поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
21.04.2015 Җәмгыять

Мәхәббәт ул яшькә карамый

Гашыйклар көнендә беренче сыйныфта укучы кызым йөрәк формасындагы открыткалар сатып алуымны сорап теңкәмә тиде. “Бездә андый бәйрәм юк”, – дип тә карыйм. Үз туксаны – туксан. Тәки үзенекен эшләде – кәгазьдән йөрәкләр ясады. Баксаң, дусларына өләшергә икән. Ул вакытта моңа артык игътибар бирмәгән идем. Замана баласы бит...

Ә икенче очрак игътибарлырак булырга өйрәтте. Озак та үтмәде, кызымның туган көнен уздырдык. Иң якын дус кызларын чакырдык. Бергә җыелгач, бо­ларның сөйлә­шеп сүзләре бет­мәде. Баксаң, малайлар турында сөйләшә икән бит җиде-сигез яшьлек кызлар. “Минем егетем юк әле. Ә менә Нуриянеке дә, Алсуныкы да бар. Таңсылуны исә берьюлы ике егет ярата”, – ди берсе. Сүзгә Айгөл исемлесе кушылды. “Мин башта кечкенә Алмазны ярата идем. Хәзер яратмыйм. Миңа Камил күбрәк ошый. Аларның машиналары да яңа”, – ди бу.

Әле көчкә укырга, язарга өйрәнгән сабыйларның мәхәббәт турында сөйләнеп утыруы бераз гаҗәпкә дә калдырды. Кечкенә вакытта без әле ярату турында белми идек. Бары тик үсә төшкәч кенә бу хакта сөйләшә башладык. Ә бу балалар яратуны да беләләр, әле бер-берләренә роза чәчәкләренә ка­дәр бүләк итешәләр икән. Бу хакта укытучыларыннан да сорарга булдым. “Үләм инде  бу балалар белән. Моңарчы алар 4 нче сыйныфта гына бер-берләренә ярату белде­рәләр иде. Хәзер исә беренче сыйныфтан ук бүләк бирешәләр, хатлар язышалар. Үзгәрә бу дөнья, үзгәрә”,– ди ул.
 
Психолог Альбина Сафина исә хәзерге балаларның тиз өл­герүен ассызыклый.
 
– Балалар арасында бакчада ук бер-берләрен ошату була. Бу вакытта бала әле мәхәббәт, ярату турында белми дә. Ул бары тик әти-әнисеннән күреп кенә капма-каршы җенес арасында бер-бер­сенә карата җылы мөнәсәбәт яшә­гәнен чамалый. Ә беренче сыйныфларга килгәндә, аларга мә­хәб­бәт турында сөйләнергә иртәрәк әле. Бу балалар уку турында уйларга тиеш. Хәзер мәгълүмат киң таралган заманда яшибез. Балага телевизор, компьютер аша бик күп кирәкмәгән мәгълүмат килә. Менә шунлыктан алар иртә өлгерә дә инде. 7-8 яшьтә балалар арасындагы яратуга юл куймаска кирәк. Бу хакта гаиләдә сөйләшү булырга тиеш. Хәер, ул сабыйларның әти-әниләре дә замана балалары бит. Әмма бу гыйшык-мыйшыкның күңелсез хәлләргә дә китерүе бар. Баштарак: “Әле алар сабый гына бит”, – дисәк, тора-бара соң булырга да мөмкин. Балаларның үскәне сизелми дә аның. Вакытыннан алда кызык­сынуның ахыры күңелсез тәмам­ланырга мөмкин. Һәр нәрсәнең  үз вакыты, дибез. Шуңа күрә сабыйларны әлегә бу хисләрдән ерак тотарга кирәк.
 
ӘЙЕ
Сәрия Мифтахова (“ВТ” журналисты):
 
– Балалар арасында бер-берләрен ошату табигый хәл. Үзем дә кечкенә вакытта гашыйк булгалый идем. Аңа карап кына тәр­типсез булмадым. Безнең замандагы чәчтән тарту хәзерге бала­ларның бер-берсенә шоколад, сок бирүе кебек инде ул. Кечкенәдән чәчәк бүләк итә белгән бала киләчәктә хатынын да хөрмәтли беләчәк. Кызганыч, бүген күпчелек гаиләләргә нәкъ шул сыйфат җитми шул. Улыбыз үсеп килә. Аннан: “Сыйныфыгызда нинди кыз ошый?” – дип гел сораштырып торам. Балаларның үз фикере, үзенә ошаган яки ошамаган дуслары булырга тиеш дип саныйм. Аның тел төбен беләсем килә. Минемчә, ярата белү начар түгел.
 
ЮК
Лилия Ибраһимова (Казан шәһәренең 167нче балалар бакчасы тәрбиячесе):
 
– Әле бу яшьтә ярату турында уйларга иртәрәк. Балаларның бер-берләренә бүләк бирешүен, кызларга карата егетләрдә булган хөрмәтне күрергә туры килә. Мин мондый сабыйларны тәр­бияле дип саныйм. 7-8 яшьлек балаларның мәхәббәт турында сөйләшү түгел, башка шөгыле булырга тиеш. Бу яшьтә кызлар өчен сугышырга иртәрәк әле. Кечкенәдән башланган дуслык хисләре бары тик яшүсмер чакта гына мәхәббәткә әйләнә ала. Ата-аналарның балаларына вакыты бик җитми торган заманда яшибез. Әмма сабыйларны дө­рес тәрбияләр өчен вакытны кызганмаска кирәк. Бәлки, шул чакта бала кайчан үзен укырга багышларга, мәхәббәт хислә­рендә кайчан янарга ярыйсын белеп үсәр.
 
Белеп тор!
Түләмәсәң яшь чакта...
 
Россия Дәүләт Думасындагы хатын-кыз депутатлар Елена Мизулина, Ольга Алимова, Ирина Чиркова яңа закон проекты тәкъдим иткән. Баласына алимент түләмичә йөргән ата-аналар картлык көннәрендә аларның матди ярдәменнән калачак. Гаилә кодексында моңа кадәр баланы ата-ана тәрбияләргә тиеш, ә алар картайгач балалары ярдәм күрсәтергә бурычлы диелгән.
 
Елена Мизулина сүзләренә караганда, яңа закон проекты кабул ителүнең сәбәбе – алименттан качып йөргән ата-аналарга сабак укыту. Хәзерге көнгә Рос­сиядә 2 миллионнан артык бала алимент ала алмый икән. Әлеге сан арта гына бара. Заманында ба­ласына бер тиен дә ярдәм күр­сәтмәгән, хәтта сабыйлары балалар йортында үскән ата-аналар да картайгач, алардан ярдәм өмет итә икән. Әлеге закон проекты хупланылырмы – әлегә билгесез.


Ватаным Татарстан
№ 57 | 17.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»