поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
13.04.2015 Әдәбият

«Язмышыңның бирче яртысын» - Зиннур Тимергалиевтан тагын бер әсәр

Зиннур Тимергалиевның "Сабыр төбе алтын түгел!" дигән әсәре "Матбугат.ру" укучылары арасында зур шау-шу уятты. Комментарийлар күп иде. Караулар саны 2800дән артты. Бүген Зиннур әфәнденең тагын бер әсәрен тәкъдим итәбез.

 

 
Илдар шау чәчәккә күмелгән алмагачлар арасында... Аңа бик рәхәт... Янында ак алъяпкыч кигән Сиринә бөтерелеп йөри... Җыр ишетелә, шундый матур җыр.
 
“Алъяпкычың дустым ак икән,
 Ак булса да, салыр чак җиткән...”
 
Илдар, җырның кайсы яктан ишетелгәнен беләсе килеп, борылып карамакчы була. Тик нигәдер башын бора алмый, әйтерсең, башы үзенеке түгел, әйтерсең, бер казыкка элеп куйганнар.
 
Нигә алай икәнен егет аңлый алмый. Әнә Сиринә нинди чибәр, көлеп кенә тора. Ул аны күзе белән озатырга тели, барып чыкмый. Башы нигәдер бер якка да борылмый.
 
Ник берәү дә юк икән алма бакчасында, алар икәү генә. Ике ел буе көтте ул шулай кыз белән күзгә-күз калып сөйләшүне. Юк бит, баш кына түгел, аяклар да атламый. Нәрсә соң бу, ә? Кызның чишмә кебек челтерәп көлгән тавышы ишетелде:
 
- Нәрсә, нәрсә, тота алмыйсыңмы, алмассың да. Мин хәзер ак күгәрчен булам да алма чәчәкләре арасына кереп качам, таба алмыйсың мине! - дип, кыз, үчекләп, телен чыгарды.
 
- Сиринә, тукта әле, зинһар өчен, сиңа әйтер сүзем бар минем, зинһар өчен, бүген соңгы кыңгырау, сине башка күрә алмаячакмын бит, тукта инде!
 
- Әйт, әйдә, әйт, куып тот та, әйт!
 
Шул арада кыз, күгәрченгә әйләнеп, алма агачы ботагына килеп кунды. Хәзер алма чәчәкләре арасына кереп югала бит Сиринә. 
 
Ул, кыз артыннан омтылып, бар тәне белән тартылып куйды. Кинәт аның аркасына, баш артына, меңләгән инә кадагандай булды. Адәм чыдый алмаслык авырту.
 
- Мммм...
 
Егет ыңгырашып куйды.
 
***
 
Каяндыр хатын-кыз тавышы ишетелде. Юк, Сиринә тавышы түгел, аныкын меңләгән тавыш арасыннан да таный бит ул. Бу бөтенләй чит тавыш, бик ерактан килә:
 
- Доктор, авыру тавыш бирә, аңына килә, ахыры.
 
Табиб пациенты өстенә иелде. Бишенче көн инде авыру аңсыз хәлдә ята. Яшәргә көч бирүче аппаратлар ярдәмендә генә йөрәге тибүдән туктамады. Бикмурзин шулар ягына борылып карады. Әйе, егеткә көч кергән, теге дөньядан кайтып ята икән. Тик кирәк микән ул сиңа? Бар гомереңне тоташ газапта үткәрү өчен кайтасың бит. Табип шулай уйласа да, үзе бар сәләтен егетне аңына китерүгә куйды. Ул хәл итми, кемнең кайчан китәсе Ходай кулында. Табиб, киресенчә, кешеләргә икенче җан бирүче, яшәр өчен өмет бирүче. Аның кулында инде егерме биш ел эчендә меңләгән авырулар булды. Һәрберсенең тормышы өчен бар сәләтен, бар тырышлыгын куеп көрәште, аякка бастырды. Менә бу унсигез яшьлек егетне дә вакытсыз китәргә ирек бирми алып калды, җан кертте. Юк, газапка салды. Тик табиб башкача булдыра алмый. Гиппократ анты шундый: барысына да ярдәм итәргә.
 
- Аның нерв системасы уянган, шулар тәнендәге авыртулар аркылы егетне уянырга мәҗбүр итәләр, бөтенләй өметсез үк түгел икән әле. Тикшереп карыйк, рефлекслары ничек икән? Аз гына су биреп карагыз, йота алырмы?
 
- Хәзер, Фәтих Кәримович.
 
Шәфкать туташы, Рәйсә ханым, кружкага аз гына су алып, егет өстенә иелде.
 
