поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
14.04.2015 Фаҗига

Айзат “Адмирал”га кереп җиткән җиреннән кире чыга алмаган

“Адмирал” базары янган көнне күрше хатыны, ике кечкенә баласын ияртеп, язгы аяк киемнәре алыр өчен шул базарга барырга җыенган иде. Ире эшеннән иртәрәк китә алмау сәбәпле, базарга бармый калдылар. Ходай саклаган, күрәсең.

“Карак керсә – берне ала, янгын кер-сә – берни калмый”, – дип әйтә иде әбием. Күпме кешеләр эш урынсыз, соңгы акчаларына сатып алынган товарсыз калды. Хәер, акча була да бетә, анысы бер хәл. Ә бит “Адмирал”дагы янгын күпме кешенең гомерен өзде.

Айзат Фәсхетдинов – “Адмирал” корбаннарының берсе. Үлүчеләр исемлегендә ул Азат Әмирович дип язылган. Шуңа күрә баштарак якташыбызның үлеменә ышанып та бетмәдек, бәлки берәрсе белән бутаганнардыр дип уйладык. Әмма 27 яшьлек Айзатның үле гәүдәсе табылгач, соңгы өмет тә сүнде. Айзатны туган авылына алып кайтып җирләделәр, аны соңгы юлга озатырга йөздән артык кеше килде.
 
Айзат Яшел Үзән районының Урысбага авылы егете. Әнисе Миңниса апа озак еллар укытучы булып эшләде, әтисе Әмир абый элеккеге колхоз рәисе. Биш балаларын кечкенәдән тырыш, хезмәт сөючән итеп үстерделәр алар. Айзат аларның дүрт кыз арасындагы бердәнбер уллары, әти-әнисенең төп терәге, ышанычы иде.
 
Ул мәктәптә укыган чакта мәктәп директоры булып эшләгән Ләлә Шакирова да әлеге укучысын сагынып, җылы итеп искә ала.
 
– Бар яктан да килгән иде Айзат. Ярдәмчел, акыллы, конфликтларга керми торган, актив егет булып истә калган. Спорт белән шөгыльләнде, техника белән кызыксынды. Яхшы укыды. Әти-әнисенә һәрвакыт булыша иде. Эчеп, тартып, тырай тибеп йөри торганнардан түгел иде. Аның кебек ягымлы балалар аерым истә кала бит ул. Айзат әнә шундый үзенчәлекле, сабыр, тырыш укучы иде , – ди ул.
 
Соңгы елларда Айзат дуслары белән тимер рәшәткәләр ясаган. Өйләнгән. Яшел Үзән шәһәрендә фатир алган, әле күптән түгел генә торагында ремонт эшләрен төгәлләгән. Хатыны “Адмирал” базарында сәүдә ноктасы тоткан. Янгын чыккан көнне ул Мәскәүгә товарга киткән булган, ә Айзат исә, янгын турында ишетүгә, базардагы товарны коткарырга дип, “Адмирал”га чапкан. Әмма кереп җиткән җиреннән кире чыга алмаган...
 
Айзатның бертуган апасы Эльмира белән якыннан таныш без. Әле берничә ай элек кенә Яшел Үзәндә юбилей кичәсендә күрешкән идек. Бу хәсрәтле көннәрдә чылтыратмадым Эльмирага. Мондый кайгылы вакытта сораштырып, Айзат турында истәлекләрен яңартып борчырга базмадым. Ходай сабырлык бирсен аларга! 

Эльвира ГЫЙСМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 13 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»