәзергә кадәр “балалар әдәбияты” дигән төшенчәгә төгәл генә билгеләмә бирә алганыбыз юк. Кемдер балалар иҗа­тын шушы төркемгә кертеп карый, кемдер өлкәннәр­нең балалар өчен язган яисә балалар тормышыннан алып сурәтләгән әсәр­ләрен әлеге сүзтезмә белән аңлатмакчы була. Мин балалар әдәбиятын билгеләүнең бик җайлы ысулын уйлап таптым.

Балалар әдәбияты ул – Габдулла Тукай, Бари Рәхмәт, Җәвит Тәрҗеманов, Хәким­җан Халиков, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Җәүдәт Дәр­за­манов, Роберт Миң­нул­лин белән Рәшит Бәшәр иҗаты, прозада – шул ук Тукай, аннары Абдулла Алиш, Гариф Гобәй, Әминә Бикчәнтәева белән Ләбибә Ихсановалар, Фаил Шәфи­гуллин һәм Габ­делхәй Сабитов иҗаты... Бу исем­нәрне атагач, “ни өчен?”, “ничек?”, “нигә?” ди­гән сорауларга урын да калмый. Бөек Тукаебызның игелек­ле иҗа­тына барып тамырланган бу иҗатларны мин чын-чынлап БАЛАЛАР ӘДӘ­БИЯТЫ дип әйтер идем.

Сүзем бүгенге татар әдәбиятында иң ихлас һәм иң ачык фикерле, самими хисле шагыйрьләрнең берсе – Рафис Корбан хакында. 2013 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чык­­кан “Шигырьләре”нең бөек Тукаебыз исемен йөрт­кән дәүләт бүләгенә тәкъдим ителүе үзе үк хакыйкатьне тану, укучы­ла­ры­бызның да, язучыла­ры­бызның да, мәдә­ният өл­кәсендә эшләүче дәүләт әһелләренең дә кабат иманлы, гөнаһсыз-садә балалыкларына кайтуы кебек аңлашыла миңа.
 
Мантыйкның очы һа­ман шул Тукаебыз иҗатына барып ялгана. Әлеге бүләккә исемен биргән Тукай үзе дә татар балалар әдәбиятына нигез салган, аның ныклы диварларын төзегән, бу диварларга гөмбәз утырткан әдип ләса. Балалар тормышы, балалар фикерләве белән бәйле үзенчәлекле “образ­лы-поэтик энциклопедия” булдыручы да (“Шүрәле”, “Су анасы” һ.б.), һәр тарихи дәвердә татар баласы өчен актуаль булып калган, милли тәрбия кодексына нигезләнгән “тәр­бия-сабак методын” эшләү­че дә (ата-анага хөрмәт, милләткә туг­рылык, белем­гә омтылыш, әхлакый сафлык, иманлылык, шәф­кать­лелек һ.б.), ниһаять, татар балалары­ның рухи кыйбласын бил­геләп, “Туган тел” гимнын язып калдыручы да “туры Тукай” бит... Шулай булгач, аның исе­мендәге дәүләт бүләгенең иясен иң элек балалар әдипләре арасыннан барлау үзе үк хак гамәл түгелмени?!
 
Мин үзем Рафисны 1974 елдан беләм. Бергә ши­гырь­гә, әдәбиятка килдек. Казан дәүләт университетында “Әллүки” иҗат түгә­рәгендә бергә чыныктык, кичәләргә, очрашулар­га йөрдек, кычкырып шигырь укый-укый төзелеш отрядларында кирпеч артыннан кирпеч тездек... Аннары яры­ша-ярыша балалар өчен пьесалар яздык, хәтта иҗат иттек... Мин үзем әдә­бият дөньясында берничә тапкыр төр­лән­дем, башка яшь­тәшләребез дә ким куймады, ә менә Рафис дустыбыз һаман да “туры Тукай” булып калды, балалар әдә­биятыннан кит­мәде. Чынлап та, искиткеч туры сүз­лелеге һәм гаҗәеп самимилеге өчен без аны шулай дип атап йөртә идек.
 
