поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.04.2015 Авыл

Имам да үзе, фермер да

Т.Новгород өлкәсе Спас районы Татар Моклокасында да фермерчылык хәрәкәте әкрен генә баш күтәрә. Мәсәлән, биредә бу тармакның пионеры дип Ринат хәзрәт КУКАЕВны (фотода) санарга мөмкин. Югары дини белемне ул Мәскәү университетында алган, хәзер үзәк мәчет имамы буларак, Түбән Новгородның “Маһинур” мәдрәсәсендә квалификациясен үстерә.

Ринат хәзрәт җитәкләгән крестьян-фермерчылык хуҗалыгы, билгеле, Пильна районының татар авыллары гигантларыннан калыша, әлбәттә, ләкин руслар әйтмешли, лиха беда начало.

Бүген Моклока фермеры 30 гектар җирдә арпа, солы үстерә. Хуҗалык эшчәнлегенең төп юнәлеше терлекчелек булганлыктан, җитештергән иген фуражга тотыла. Дүрт гектар мәйданда люцерна да чәчкән. Сыерлар, үгезләр, тайлар асрый ул. Җитештергән сөтле ашамлыкларны, итне авыл халкы сатып ала икән. Югары сыйфатлы, экологик чиста продукциягә сорау зур. Барлык кыр эшләре Ринат әфәнде җилкәсенә ятса, терлекчелек белән күбрәк аның хатыны Гализә шөгыльләнә: сава, ашата. Аңа бу эштә кызлары булыша. “Өч кызыбыз – безнең яшәү дәртебез, куанычыбыз. Алар кече яшьтә булсалар да, бар эштә дә ярдәм итәләр. Киләчәктә дә алар беренче ярдәмчеләребез булыр дип ышанабыз”, - ди Ринат. Фермер карамагында арендага алынган җирләр дә бар. Биш пай үзенеке булса, калганнарын аңа туганнары биләмәгә биргән. “Пайчыларым белән яңа уңыш алгач ук санашам. Бүгенгә алар канәгать дип уйлыйм”, - ди фермер. 

Ринат хәзрәт яңа терлек каралтысы төзергә җыена. Бу максатка ике гектар ярым җир дә булдырган. “Алла бирсә, озакламый планлаштырган корылманы төзи башларбыз. Өлкә максатчан программасы кысаларында торгызалсак, бигрәк әйбәт булыр иде. Киләчәктә, бәлки, өлкә хөкүмәте ярдәме белән техника паркын да яңартып булыр. Хуҗалыкта иген комбайны, тәгәрмәчле трактор, тагылма агрегатлар бар барын. Ләкин, терлек санын үстерсәк, чәчүлек мәйданын да арттырырга кирәк булыр. Ә зур күләмдә җир эшкәртер өчен техник парк көчле булырга тиеш”, - ди ул. 
 
Максатчан программаларга фермерның ышанычы бар, чөнки “Белгечләргә ярдәм чаралары» программасы кысаларында аңа яңа йорт төзергә 2 миллион 700 мең сум акча бирелгән. “Яңа йортка узган елда ук нигез салып калдырган идек. Аллаһы ярдәме белән очына чыгарбыз. Форсаттан файдаланып, авыл администрациясе хезмәткәрләренә һәм шәхсән Салех Щегалевка зур рәхмәтләремне белдерер идем, бар эшемдә дә алар зур ярдәм күрсәтәләр”, - ди Ринат хәзрәт. 
 
Ә авыл башлыгы Салех Щегалев язма герое турында болай ди: “Ринат хәзрәт Татар Моклокасының иң абруйлы кешеләренең берсе. Ул авылга кайткач ук минем беренче ярдәмчем булды - мәет җирләү мәшәкатьләрен үз өстенә алды, бүтән эштә дә гел булышып тора. Бүген үзәк мәчет имамы буларак ул мөһим эш башкара. Фермерчылык эшчәнлеге дә башкаларга үрнәк булып тора”. 
 
Әйе, уңай тәҗрибә зур роль уйный фермерчылык үсешендә. Татар Моклокасында һәм башка Рангы буе авылларында Ринат хәзрәт үрнәге белән канатланган фермерлар саны артыр дип ышанасы килә. Бу бит авыл үсешенә дә гарантия булып тора. 
 
 

Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»