поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
14.04.2015 Әдәбият

Клара Булатова: «Укытучылыгым шагыйрәлегемә, шагыйрәлегем укытучылыгыма бик зур зыян ясады»

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт районының Мактаулы гражданины, Рафаил Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, танылган шагыйрә, укытучы Клара Булатова – иҗаты кыю омтылышлар, якты хисләре белән сугарылган, табигать һәм җәмгыятьтәге һәр вакыйга, күренешләрне сизгер һәм нәфис йөрәге белән тойган шәхес.

Шагыйрә 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучылар гаиләсендә туа. Әти‑әнисе укытучылар булганлыктан, аңа бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенчесенә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1954 елның көзеннән хезмәт юлын башлый – Түбән Ләшәү авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәт шәһәрендә көнкүреш комбинатында кассир, Төзүчеләр сараенда оештыручы вазифаларын башкара. 1962-1965 елларда ул янәдән мәктәптә – Әлмәт районының Колшәрип авылы балаларына тел-әдәбият, тарих фәннәре укыта. 1965-1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә. 1967 елда студент кызның «Язлар алда» исемле лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә. 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Ярты гасырдан артык гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган Клара ханымның иҗаты кеше күңелен җырлата да, елата да торган, иң мөһиме, уйландыра, җанны‑рухны чистарта, өмет яктылыгын сакларга өйрәтә торган итагатьле тойгылар тупланган 50 китабы белән бай.
 
Шагыйрә белән без дә Галиҗәнап иҗат турында сөйләштек.
 
– Клара апа, иҗатыгызда чагылмаган юнәлеш, әйтергә теләп тә, каләм очына эләгә алмыйча калган темаларыгыз бармы?
 
– Минем каләм очы тимәгән тема, юнәлеш калмагандыр. Әмма язарга теләп тә, язылмыйча калган әйберләр бар, чөнки язарга вакыт булмады. Мин беркайчан да караламага язганымны хәтерләмим. Шигыремдә дә мин шуны әйткәнмен.
 
Мин һәрвакыт акка гына язам,
Ак, караны ләкин бутамыйм.
 
Бастырып чыгару өчен дә, ничек язсам, шулай тәкъдим итәм. Мин туганнан бирле мәктәптә, ярты гасырдан артык укыткан кеше. 72 яшенә кадәр укытып йөргән кешеләрне беләм, ләкин алар шагыйрә түгел. Укытучылыгым шагыйрәлегемә, шагыйрәлегем укытучылыгыма вакыт ягыннан бик зур зыян ясады.
 
– Хәзер ниндидер «Серле көндәлек» язасыз дип ишеткән идек...
 
– Иҗаттан тукталып тору минем өчен яшәү түгел инде ул... 50 китап ике китап та түгел, моны да бәяли белергә кирәктер. 2014 елда «Җиде тубал бәхет», «Күрдеңме син?» исемле ике җыентык дөнья күрде. Хәзерге вакытта үз-үземне белә башлаганнан бирле шигъри юллар белән алып барылган көндәлекләремне барлап, шундагы әле беркайда да укылмаган-ишетелмәгән әсәрләрне сайлау белән мәшгульмен. Биредә «Луч» телекомпаниясенең «Җомга» тапшыруына килгән мәлләр дә, 10 ел эшләү дәверендә очраган кызыклы вакыйгалар да, 25 ел Әлмәттән авылларга, аннары чирек гасыр авылдан Әлмәткә йөреп мәктәптә дә, училищеда да, институтта да укыту, шәһәребезнең татар иҗтимагый үзәген төзүче, Язучылар берлегенең эшен алып баручы буларак та гаять кызыклы истәлекләр урын алачак.
 
– Яшь вакытта беленми ул, олыгайгач сагындыра, диләр туган нигез хакында. Туган нигезегезне еш искә аласызмы, кайтасызмы?
 
– Кайда  бар соң ул минем туган нигез?! Мин, гомумән, юлда туганмын. Карамалыдан безнең әткәйне мин бишектә чакта ук куганнар. Укучыларны ике якка чыгарып бастырганнар, тере стена, дивар. «Долой Булатовны», «Долой халык дошманын» дип пычрак атканнар. Аны Себергә җибәреп өлгермәгәннәр, тиз акланган. Ул ятим үскән бала. 14 яшендә үзенең әтисен, әнисен, олы апасын бер гүргә иңдереп, ясин чыккан Илексаз малае. Кайттым мин әти туган авылга. Анда әле Бакый тавы, Бакый чишмәсе дигән урыннар сак­лана, Бакый ул минем бабай.
 
– Ә күп кенә шигырьләрегездә искә алынган туган җир, туган нигез дип язганда кайсы авылны күздә тота идегез?
 
– Ү зебезнең Татарстаныбызны күздә тотып язам. Татар татар инде ул. Стан – ил дигән сүз. Татар иле, татар җире, татар теле... Менә шул нигездә язылган шигырьләр ул. Ә туган нигезгә килгәндә, чана юлы беткән, арбага эз төшмәгән вакыт. Саз җирдә арба әйләнгән, мин шунда туганмын. Ул вакытта әти Карамалыда мәктәп директоры булган, шуңа мин Сарман районы Карамалы авылы кызы булып язылганмын. Ә Сарман ягы тарихка – җырлы як, тау ягы булса да, нурлы як булып кереп калган. Ул якларга барсам, халыкның мәңге яши торган әйберләргә чын күңелдән табынганлыгын күреп, сөенеп кайтам.
 
– Тормышны төрле чорларга – балачак, яшьлек еллары, олыгайган вакытка бүлеп карарга була. Андый мөмкинлек булса, гомерегезнең кайсы чорын киредән яшәр идегез?
 
– Үткәннәргә кайтыр идем димим, ләкин яңадан туар идем. Мин бит белмим, кем булганмын. Таш булганмынмы, агач булганмынмы. Ә киләчәктә болан буламмы, елан буламмы – анысын да белмим. Әгәр бу дөньяга тусам, нәкъ шулай яшәр идем. Укытучы һәм шагыйрә булыр идем.
 
Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә Булатова Клара Гариф кызы «Келәү: ­Шигырьләр, повесть, хикәя» (Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2013 ел), «Сәяхәтнамәләр: шигырьләр» (Казан: Татарстан китап ­нәшрияты, 2013 ел), «К солнцу лицом» ­(Казан: Рухият, ­2013 ел) китаплары өчен тәкъдим ителде.
 

Фәрдия ХӘСӘНОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»