Рафис Корбанның Татарстан Язучылар бер­легенә җитәкче итеп сайлануы да аңлашыладыр. Үзе теләгән өчен генә эшләнгән адым түгел бу. Катлауланып киткән чорыбызга хас булганча, соңгы елларда язучыларыбыз арасында кыйбласын таба алмаучылар, заманыбыз галәмәт-шау­кым­нары каршында апты­рабрак­ калган каләм әһел­ләре күбәеп киткән иде. Шактый таушалган, таркалган әдәби процесска бер “туры Тукай” кирәк тә кирәк иде. Бу әдипнең балалар әдәбияты вәкиле булуы да бик мөһим иде.
 
***
Рафис Корбанның балалар шигърияте турында берничә мәртәбә ныклап уйланганым, хәтта язып чыкканым булды. Бу иҗат­ны барлаганда иң элек шул күзгә ташлана, шул күңелгә тәэсир итә: шагыйрь шигырьне иҗат итми, ул анда яши, гомер кичерә... Аның әдәбия­тында гаҗәеп хәл­ләр, әкия­ти хыяллар, сабак-гыйб­рәтләр, самими хис-киче­решләр гаять дәрә­җәдә тормышчан һәм җете сурәтләр­дә, образларда, де­тальләрдә тасвирлана. Балаларча табигый фикер­ләүгә корылган, сабыйларча чагыштыру-метафо­ра­ларга нигезлән­гән, зиһен­нәрне уятып җи­бәрерлек көтелмәгән ачышлардан туп­ланган шигъри парчалардан тора Рафис­ның иҗа­ты.
 
Балалар күңеле күпь­яклы булган кебек, Р.Корбан шигырьләрен дә бер­ничә төркемгә бүлеп карарга мөмкин.
 
Әйтик, табигать ши­гырь­ләре. Рафис иҗатының күпчелеген тәшкил иткән бу төр әсәрләрне пейзаж шигырьләре дип кенә уйласагыз, нык ялгышырсыз. Ниндидер тормыш мәгъ­нәсе, яшәү сабагы төреп бирә бу төр шигырьләргә Рафис. Һәр шигырьдә гаҗә­еп бер ачыш ясала. Бала күңелен тәрбияли алырдай, аны игелеккә, изге­леккә якынайта алырдай ачыш ясала.
 
Тәрәзәдән җимлек элдем
Кошка мин.
Гүя шулай җылы өрдем
Кышка мин.
(“Кышны җылыттым”)
 
Икенче төр әсәрләр – ма­җаралы (сюжетлы) ши­гырь­ләр. Бу очракта да Р.Корбан иҗатында үзенчә­лек күзә­телә. Беренчедән, бу маҗа­ралар бары тик балалар белән генә була ала. Икен­чедән, Рафис дустым иҗа­тында сурәтләнгән вакыйгалар – гади тормыш-яшә­еш күренешләре генә түгел. Ниндидер хикмәтле фикер, балаларга гына хас зирәк­лек сала белә шагыйрь үзе тасвирлаган тормыш ситуа­цияләренә. “Балалар шигыре гади булырга тиеш” дигән дөм ялгыш фикерне һәр әсәрендә, һәр шигырь юлында кире кагып бара ул.
 
Өченче төркемгә сабак-шигырьләрне кертергә булыр иде.
 
“Әйбәт һәм начар турында”, “Автомат”, “Көйсез гармун”, “Мин песине кызганам”, “Чикләвеккә баргач”, “Әни эш кушып тора”, “Идән себерсәгез”, “Әләк­ләшү була бит”, “Сөйлә­шергә өйрә­тәм”, “Сарага рәхмәт”, “Туры килә”, “Килешми” һәм башка шигырь­ләрендә Р.Корбан үзен шактый нечкә тоемлы педагог, тәҗрибәле психолог итеп тә таныта.
 