Чишмә тавышы ишетелә, Илдар борынына су исе килеп керде. Аның тамаклары кипкән икән бит.
 
- Сссууу...
 
Егет, йотылып, су эчәргә кереште. Бетте дәмени, ник алай бик аз гына? Бер-ике йотым гына эчеп калды бит ул. Чишмә дә каядыр юкка чыкты.
 
Томан аркылы аның күзенә өстенә иелгән Сиринәсе күренә, тоташ актан киенгән. Чибәр шул син, Сиринәм, бик чибәр. Томан тарала башлады. Юк, бу Сиринә түгел бит, ак халат кигән ниндирер бер апа карап тора. Бу кем? Мин кайда соң? Ә нигә башны борып булмый, күзгә бары ап-ак түшәм генә күренә. Тәне дә аны тыңламый.
 
- Фәтих Кәримович, күзләрен ачты. Әйдә, әйдә, уян, энем, бик озак яттың бит. Юк, юк, күзләреңне кабат йомма, җитәр инде сиңа, үскәнем!
 
- Ссссуу...
 
Илдар кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатты.
 
- Юк, ярамый, акыллым, доктор аз гына бирергә кушты шул, җаным.
 
- Тагын аз гына бирегез, эчсен, зыян булмас, үзе тәрәт итә алыр микән, белергә дә кирәк.
 
Авыру тагын онытылып су эчте, аннары башын бормакчы булды. Тагын аркасына меңләгән инәләр килеп кадалды. Тән сызлауга чыдарлык түгел.
 
- Ммммм...
 
- Селкенмә, энем, ярамый сиңа, тик кенә кузгалмый ят инде, хәер, син бит кузга....
 
Бикмурзиның утлы карашы астында туктап калды Рәйсә.
 
- Ничегрәк сизәсез үзегезне, Сабиров? – дип, табиб егет өстенә иелде.
 
- Аркам бик сызлый, башым да бик каты шаулый, укшыта мине...
 
Егет көчкә тын ала-ала тавыш бирде:
 
- Доктор, мин бер җиремне дә хәрәкәтләндерә алмыйм. Мин ничек хастаханәгә эләктем?
 
- Ә сез, бер нидә хәтерләмисезме, Сабиров?
 
- Чыгарылыш көне иде, сыйныфташлар белән таң каршыларга бардык. Мин монда ничек эләктем соң?..
 
* * *
 
Әйе, соңгы кыңгырау көне иде. “Алмагачлар чәчәк ата, майның унбишләрендә,“ - дип җырлый халык. Тик быел алма агачлары майның егерме бишләрендә атты. Бик азга гына соңга калып килде яз. Туксанынчы еллар ахырында утырткан мәктәп бакчасындагы алмагачлар инде картайганнар. Алманы бик аз бирәләр. Тик менә ел саен шау чәчәк атуларыннан туктамыйлар. Бәйрәм. Көндезге линейка бетте инде. Ак бантик таккан беренче сыйныф укучысы, чыгарылыш сыйныф өчен соңгы тапкыр кыңгырауны да чыңлатты. Инде унберенче сыйныфны тәмамлаган кызлар, егетләр, аерылышып китәсе килмичә, мәктәп бакчасына таралды. Карт-коры “шалапайлар” дип йөртә торган малайлар бүген кастюм-чалбардан, галстук такканар, егет булганнар. Кызлар, ел саен килә торган йола буенча, мәктәп формасы һәм ак алъяпкычтан. Кызык, ак алъяпкычлар инде кимиләр, тик менә соңгы кыңгырауга кызлар барыбер шуларны сайлый. Таныш-белешләр аркылы сакланып калган мәктәп формаларын таба. Яхшылап юалар, төзекләндерәләр дә, бәйрәмгә киеп киләләр. Ел саен шул хәл. Әле соңгы кыңгырауга бер 
кызның да ак алъяпкычсыз килгәне юк. Алма агачлары арасында, яз шатлыгына бирелеп, шаулап алалар. Ә инде алма чәчәкләре арасына кереп китсәләр, бөтенләй аерып алып булмый үзләрен. Кызлар - яз чәчәкләре, яшьлек, чибәрлек.
 
Сыйныфташ кызлар арасында Сиринә иң чибәр кыз булып саналып килде. Укуы да бары тик яхшы билгеләрнә генә булды аның. Билгеле инде, кызның авылда калырга исәбе юк. Имтиханнар бетүгә, шәһәргә китеп барачак.
 
