поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
19.04.2015 Җәмгыять

Эш табарга ярдәм итүче Лилия: Борщ пешерә, кер үтүкли белсәң – эшсез калмассың...

Сез үзегезне аш-су остасы дип саныйсызмы? Тикшереп карыйк соң. Тиз генә ун төрле аш исеме санап китегез әле. Әмма кисәтеп куям: токмач, дөге, карабодай, борчак ашларын аерым-аерым санарга кирәкми, алар бөтенесе бергә ярмалы аш дип атала. Ничәү булды? Минеке тугызау гына... Өй персоналын сайлау агентлыгы директоры Лилия Гафиятуллина, чын пешекчеләр кимендә унбиш төрле аш исемен атый, ди. Балыктан нәрсәләр әзерлисез дигән сорауга да оста пешекче иң әүвәл, нинди балыктан, дип сорый икән.

Лилия белән аралашу барышында мин әле киемнәрне дә дөрес итеп үтүкләргә өйрәндем... 

 
– Лилия, шәхси өй хез­мәткәре булырга те­ләүчеләр күпме?
 
– Күп. Танышларым, соңгы вакытта эшсез калучылар байтак булды, синең мәгълүмат банкың тулгандыр инде, диләр. Юк мин әйтәм, эшсез калучылар арасында сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр, офис хезмәткәрләре күп булды бит, ә мин фәкать медицина, педагогик, пешекче, тегүче белемнәре булган кешеләр белән генә эшлим, дим. Андыйларын да бик нык сайлап алырга туры килә әле. 
 
– Сезгә мөрәҗәгать иткән кеше тиз һәм ансат кына эшкә урнашып куймый алайса...
 
– Юк. Без аларны бик озаклап өйрәнәбез, җентекләп тикшерәбез, чөнки бу бик җаваплы, җитди эш. Өй җыештыруның ние бар, тузанын сөрттең, идәнен юдың да вәссәлам, дип уйлыйлар. Ул эшне башкара беләме-юкмы – анысын гына тикшермибез, эчке дөньясын, холкын, психологиясен дә өйрәнәбез. Тыныч, сабыр, басынкы, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булу, игелек кыла белү кебек сыйфатларың булмаса, син хезмәт итә алмыйсың. Син кемнеңдер өенә килеп, аның хезмәтен җиңеләйтергә, тормышын уңайлы итәргә тиешсең бит. Горур кешеләр була, кайсыдыр очрак өчен ул бик уңай сыйфат, әмма безнең өлкәдә түгел. 
 
– Сезгә килгән кеше бит, тизрәк эшкә урнашу өчен, мулла песие кебек кенә дә утырырга мөмкин.
 
– Ә аның өчен бездә психологлар эшли. Аралашу барышында психологлар ул кешенең яшәү рәвешен, аның нинди гаиләдә тәрбияләнгән булуын, үткән тормышын, кайда укуын, нинди белгечлек алуын, кайда эш­ләүләрен тикшерәләр. Гомумән алганда, аларны «сканер аша уздырабыз». Шул ук вакытта сәламәтлегенә дә зур игътибар итәбез. Тән тиресе, тырнак төсе нинди булуга карап та кеше турында мәгълүмат алырга була. Без аларны хәтта иснибез дә. Яшерен-батырын түгел, социаль тигезсезлек дигән нәрсә дә бар. Югары дәрәҗәдәге кешеләр гаиләсенә барып эшли башлагач, кемдәдер үч алу, көнләшү хисләре туарга мөмкин. Махсус тест уздырып, җайсыз сорау­лар да биреп, кеше турында нәрсә белергә мөмкин, берсен дә күз алдыннан ычкындырмыйбыз, чөнки алар өчен без җаваплы. 
 
– Хезмәткәр сорап ки­лүчеләр алар алдына нинди таләпләр куя? 
 
– Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый, һәркайсының үзенчә. Без алар санап чыккан таләпләргә туры килә торган кешене – булачак хезмәткәрнең идеаль портретын төзеп, андый кешене үз базабыздан эзлибез дә аларга тәкъдим итәбез. 
 
– Алар өчен булачак өй хезмәткәрләренең югары белемле булуы мәҗбүриме?
 
– Күпчелек очракта – әйе. Алар аны интеллект белән бәйли. Андый кеше белән тиз аңлашып була, диләр. Ә кайберәүләр, киресенчә, миңа гадирәк кеше булсын ди.
 
– Сездә өй персоналы булырга теләүчеләр өчен махсус укыту курслары оештырыламы соң?
 