Р.Корбан үз иҗатында бөтен тормыш-яшәешне иңләп алу бурычын куймый. Әмма ул балалар күңеле өчен мөһим булган бер генә өлкәне дә күз уңыннан ычкындырмый. Шул рәвешле аның иҗа­тында вак-вак шигъри цикл­лар, тупланмалар барлыкка килә. Мәсәлән, ул “Әлиф­ба-шигырьләр”дә һәр хәрефне балалар зи­һене төшенерлек итеп образлаштыра, моны хәтта башваткыч рәвешендә эшли (“Хәбәрләр ташып тора, Араны Тоташтыра”), “Зоо­парк-шигырьләр”ендә исә һәр балага таныш хайваннарга, җәнлекләргә, кошларга ниндидер бер поэтик детальне күпер­тебрәк характеристика биреп чыга.
 
Балалар әдибе ничек инде табышмаксыз, әкият­сез булсын ди?! Бар, Рафис­та да бар алар – табышмак­лар, әкиятләр...
 
Әлбәттә инде, һәр әдип­кә хас булганча, Рафисның яраткан темалары, сурәт-метафоралары, геройлары бар. Кайчандыр аның ка­ләменә Каюм исемле малай бик якын булып киткән иде, минемчә, Рафиска бу геройны тагын да ныграк җан­ландырып җи­бәрәсе бар. Әйе, каләмен тулысынча балалар әдәбия­тына багышлаган әдипләрнең истә кала торган образ-герой­лары – малайлары-кызлары булырга тиеш. Шул ук Шә­вәли кебек. Мин үзем Самат дигән малай, Алсу исемле кыз хакында күп яздым. Ничектер мондый таныш геройлар иҗатны бөте­нәйтә, “бер төенгә төйни” кебек...
 
Каюм – шул ук Шәвә­линең туганы инде! Үзе зирәк, үзе мәзәк бер малай! Әнә ул урманнан кайтып килә: “Урманнан кайта Каюм. – Башмагың кайда, Каюм?” Ә бит аңа берни дә булмаган. Адашмаган да ул. Башмагы гына адашкан. Башмак нәрсә, баш исән булсын, шулай түгелмени?!
 
***
Кырык елдан артык белгән каләмдәшем хакында бары тик җылы сүзләр генә әйтә алам. Җаны-тәне, бөтен барлыгы белән әдәби иҗатка, балалар шигыренә бирелгән шагыйрь дустым. Шактый гына төшенеп тә алган инде ул иҗатның сер­ләренә. Бу серләргә үзенең дә сер­ләрен өстәгән. Әйе, бү­генге татар әдә­биятында Рафис Корбан дигән ша­гыйрьнең үз урыны бар. Бу урынны ул һәрдаим раслап, дәлилләп тора. Аны укучылар ярата, аның шигырь­ләре дәрес­лек­ләргә кергән. Аның пьесалары сәхнә­ләр­дә куела, аның җырларын танылган җырчылар җыр­лый, лирикасы исә күңелне җилкен­дерә, күз төпләрен дымландыра... Ул, “Илһам” дигән поэтик исемле китап нәш­рияты булдырып, ка­ләм­дәш­ләренең китапларын нәшер итә, балалар өчен менә дигән журналлар чыгара, мәктәпләрдән, авыл­лардан кайтып керми, татар әдәбиятын пропагандалап, дөнья гизеп йөри... Үзенең бер шигырендә әйткәнчә, “шәһәрнеке дә түгел инде ул, авылныкы да түгел”. Ул – күпсанлы укучыларыныкы, аның иҗа­тын күңелләренә алып яшәүче балаларныкы, иҗатташ дусларыныкы, меңьеллык татар әдәбия­тыныкы, чын шагыйрьләргә хас булганча, сагышлы да, бәхетле дә язмышныкы.
 
Мәңгелек балалык тойгысына һәм якты сагышка, өметкә, хыялга гына түгел, бәхеткә дә лаек Рафис-шагыйрь. Тукай исемен­дәге дәүләт бүләге аны әнә шул иҗади бәхетенә тагын да ныграк якынайтсын иде.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 57 | 21.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»