Хуш исле алмагачка сөялеп, гашыйк күзләре белән Илдар Сиринәне күзәтте. Ул күптән гашыйк инде кызга. Тик менә серен чишәргә генә батырлыгы җитмәде. Сиринә шулай китеп тә барыр микәнни? Үзен җаныннан да кадерлерәк итеп сөйгән егет барлыгын белде микән ул? Юктыр, кыз беркайчан егеткә игътибар бирмәде. Бар аралашу сыйныфташ буларак “исәнме, саубул” иде. Кыз күбрәк Хәйдәр янында кайнашты. Һәр сыйныфта иң чибәр кыз булган кебек, бар кызларның күзен яндыручы егет тә була инде. Укуы әллә ни буламаса да, егет таза гәүдәле. Өс-баш – соңгы мода буенча. Шулай булмый ни, әти-әнисенең авылда үз кибетләре бар. Өстәвенә, сыйныфташлардан бер яшькә олырак. Яңа еллар узгач, егет кулына машина йөртү хокукын биргән документ та алды, мәктәпкә үз машинасы белән килеп йөри башлады. Бу инде кызлар күзе алдында дәрәҗә тагын да үсү дигән сүз. Сыйныфташ малайлар арасында үзен лидер итеп тотты егет. Танымасалар, каршы әйтсәләр, аларга акылны бик тиз кертте. Кулы да бик җитез иде. Тик торганда да берәрсенә менеп төшә ала. Әнә, ничек кенә 
оста итеп, мәктәп коймасын тибеп сындырды. Таза егет. Кызлар аның янында чуалдылар, һәркайсы үзенә ярарга тырышты, аның көен көйләде. Хәйдәргә бу, билгеле, бик ошый иде.
 
Хәйдәр сыйныфташ малайларны үз янына чакырды:
 
- Әй, монда килегез әле! Бүген таң каршыларга барабыз. Буш барып булмас инде, берәр ярты алырбыз.
 
Сыйныфташ малайлар аракы белән таныш түгелләр, тик Хәйдәргә каршы әйтергә ярамый. Аннары укучылар түгел бит, кем орышсын хәзер аларны. Бераз егет булып, аракы да эчеп карыйсы да килә инде. Олылар әйткәнчә, соңгы кыңгырауны юарга кирәк.
 
- Күпмедән җыелабыз соң?
 
Бусы инде Шамил, ул гел Хәйдәр янында булды, һәрвакыт аның йомышын үтәп килде.
 
- Бер бишәр йөз дип торам инде.
 
Илдарның әнисе сыер савучы булып эшли, әтисе дә колхозда. Яртышар ел акча күрәннәре юк. Билгеле, биш йөз сум чыгарып сала алмый егет.
 
- Мин аракы эчмим, – дип каршы төште Илдар.
 
- Мин сиңа аз акыл керттем, әйеме, турысын әйт инде акчам юк, диген. Ярар, булмаса, бирмәссең, Хәйдәр абзаң коткарыр, – дип Илдарның эченә төртеп алды.
 
Илдар бөгелеп төште. Кырыйдан карап торган кызлар егетне жәлләп куйдылар. Аларның карашын күрүгә, Илдар җир тишегенә кереп китәрдәй булды. Их, сез, кызлар, белсәгез икән егет кешегә хатын-кыз каршында көчсез булып күренүнең никадәр хурлык икәнен!
 
- Сигезгә шушында җыелабыз. Барыбыз да. Аннары су буена китәрбез. Сиринә, син сигезенче яртыга әзер бул, машина белән кереп алырмын, – дип дәвам итте Хәйдәр.
 
Моны ишеткәч, кызның йөзе балкып китте. “Күрдегезме, мине машина белән килеп алачаклар, мин җиңүче!” – дигәндәй, сыйныфташ кызларга масаюлы караш ташлады. Кызлар дәшмәде. Кичкә кадәр сыйныфташлар өйләренә таралды.
 
Су буйлары элек матур иде. Авылдан ярты чакрым гына ераклыкта. Кечкенә генә инеш, чишмәләр бик күп. “У-у-у, аларның саны иллегә җитә иде”, - дип сөйлиләр картлар. Инешкә терәлгән эрәмәлек. Билгә җиткән ямь-яшел печән. Авыл халкының малы, көтүгә чыгып, җәй буе рәхәт чигә. Ашатам дисәң, яшел печән, эчәренә суы да шунда гына, җәйге челләдән качыйм дисәң, - күләгәле әрәмәлек. Сандугачлар тавышы авылга кадәр ишетелеп торган. 
 
