поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.04.2015 Авто

Юллар начар түгел лә! Үзебез йөри белмибез

Бу бит – әле яңа гына түшәлгән асфальт! Инде юлларда ярыклар хасил булган, изелгән, җимерелеп төшкән урыннар шактый. Таныш күренешме? Язга чыккач, яңа гына салынган юлларның йөзе китү – бездә гадәти хәл. Бу шәһәргә дә, районнардагы юлларга да хас. Юлларны сала торалар, ә алар җимерелеп тә бара... Төзе­лешкә киткән миллиардлаган сум акча җилгә оча. Юл хуҗалыкларын сүгеп телгә алу гадәте бар, әмма түрәләр салынган юлны тәртиптә тотарга куша.

Сер түгел, ел саен, яз җитте исә, юллардагы йөк машиналары хәрәкәтен чик­лиләр. Аларны язгы салым белән “куандыралар”. Бүген­нән, ягъни 15 апрельдән бу  чикләү гамәлгә керә.  Ул бер ай дәвам итәчәк. Чамадан артык авыр йөк машиналарына төбәк юлларында йөрүне чик­лиләр. Йөкләрнең чиге билгеле: бер күчәрле йөк транспорты өчен бу 6 тоннаны тәшкил итә, ике күчәр­леләргә – 5 тонна, өч күчәр­леләргә  – 4 тонна. Юллардагы чикләү автобусларга, азык-төлек, дару, орлык, ашлама, почта, ягулык, хайваннар һ.б. ташучы транспортка кагылмый. Башка авыр йөк машиналары, бары тик аерым рөхсәт кәгазе алынган очракта гына йөри алачак. Ул очракта да юлларга зыян китерәбез дип кул куеп, акчасын да чыгарып салырга тиеш булалар. Шарты шундый. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сүзләрен­чә, быел  бу түләүнең уртача күләме  –  5 – 15 мең сум. 

Сүз уңаеннан, ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, 2014 елда 9 мең рөхсәт кәгазе бирелгән. Күпмерәк күләмдә акча җыелганын белеп булмады, бу турыда Татарстан Финанс министрлыгы белә дип әйтелде, әмма барлык җыелган акча юлларны тәр­типтә тоту өчен тотыла дип ышандырдылар.
 
Чикләүсез булмый, ди тү­рәләр. Югыйсә икътисадый кризис вакытында пред­прия­тиеләргә, эшмә­кәрләргә чикләү түгел, күбрәк эшләргә мөмкинлек бирергә кирәк. Вакытлыча булса да ябып тору аларның да керемнәрен киметә. Әмма түрәләр моны мәҗбүри чара дип аңлата.
 
“Татарстанда яки Рос­сиядә генә мондый галәмәт дип уйламагыз, юлларда йөк машиналары йөрүен вакытлыча тыю АКШ, Канада, Швеция белән Финляндиядә дә бар. Алар да юлларын шул рәвешле саклый. Кышкы салкыннар, аннары яз көне булган дымлы һава торышы юлларны җимерә. Йөк машиналары да еш йөрсә, түшәлгән асфальтлардан берни дә калмаячак”, – дип аңлата Чукин.
 
Юлларның гел-гел җи­мерелүе, бәлки, аларны начар салуга бәйледер? Мондый  дәгъвалар Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына  еш бел­дерелә. Ә Татарстан ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миң­не­ханов алар ягына таш атарга ашыкмаска чакыра.
 
“Авыр йөк маши­нала­рының хәрәкәтендә тәртип урнаштырмыйбыз икән, яхшы юллар бервакытта да булмаячак! Имеш, начар юллар салына, диләр. Менә дигән төзүче оешмалар тарафыннан  салынган юлларда да йөк машиналарының авырлыгыннан 8 сантиметр­лы колеялар барлыкка ки­лә. Универсиадага төзел­гән юлларда шундый хәл. Әле яңа гына ялт итеп торалар иде, ә бүген чо­кыр-чакырлы алар. Юлларга иң күп зыян ки­те­рүчеләр ул – “Вольво”,  Кытайда җи­теш­терелгән һәм “КамАЗ” йөк машиналары. Кайберәү­ләр чамадан тыш йөк төйи, бу очракта нинди юллар чыдасын ди? Бу – күптәнге проб­лема. Күзәтү, тикшерү эшен җайга салмыйбыз икән, без юл төзүчеләрне сүгүдән туктамаячакбыз. Юлларны яхшы салалар, үзебез дөрес йөри белмибез”,  – диде  ул.
 
Аның сүзләренчә, март аенда Татарстанга караган юлларда йөргән 854 мең 524 йөк машинасы тик­шерелгән. 17 мең 528 ка­гыйдә бозу очрагы теркәлгән, шулар­ның 12 мең 507 очрагында – рөхсәт кәгазьләре булган, ә 5 мең 21 очракта машиналар рөхсәтсез йөргән булып чыккан. Кагыйдәләргә буйсынмаучыларга штраф каралган: йөртүче тотылган очракта 2 мең сум түләячәк, вазыйфаи затлар – 15-20 мең сум, ә юридик затлар – 400-500 мең сум. Аерым очракларда машина йөртү хокукыннан да мәхрүм итәргә  мөмкиннәр.
 
Сүз уңаеннан, йөк машинасыннан нинди күләмдә зыян булырга мөмкин? Гадәти “КамАЗ”ны алыйк: ком, таш кебек йөк салсаң, коры һава булган чорда да  100 чакрым юлга  зыяны чама белән 10 мең 500 сум тәшкил итә. Шул ук йөк машинасы яз көне юллардан җилдерсә, 100 чак­рым юлга инде 33 мең 500 сум күләмендә зыян килә. Аерма бармы? Бар. Әле бит бер генә йөк машинасы турында сүз бара. Ә юллардагы йөзләгән йөк машинасын санасаң һәм бер чакрым асфальт юлны ремонтлауның 8 млн сумга төшкәнен истә тотсаң, түгәрәк сумма килеп чыга. Шуңа күрә йөк машиналарында эшләүчеләргә язгы чикләүләргә һәм язгы салымнарга түзеп тору хәер­лерәк, ди түрәләр.  Аннары барлык пред­приятие­ләр, оешмалар бу чикләү­ләрнең кертелүе турында алдан кисәтелгән, төзү материалларын тупларга  бер ай вакыт бирелгән.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ватаным Татарстан
№ 54 | 15.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»