поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
19.04.2015 Мәгариф

Күбрәк югалтабыз бит

2011 елның көзендә мин ”Оптимальләштерү: нәтиҗәләр һәм перспективалар” дигән язма әзерләдем. Ул ”Ватаным Татарстан” газетасының шул елгы 16 ноябрь санында басылган иде. Нәкъ менә шул елда мәктәпләрне оптималь­ләштерү сәясәте бездә үзенең иң югары ноктасына җитте: мәктәпләр ябылды, урта белем бирү мәктәпләре төп мәк­тәпләр итеп үзгәртелде.

Урыннардагы җитәк­че­лек уку йортлары башын кыюны белем бирү сыйфатын яхшырту максатыннан эш­ләнә дип аңлатты. Мин исә язганмын: ”Зур классларга куып кертелгәч (әйтик, иртәнге сәгать дүрттә йокыдан торып), белем сыйфаты артыр дип бик әллә ни өметләнергә кирәкми, билгеле, чөнки белем алу коллектив эш түгел, ул – индивидуаль эш”. Ул елны минем ике балам да туган авылдагы менә дигән мәк­тәпне калдырып, күршедәге зур авылның зур мәктәбенә йөреп белем ала башладылар. Алар инде чыгарылыш классларына килеп җиткән­нәр иде, шуңа күрә зур мәк­тәптәге белем бирү сыйфаты безнең эчне бик пошырды. Йомшак кына итеп әйткәндә, ул тиешле югарылыкта түгел иде. Мин һич кенә дә күрше мәктәп укытучыларын гаеп­ләргә теләмим, алар үз эш­ләрен намус белән башкарырга тырыштылар, әмма төрле авыллардан җыелган параллель сыйныфлардагы күпсанлы балалар белән нә­тиҗәле эшләү мөмкин түгел иде һәм укытучылар төп игътибарларын уртачадан түбән балаларга юнәлттеләр. Безгә исә БДИда югары баллар ки­рәк иде, шуңа күрә балалар­ның белемен ”кондициягә җит­керү эшен” туган мәктәп­нең элекке укытучыларына тапшырырга туры килде. Репетиторлар тырышты, балалар да кечкенәдән ияләнгән үз укытучыларын ярата иде­ һәм икесе дә имтиханны йөз һәм йөзгә якын баллар белән тапшырдылар. Шунысы кызык: уңышлары белән аларны өйгә шалтыратып та, кү­реп тә ”кыерсытылган” туган мәктәпләрендәге элекке директорлары һәм укытучылары котлады, ”үги мәктәп” исә эндәшмәде, тын калды.
 
Мин 2011 елгы язмада белем сыйфатыннан бигрәк, опти­маль­ләш­те­рүнең матди зыяны, икътисадый югалтулары ту­рын­да сүз алып барган идем. ”Оттырдылар районнар мәктәп­ләр­не опти­маль­ләш­тереп, икъ­тисадый яктан югалтулар ки­черде­ләр. Моны яшер, яшер­мә – кара акыл белән исәпләү үк чыгым­нар­ның артуын әй­теп тора. Сүзне югал­туның күпме булуы турында алып барырга кирәк”, – дип язганмын. Ул чакта минем кулда конкрет саннар юк иде, чөн­ки финанс бүлекләре һәм мәгариф ида­рәләре сорауга җавап би­рүдән баш тарттылар.
 
Соңгы көннәрдә Россия Федерациясенең Хисап палатасы, медицина өлкә­сен­дә, мәгарифтә һәм мәдәният оеш­маларындагы опти­маль­­ләштерүнең ничек баруын тикшереп, нәтиҗә­ләрен игълан итте. ”Учительская газета” сайты бу хакта: ”Результаты шокируют”, – дип язып чык­ты. ”Оп­тимальләштерү”, тулаем алганда, системаны иң яхшы хәлгә китерүче га­мәлләрне күз алдында тотса, чынлыкта, ул хезмәт күрсә­түнең түбәнәюенә һәм белем сыйфатының начараюына ки­терде”. Белгечләрнең нә­тиҗәсе шундый.
 
Хисап палатасы 2011 елда мин кара исәп белән генә ясаган югалтуларны да раслый. ”Моннан тыш, – дип әй­телә аудиторларның чыгышында, – опти­маль­ләш­те­рү нәтиҗәсендә 36 төбәк­тә белем бирү оешмаларын тоту чыгымнары кимемә­гән­, ә үс­кән. Мәсәлән, Сахалин өлкә­сендә – 155 процентка, Татарстан һәм Мордовиядә – 146 процентка, Удмуртиядә – 125 процентка”. Акчаны күп тотып, түбән нәтиҗәгә ире­шү өчен зур акыл кирәкми, билгеле. Әмма акчаны да ки­метсәләр, хәлләр бө­тенләй мөшкел булачак.
 
Мәгариф өлкәсендә дә, башка тармакларда да эш­ләрнең торышын яхшырту өчен оптимальләштерү кебек перспективасыз эшләр бе­лән шөгыльләнергә ки­рәк­ми, ә күз буяулы ялган күрсәт­кечләрдән генә арынырга кирәк. Күз буяу урынына реаль эшләр белән шө­гыль­лә­нергә керешелсә, бюджеттагы хәзерге акча белән генә дә салымнарны киме­тергә, хез­мәт хакларын арттырырга, бәя­ләрне төше­рергә, бушлай медицинаны кире кайтарырга, кризисның бар икәнен дә онытырга мөмкин булыр иде.
 
Ә болай оптимальләш­тер­гән саен күбрәк югалтабыз, югалткан саен күбрәк оптимальләштерәбез. Укыту­чыларның хезмәт хакын арттыру эпопеясын гына алып карыйк. Кыскартулар хисабына, эш сәгатьләрен арттырдылар, күп эшләгән­лек­тән, түләү дә зуррак чыкты, билгеле, әмма эшнең сыйфатына моның тискәре тәэсир итәсен алдан күрү өчен зур акыл кирәкми. Хисап палатасы исә педагогик хезмәт­кәр­ләрнең саны кимүен белдерә, ә кыскартылган хезмәткәр­ләрнең 52,8 проценты гына эшкә урнаштырылган. Бу эшсез калучыларның үз проблемасы гына түгел, чөнки Росстатның демографик фаразлары буенча, 2021 елда белем алырга тиешле балалар саны 2,5 миллионга артачак икән. Димәк, мәктәпләр санын арттыру таләп ителә­чәк, әмма шуңа карамастан, Россиядә 2018 елга кадәр тагын 870 мәктәпне юк итү планга салынган инде. Өч елдан соң укытучыларны каян алырга, мәктәпләрне ничек җиткерергә, дигән сорау әлегә беркемне дә борчымый.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»