Совет вакытында мелиорация программасы күтәрелеп чыкты. Имеш, кырларны сугарырга кирәк. Менә шул программа буенча чишмәле инешләрне зур итеп буып куйдылар. Язгы ташу китә алмыйча, көтүлек җирләрен, чишмәләрне, сандугачлы әрәмәлекләрне су астында калдырды. Хәзер андый плотиналар күп инде. Башта алар чөгендер җирләрен сугардылар, СССР беткәч, берәүгә дә кирәге калмады аларның. Суүткәргеч торбаларны халык хуҗалыкка ташып бетерде.
 
Алай да табигать адәм баласы салган зыянны үзенчә көйли алды. Ул плотиналарда балык яхшы үрчеде. Моңарчы авыл халкы күрә алмаган кошлар очып йөри башлады, зур сулыкка җирле халык та тартылды. Балыкчылар күбәйде. Җәен колач җәеп, су коендылар. Төрле бәйрәмнәрдә җирле халык, бу зур плотиналар янында бәйрәм итеп, күңел ачарга ияләнде.
 
Яшьләр җыелып килгәнче, плотинага эңгер-меңгер иңә башлаган иде. Су өстендә берничә акккош күренә. Кемнәрдер әзерләгән өстәл янына килеп туктады яшьләр. Кызлар, билгеле, табын әзерләде. Егетләр кайсы учак тергезде, кайсы матаен карады, кайсы кармак салды. Табын янында Хәйдәр аракыга тотынды.
 
- Тә-ә-әк, башлыйбыз. Әйдәгез, егетләр, берәрне тотып куярга кирәк инде!
 
Стаканны бушаткач, кайбер егетләр укшып алды. Кызлар борын җыерып аларга текәлде. Аракы үзенекен итте. Төрле сүзләр ява башлады. Хәйдәргә аларны күзәтү кызык, ул инде аракы белән күптән таныш. Аннары әнә Сиринә дә аңа елышып утырган. Башка кызлар да күзен алмый, ни теләсә шуны, табыннан ашыга-ашыга, бер-берсен уздырып алып бирә. Моңа Сиринәнең эче пошты. “Кызлар, нишлисез инде, ул бит монда машина белән мине алып килде, сезне түгел,”- дип әйтә иде аның карашы. Бераздан биеп алган булдылар. Тагын берәр стакан бушаттылар. Яшь тәннәр агуга тиз биреште, егетләр мәлҗерәп төште. Аннары кайсы кая таралышты. Табын янында Хәйдәр белән Шамил генә калды. Аларга әле тулы бер ярты кереп утырырга тиеш, шунсыз кузгалмыйлар. Егетләр исерешеп беткән сыйныфташларына күз салдылар.
 
- Салагалар, ике-өч йөз грамм җитте боларга.
 
Шамил ялагайланып кеткелдәп куйды. Илдарны да: “Син нәрсә, мужик түгелме әллә?” - дип көчләп эчерттеләр.
 
- Хәйдәр абзаң барында күңел ачып кал, энем, – дип масаеп эндәште аңа сыйныфташы, ул бит бүгенге көн герое.
 
Аракыга ияләшмәгән организм тиз биреште. Илдарга дөнья тубыктан тоела башлады. “Менә хәзер барын да әйтәм”, - дип уйлады аракы белән көче арткан егет. Ул Сиринә янына килде дә акрын гына аның җилкәсенә кагылды:
 
- Сиринә.
 
Хәйдәрнең һәр сүзеннән шырык-шырык көлеп утырган кыз Илдарга борылып карады:
 
- Нәрсә, Илдар?
 
- Сиңа әйтәсе сүзем бар минем.
 
- Ой, Илдар, әйдә иртәгә яме.
 
Кызның Хәйдәр янаннан китәсе килми, көндәшләр янда гына чуалып йөри бит.
 
- Юк, бүген, менә хәзер әйтәм!
 
- Ну, ярар алайса, тик тиз генә әйт, ярыймы. – Кыз, урыныннан торып, Илдар белән читкәрәк китте. - Нәрсә инде?
 
Аракы көч бирсә дә, егет кыз каршында кабат каушап, айнып китте.
 
- Сиринә, беләсеңме,теге... ни...
 
- Әйт инде, Илдар.
 
Кыз борчыла башлады, чөнки көндәшләр Хәйдәр янына килеп утырдылар. Кызлар белән булышып, Хәйдәр Сиринәнең киткәнен сизми дә калды.
 
- Сиринә, ассаң – ас, киссәң – кис, тик мин сине яратам, өзелеп яратам, беләсеңме, мин сине күрми бер көн тора алмыйм!.. - диде дә, үз сүзләреннән үзе куркып тынып калды.
 
