поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
15.04.2015 Шоу-бизнес

Психолог Рамил Гарифуллин "Голос.Дети" турында: Балалар тапшырулары сексуальлек ягы­на басым ясап ялгыша

Соңгы вакытта халык­ның Сәйдә Мөхәммәт­җа­нова язмышы белән кызыксынуы артты. “Голос. Дети” тапшыруында татарча җырлаган озын толымлы тыйнак кыз самимилеге белән татарлар күңеленә генә хуш килмәгәндер. Ник дигәндә, ул финалга үтә алмагач, “Беренче канал” җитәкчелегенә ризасызлык белдерүчеләр саны Россия буенча шактыйга җыелган.

Шоу-бизнесның үз законнары. Финалга үтәр өчен өстәмә этап халык үтенеченә карап кына оештырылмагандыр. Ни генә булса да, Сәйдә җанатар­ларында өмет уянды. Ләкин әлеге этапның турыдан-туры эфирын караучылар арасында Сәйдә үтә алмас инде дип борчылучылар да шактый булды. Чөнки кызыбыз үтә тыйнак, тамашачыга мөрәҗәгать иткәндә дә миңа тавыш бирегез дип чәчрәп – чыкмады. Сүзен: “Без бит – балалар, ниндидер роботлар түгел, елыйбыз да...” – дип йомгаклады ул. Әмма барысын да шаккатырып 56 балл җыйды.

Сәйдәнең иҗади үсешен психолог Рамил Гарифуллин да күзәтеп бара икән. Ул менә шундый балалар өчен бәйгеләр кирәк дигән фикердә:
– Җиңүгә омтылышлары бик каты көчле булган балалар бар. Алар үзләрен бү­ләкләүләрен, бәяләү­ләрен көтә. Бу бит – иҗатка зур этәргеч. Әлегә баланың иҗатын бәяләүдә конкурс­тан кала берни дә уйлап чыгарылмаган. Әйтик, бала, чыннан да, зур талантка ия, ә ул бәяләнми икән – бу да яхшы нәтиҗә түгел. Шулай итеп, бәйгеләр балалар уңышын бәяләүнең традицион ысулы булып тора. Әмма монда бер чиктән икенчесенә ташланмаска кирәк. Еш кына ата-аналар балалары җиңсен өчен куркыту ысулын куллана. Алар фикеренчә, ел саен беренче урын булырга тиеш. Алай түгел икән, бу – чын мәгъ­нәсендә афәт. Сабый бәй­гене курку, тәшвишләнү бе­лән көтеп ала. Еш кына сабый сына. Җиңелгән бала­ның үз-үзен тотышы үзгәрә. Ул депрессиягә бирелә яки чыгырыннан чыгучанга әй­ләнә”.
 
Психологның борчылуы юкка. Сәйдәнең әти-әнисе ба­лаларының күңеленә иман орлыгы салган, максатка сабырлык аша ире­шүне алга сөрәләр. Бу бәй­гедә катнашыргамы-юкмы дигән сүз чыккач та, Айрат хәзрәт, кызының “Беренче канал”дан татар җы­ры яң­гырата алуына көче җитә дип саный. Шулай итеп тә­вәккәллиләр дә. Юра­ган­нары юш килә. Безгә артыгы кирәк түгел иде ди ул һәм бүген Сәй­дәнең сәла­мәтлеге өчен бик нык борчылуын җит­керде:
 
– Туры эфирдан соң бер көн ял итте дә, Сәйдәбез Мәскәүнең Кремль Сараендагы чарада катнашты. Ул анда яратып җырлый торган “Су буйлап” җырын баш­карды. Аннан финал өчен Сергей Жилин белән бер репетиция ясадылар. 17се көнне тагын бер репетиция була да, кич белән эфирга чыгачак. Сәйдә финалда татарча җырлыйсым килә дигән иде. Әмма ка­налның үз кагыйдәләре, нинди җыр тәкъдим итсә­ләр, шуны башкарырга туры килә. Бүген без җиңү турында уйламыйбыз, бу зур сынаудан Сәйдәнең исән-имин чыгуын телибез. Бу – бала өчен бик зур стресс, камера алдында үзен тыныч тотса да, эчендә ни кайнаганын бер Алла гына белә. Сәйдәбез ябыгып бетте. Дөресен генә әйткәндә, финалга үтмәгәч, хәтта шатланган да идек.
 
Ни өчен Сәйдә “Беренче канал” тамашачысы мәхәб­бәтен яулады соң? Ни сә­бәп­ле ул иң күп тавышны җыйды? Чөнки ул тапшыруга балалык самимилеген өстәде. Башкалардан аермалы буларак, Сәйдә зурларча кыланмый. Рамил Гарифуллин да балалар тапшырулары сексуальлек ягы­на басым ясап ялгыша дип саный. Мисалга ул “Беренче канал”дагы “Утренняя звезда” тапшыруын китерде. Аныңча, тапшыру финалга эләкмәгән балаларга психологик җәрәхәт салу сәбәпле ябылган. “Юрий Николаев, чыннан да, зур проблемаларга юлык­ты. Беренчедән, балаларда сексуальлек күрсәт­кече зур иде. Алар өлкән­нәргә охшап калды. Икен­чедән, балалар психикасына зыян салынды һәм күпме акча сарыф ителеп тә, нәтиҗәсе булмады, дип ата-аналар зур тавыш куптарды”, – диде ул. Сәйдәнең көндәшләрендә дә сизелде бу галәмәтләр. Зурларча ярышып та, җиңә алмаганны күтәрә алмыйча үксеп чыгып китүләре Рамил Гарифуллин әйткән психологик җәрәхәткә ишарә дә инде.
Татарстанның халык артисты Венера Ганиева исә Сәйдә Мөхәммәт­җанованы талантлы һәм үтә чыдам бала дип саный.
 
– Көчле, чөнки тамыры нык, иманлы, милли җанлы бала. Мин аны гел күзәтеп киләм. Алты яшеннән сәх­нәгә менгән, “Йолдызлык” бәйгесенең иң зур бүләген алган бала ул. Аеруча халык җырларын аң­лап, көйгә кү­ңелен­дәгесен салып башкара ала. Мин аңа татар сән­гатенә хезмәт итү­че шәхес булыр дигән өметләр юрыйм.
 
17 апрельдә тапшы­ру­ның финалы. Сәйдә Мөхәм­мәтҗановага уңышлар һәм нык сәламәтлек теләп калабыз.

 


Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ 54 | 14.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»