– Оештырабыз, әмма үз акчаларын түләп укыйсы булгач, укырга теләмиләр. Өй җыештыра, ашарга пешерә беләм, диләр. Син өеңдә үзеңчә җыештырасың, ә синнән башкача таләп итәргә мөмкиннәр. Өй хезмәткәре алучылар, гадәттә, зур фатирларда, йортларда яши. Аның кадәр мәйданны ничек тизрәк җыештырырга, эшне нәрсәдән башларга кирәк, аларның көнкүреш техникасы синеке кебек булмаска мөмкин, алар белән эшләргә өйрәнү дә комачауламый. Ирләр күлмәген үтүкләү хатын-кызларныкыннан аерыла. Иң оста хезмәткәр ир-ат күлмәген үтүкләү өчен дүрт минут ярым вакытын уздыра. Бу иң дөресе санала. Борщны да бик сирәк кеше дөрес итеп пешерә белә... 
 
– Лилия, хезмәткәрне агентлык аша эзләүнең нинди өстенлекләре бар?
 
– Бердән, кандидатлар һәрьяклап өйрәнелә, аларның документларын да, соңгы тапкыр эшләгән урыннарын да, медицина белешмәләрен дә җентекләп тикшерәбез. Бу эшкә хәтта куркынычсызлык хезмәте дә җәлеп ителә. Икенчедән, заказчыларның эшен җайлаштырабыз, алар кандидатлар белән үзләренә уңайлы вакытта һәм урында очраша ала. Сөйләшүләргә аларның таләпләренә туры килгән, кат-кат сайлап алынган кандидатлар гына килә. Шул ук вакытта хезмәт килешүләрен юридик яктан дөрес итеп төзеп бирәбез. Теге яки бу сәбәп­ләр белән хезмәткәрне алыштырырга туры килсә, аны бушка эшлибез. Даими клиентларга ташламалар ясыйбыз. Өй персоналлары буенча иң зур мәгълүмат банкы да бездә санала, чөнки әлеге өлкәдә уналты ел эшлибез. Психологлар, менеджерлар белән эшлибез – бу да үзенә күрә бер гарантия. Иң таләпчән заказчыга да ярарга тырышабыз. Бала караучыны төрле юллар белән: таныш-белешләр аркылы да, шәхси белдерүләр буенча да, шулай башка агентлыклар ярдәмендә дә эзләргә була. Әмма аларның барысының да үз уңай һәм тискәре яклары бар. Әйтик, бала караучыны таныш-белешләр аша эзлисең ди. Уңай ягы – аның белгән кешең аркылы булуы, димәк, булачак бала караучының көчле һәм көчсез якларын беләсең. Тискәре ягы исә – ул бала караучы алдына куелган таләпләргә тулысынча туры киләме-юкмы, шуны билгели алмыйсың. Шунысы да бар – ул кеше синең проблемаларыңны танышларына да сөйләп йөрергә мөмкин. Игъланнар аша эзләүнең уңай ягы: сайлап алу мөмкинлеге күп, арадашчыларга да түләргә кирәкми. Тискәре яклары: һәр кандидатны өйрәнү озак вакытны ала, кеше турында дөрес мәгълүмат алу өчен кирәкле сорауларны бирә белергә кирәк һәм иң мөһиме – ул кеше өчен беркем дә җавап бирми. Агентлык аша эзләгән очракта кыйммәткәрәк чыга, әлбәттә, аның каравы, агентлык сезгә зур гарантия бирә.
 
– Кризис чорында күп кешеләр эшсез калды. Сез аларга нинди киңәшләр бирер идегез?
 
– Эшсез калу, эштән кыскартылу ул көтмәгәндә була, әлбәттә, әмма паникага бирелеп утырырга кирәкми. Тиз җайлаша белә торган кеше ота, диләр, шуның кебек, тизрәк башка һөнәр үзләштерү ягын карагыз. Югары белем алу турында бармый сүз, гади, халык арасында кирәкле булган һөнәр алырга кирәк. Эш сорап кая да булса баргансыз икән, киемеңә карап каршы алалар дигән сыман, йөз-кыяфәтегез пөхтә булсын. Ниндидер катлаулы прическа ясарга кирәкми, иң мөһиме – чәчең чиста булу. Тырнакларыгызны да карагыз.  Киемнең дә кыйбатлы булуы зарур түгел, чиста-пөхтә булсын. Урамда нинди һава торышы булуга карамастан, аяк киемең чиста күренсен. Бер банк хуҗасы үзенә өй эшләрен башкаручы кеше эзләп килде. Аның иң беренче әйткән сүзләре: мин иң беренче чиратта кешенең аяк һәм өс киеменә карыйм. Аяк киеме белән өс киеме каралмаган кеше синең өеңне тәртиптә тота белми, диде ул. Кичә генә кафеда танышымны көтеп утырырга туры килде. Телефоным гел шалтырый, сөйләшүемнән официант кыз нинди өлкәдә эшләвемне аңлап алды да үзен бала караучы итеп эшкә урнаштыруын сорады. Мин, сине алмаслар шул, тәмәке тартасың, бала караучыга ул килешми бит, дидем. Кеше үзенә үзе бәя дә бирә белсен, шуңа лаеклы да булырга тырышсын. Булдыклы кеше беркайчан да югалып калмый, аны меңнәр арасыннан да табып алып була.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 19.04.2015
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»