Сиринә башын артка ташлап, йолдызларга карап тора башлады. Рәхәт иде кызга. Бер егет аны машина белән өеннән килеп алды, каршысында икенче егет тезлән, дисәң тезләнергә тора. Кыз үзенең чибәрлегеннән дә, сыйныфташ егетләренең игътибарын тоеп та кинәнеп куйды. Менә аңа беренче тапкыр мәхәббәт аңлаталар. Рәхәт, бик рәхәт кызга! Башка сыйныфташ кызларга мондый сүзләр ишетергә бик ерак әле. Тик Сиринә мәхәббәт сүзләрен бу юаш егеттән түгел, ә пәһлевән, чибәр Хәйдәрдән көтә бит.
 
- Илдар, син минем сыйныфташым, мин сине хөрмәт итәм, зинһар өчен авырга алма яме, дуслар гына булып калыйк, ярыймы, – диде кыз, егеткә артык каты кагылмыйча.
 
Сиринә башын артка ташлагач, инде кычкырып көләр дип уйлаган иде Илдар. Алай булмады, кыз бик ипле генә җавап бирде. Барыбер җанга җиңеллек килмәде. Аның мәхәббәтен кире кактылар. Авыр иде, бик авыр иде егеткә.
 
Шамил боларны беренче күреп алды да бармагы белән Сиринә һәм Илдар ягына төртеп күрсәтеп, дустына эндәште:
 
- Ахир, кара әле теге йолкышны, кая үрелә ул?
 
- Ни фига себе!.. Сиңа аз эләккән икән әле, сука!
 
Хәйдәр чайкалып торып басты, аннан соң ава-түнә Илдарның артына килеп басты да, аягы белән аның бил турысына каты итеп тибеп җибәрде. Илдар тәгәрәп китте.
 
- Ай!..
 
Хәйдәр тагын типмәкче иде, тик Сиринә аны тотып калды.
 
- Хәйдәр, тимә, ул бит укырга кая керүемне генә сорады. 
 
- Аның анда ни эше бар? Шул ата-анасы кебек сасы колхозыннан китә алмый бит ул барыбер, хәерче тәре. Хәзер торсын әле, сөйләшеп алам мин аның белән.
 
Тик Илдар егылган җиреннән кузгалмады.
 
- Әй, син, тор әйдә, нәрсә ятасың, абзаңның акыл кертәсе бар, – дип кычкырды аңа Хәйдәр.
 
Тик Илдар тормады да, тавыш та бирмәде. Сыйныфташлар йөгерешеп килеп, аның янына җыелды. Йөзенә суккаладылар, кызлар кулъяулыкларын чылатып, битен сөртеп карадылар. Илдар берни дә сизми ята бирде.
 
- Син аны нишләттең? – дип йөрәк өзгеч тавыш белән Сиринә яр буйларын яңгыратты.
 
Сыйныфташларының йөзенә курку йөгерде. Караңгы яр буе, каршыларында җансыз сыйныфташлары...
 
Хәйдәр дә айнып китте, нәрсә эшләгәнен аңлаудан түгел, аны кылган этлеге өчен җавап тотарга кирәклеге куркытты. 
 
- Мин, мин бит аңа каты типмәдем, уйнап кына бит.
 
Тик каршында җансыз яткан сыйныфташы киресен сөйли шул. Бетте, бар да бетте, студент та булмаячак, кыйбатлы машиналар да, көтүе белән кочакка сикерәчәк кызлар да. Хәйдәр катып калды. Бар хыяллар җимерелде. Их, нигә кызды инде, ә?
 
* * *
 
Илдар исенә төшереп табибка эндәште:
 
- Минем бил турысына арттан кемдер бик каты типте.
 
- Кемдер түгел, ә сыйныфташың Хәсәнов, арттан сиңа каты итеп типкән. Соңгы кыңгырау, дип аракыга тотынасың юк иде, энем, – диде Бикмурзин ачулы тавыш белән.
 
- Мин бер генә стакан эчтем, анысын да эчеп бетерә алмадым.
 
- Сезгә күп кирәкме инде ул. Син аз эчкәнсең, Хәсәнов әнә кеше имгәтерлек булганчы лыкынган. Аның машинасына салып алып килделәр сине, егет, үзе руль артына утырырлык түгел иде.
 
- Доктор, мин гәүдәмнне селкетә алмыйм.
 
- Аңыңа килгәнгә рәхмәт әйт әле, энем, синең умыртка сөягең каты чатнаган, бармакларың авыруны тоя, үз вакыты белән башың да борылыр, кулың да йөри башлар, тик менә аяклар белән башкача. Сиңа бер ел буе селкенмичә, каты ятакта чалкан ятарга кирәк. Менә иң зур дәва шул әлегә. Белмим, чыдый алырсың микән?
 
- Доктор, мин беркайчан да аякка баса алмаячакмынмыни?
 
- Мин алай дип әйтмәдем, бары тик озак дәваланырга кирәк булачак, дидем.
 
- Минем монда икәнне туганнар беләләрме соң?
 
- Әниең төнлә үк килеп җитте, бишенче көне инде коридорда куна, куып та карадык, юк, китмәде.
 
* * *
 
Фәридә апа белән Райхан абзыйга ике бала алар. Илдар һәм сеңлесе Алсу. Мәктәпне тәмамлагач, улларын берәр техникумда укытырбыз, дип сөенеп йөргәннәр иде. Акчасызлык инде аларны туйдырды. Менә хәзер булышчы үсеп җитте, дигәндә генә... Имансыз Рәфкать малае улларын урыннан тора алмаслык итеп имгәткән. Доктор бик җайлап аңлатырга тырышты улларының хәлен. Аякка басар, дигән ышаныч бик аз икән. Тормыш йөген тартып күпне кичереп гомер иткән Райхан абзый белән Фәридә апа бу хәбәрне ишеткәч, тынсыз калдылар. Ничек инде, төн йокылары күрми тапкан, баккан балалары гомерен урын өстендә үткәрәчәк?.. Язмыш сынавы бик ачы шул. Бала кайгысыннан да авыр кайгы бар микән ата-ана өчен?
 
- Фәридә апа, – дип сак кына эндәшкәнгә сискәнеп китте әни кеше.
 
Шәфкать туташы Рәйсә икән. Ул башта кайгыдан нишләргә белмәгән ананы палатага кертмәде. Аннары көне буе коридордан куды. Инде булмагач, кичке якта Фәридә апага чәй кайнатып чыгарып бирде. Юк, усал хатын түгел ул, Рәйсә, бары вазыйфасын гына башкара.
 
- Фәридә апа, улыгыз аңына килде, Фәтих Кәримович керсен, диде сезне, аннары улыгызны карарга да кеше кирәк булачак, сезгә рөхсәт язуы бирергә кушты.
 
Ничә көн җылы ризык, йокы күрмәгән ана, аңладым, дигәндәй башын какты та, сакланып палатага атлады. Илдар ятакта чалкан ята, карашы түшәмгә төбәлгән. Агарып калган бала йөзенәдә нур калмаган.
 
- Улым...
 
- Әни, - дип эндәште егет, тик башын бора алмады, дөресрәге, әнисенә борырга тырышып карган иде, авыртудан ыңгырашып кына куйды.
 
- Мммм...
 
- Тик кенә ят, улым, доктор тик ятарга кушты, авыртуы бетәр, диде.
 
- Әни, мин йөри алмам инде...
 
- Нигә алай дисең инде, улым, доктор селкенмичә ятсаң, тазарасың, диде бит.
 
Илдар күзләрен йомып бераз тынып торды.
 
- Әни, әти белән Алсу ничек анда?
 
- Ярый, улым, бар да яхшы. Бүген кич киләбез, диделәр, әтиең “Москвич”ны төзәткән, шуның белән килербез, диде.
 
- Әни, Сиринә килмәдеме?
 
- Килде, улым, сыйныфташларың барысы да көн саен килеп хәлеңне белешеп торалар, – диде ана, үз кайгысы белән баласы күңелен аңлый алмыйча.
 
Алар берара сүзсез тордылар.
 
- Әни!
 
- Нәрсә улым?
 
- Әни, син бар, кайт инде, яме, арып та беткәнсеңдер, бар, кайт инде, бераз булса да йоклап ал.
 
- Юк, юк, улым, минем йокым килми, карыным ач түгел, аллага шөкер.
 
- Әни, кайт инде, арыганың күзеңә үк чыккан бит. Син авырып китсәң, без нишләрбез, әни?
 
- Апа, барыгыз кайтыгыз инде, – дип сүзгә кушылды Рәйсә дә, - улыгызга инде берни дә янамый. Иртәгә кадәр үзебез карап торырбыз, берни булмас, аннары Фәтих Кәримович аңа укол ясарга кушты, иртәгә кадәр уянмый йоклаячак ул.
 
Шулай бала белән шәфкать туташы үгетләп алҗыган ананы өенә озаттылар. Илдар түшәккә береккән беренче көне белән үзе генә калды. Тик аның җанын әнисенең хәбәре җылытып тора. Сиринә дә килгән икән бит аның хәлен белергә.
 
Больница авылдан ерак түгел, юл уңаена машина очрап, Фәридә апа өенә тиз кайтып җитте. Хуҗалыкның әллә ни байлыгы юк, алты почмаклы авыл йорты. Гади генә сарай, бер баш сыер, бер баш кыш чыгасы үгез бар. Элек күбрәк була торган иде. Фураж кыйбатланды хәзер, мал тотуы авыр. Сарайдан ерак түгел мунча, аннары машина өчен тактадан гына әзерләгән гараж.
 
Фәридә апа бик арыган, хәле китеп болдыр баскычына утырды. Аны көтеп, сагынып беткән әтәч белән тавыклар болдыр янына җыелдылар. Таныйлар инде алар Фәридә апаларын.
 
- Сезгә ашарга бирүче булмадымы әллә?
 
Аның тавышын ишетеп болдырга өйдән кызы Алсу йөгереп чыкты.
 
- Әни!
 
- Әйе, кайттым ,кызым, менә тавыкларга җим сипмәдеңме әллә?
 
 
- Бирдем инде ашарларына, бирдем, тик аларга мин биргән ошамый, сине көттеләр.
 
Кыз әнисе янына чүгәләде дә алдына башын салды. Кызы да сагынган әнисен. Фәридә апа уң кулы белән аның чәченнән сыйпый башлады. Шулай бераз утыргач, Алсу тынлыкны бозып сорап куйды:
 
- Әни, Илдар абый ничек?
 
- Аңына килде, кызым, сөйләшеп ята.
 
- Авылда абыйны башка йөри алмаячак, дип сөйлиләр.
 
Чыбыксыз телефон бик тиз эшли шул.
 
- Тыңлама син аларны, кызым, белеп сөйләмиләр алар, Илдарга дәва гына кирәк. Әле без барыбер аны аякка бастырырбыз, шулаймы?
 
Кыз әнисенең алдыннан күтәрелми генә башын кагып куйды. Ярата шул абыйсын Алсу. Абыйлы булгач, рәхәт, малайлар да кыерсытмыйлар. Аны абыйсы үзе белән кая барса, шунда алып йөрде. Балык та тоттылар, суда да йөзәргә өйрәтте. Кыз көрсенеп авыр сулап куйды:
 
- Әни, әйдә, өйгә, мин аш та пешердем инде, әти дә кайтып җитәр. Кичә безгә Суфия апа килде, сине сорады.
 
Суфия ханым - Хәйдәрнең әнисе.
 
- Нәрсә кирәк аңа бездән, кызым?
 
- Белмим, әти аны капкадан да кертмәде. Тагын бер килсәң, аягыңны бәреп сындырам, дип кычкырды. Мин курыктым, әни.
 
Райхан абзый табигате белән коры кеше. Алдын артын бик уйлап тормый, башындагысын әйтә дә сала.
 
Алсу әнисенә яңа пешкән аш китереп куйды. Ачлы-туклы йөргән Фәридә апаның аш исеннән башы әйләнеп китте.
 
- Әни...
 
- Хәзер үтә, кызым, карыным гына ачкан.
 
Кыз инде ашап алган, аның тамагы тук, шуңа ул әнисе каршысына утырды да, кулларына таянып, аның ашаганын шыпырт кына күзәтеп тора башлады. Шулай сөйләшми генә ашады Фәридә апа, аннары кызы кайнар чәй ясап китереп куйды.
 
- Уф, булды кызым, зур шул инде син, менә миңа эш тә калдырмагансың. Идәннәрне юып чыккансың икән. Сыерны сава алмагансыңдыр инде. Чуаркай усалрак шул.
 
- Саудым, әни, бер дә усал түгел ул. Әти алдына яшел печән салгач, мине күрми дә ул ашавын гына белә.
 
Фәридә апа кызының аркасыннан кагып куйды:
 
- Менә, кызым да зур инде хәзер.
 
Зур инде Алсу да, сигезенче сыйныфта укый, Сиринәнең энесе Марат белән сыйныфташлар. Алар белән тагын күрше кызы Рәсимә дә укый. Үзара бик дуслар. Сыйныфлары белән татулар.
 
Шул вакыт капка ачылган тавыш ишетелде.
 
- Әти кайтты, – дип кыз тәрәзәгә капланды.
 
Көне буе йортта үзе генә булгач, кыз бераз шүрләде. Шуңа күрә әтисе кайтканын тәрәзәгә капланып көтәргә ияләнде.
 
Юк, әтисе түгел. Хәйдәрнең әнисе Суфия апа икән.
 
- Әни, теге хатын тагын кереп килә.
 
- Нәрсә кирәк аларга бездән. Атаң кайтып керә күрмәсен, холкы бик коры, Аллам сакласын. 
 
Суфия ханым җыйнак кына гәүдәле, заманча матур итеп киенгән. Куллары да сөялләнмәнгән. Кибет прилавкасы артында тору сыер саву түгел инде. Йорт эшләрен дә авыл исерекләре эшләп бетереп бара.
 
Ишектән керә-керешкә ханым Фәридәнең аягына егылды:
 
- Фәридә, җаным, бетермәгез улыбызның башын, аны бит хәзер утыртачаклар. Бердәнбер бала бит ул безнең. Ас мине, кис, улыма гына тимәгез, зинһар өчен!
 
Алсу, бу хәлдән шүрләп, әнисе артына сыенды.
 
- Бетермә башын, дисеңме, ә менә синең улың минем Илдарымны жәлләгәнме соң? Бала ел буе кузгалмый урында ятарга тиеш. Аягына баса аламы, юкмы, билгесез... Нигә синең улыңны жәлләргә тиеш соң без?..
 
- Фәридә, бердәнбер бала бит ул безнең, аны утыртсалар төрмәләрдән кем булып кайтыр ул?
 
- Хәйдәрнең буласы булган инде, дөньяга бер дигән имансыз тәрбияләп биргәнсез.
 
Суфия ханым идәнгә капланып елап җибәрде.
 
- Мә, Фәридә, сиңа акча, - дип сумкасыннан ул бер төргәк акча чыгарып өстәлгә куйды.
 
- Акча биреп котылырга исәбегез инде, тикшерүчеләр белән дә килешеп куйгансыздыр, шулаймы?
 
Фәридә акчаны кулына алып санап карады:
 
- Утыз мең? Син минем малайны утыз меңгә сатып алмакчы буласың! Нигә әле кимендә йөз мең түгел, ә?
 
- Соң бит сатулар бик начар бара, аның кадәр акча миндә юк.
 
- Алай, имансыз улыңа биш йөз меңлек машина өчен бар. Ә минем инде гарип калган улым өчен юк. Синең малаең гарип итте бит аны. Ал акчаларыңны да Райхан кайтып кергәнче чыгып ычкын моннан, имансыз. Юкса, аягыңны да бәреп сындыруы бар, син аны беләсең.
 
Шул чак ишек ачылып китте, ишектән Рәйхан абый килеп керде. Басынкы гәүдә булса да, таза кеше Рәйхан абзый. Андыйларны төптән таза, диләр. Яшь вакытларында мәйдан тоткан кеше. Ул башта өйдәгеләргә күз йөртеп чыкты:
 
- Монда нишлисез сез?
 
- Менә Илдарны дәвалар өчен акча китергән Суфия, – дип җавап бирде Фәридә апа. Аның исәбе булачак давылны ничектер читкә җибәрү иде.
 
- Ә-ә-ә, акча тотып килгәнмени, кая, бир әле монда аларны, –дип Рәйхан абый акчаларны кулына алды.
 
Аннары санап тормый Суфиянең битенә ыргытты:
 
- Нәрсә, акча биреп котылырга идеме исәбең? Малаең ник үзе килмәде соң, ә? Кая малаең?
 
- Ул шәһәргә китте, синнән курка ул, Рәйхан.
 
- Алай, качып калырга инде исәбе. Арттан килеп тибәргә курыкмаган, җавап бирүдән курка. Әйт малаеңа, кайда күземә очрый, шунда башын сугып ярам мин аның.
 
Суфия тагын үксеп елап җибәрде.
 
- Үкереп утырма монда, мин сиңа әйттем бит аягыңны бәреп сындырам дип, үпкәләмә, яме.
 
Ул мич арасыннан утын агачы күтәреп чыкты.
 
- Әти тимә... 
 
Алсу, елап, атасының беләгенә, Фәридә икенче кулына асылынды.
 
- Суфия, чыгып кит тизрәк, зинһар!
 
Суфия тиз генә торды да чыгып йөгерде.
 
Рәйхан абый урындыкка утырды да сүзсез генә карашын идәнгә төбәде. Ян бүлмәдән Алсуның елаган тавыш ишетелә. Кайгы баскан йортның тынлыгын кызның сулкылдап алганы гына боза иде . 
 
Дәвамы соңрак...
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 13.04.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»