поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 19 Май
  • Мөнирә Булатова (1914-2011) - җырчы
  • Фирдәвес Кәбиров - автоузышчы
  • Нәҗип Думави (1883-1933) - язучы
  • Ринат Билалов - журналист
  • Хәлимә Искәндәрова - актриса
  • Денис Архипов - хоккейчы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
13.04.2015 Җәмгыять

Хәерчеләр йөрмәсә дә төркем-төркем...

Казанның эре сәүдә үзәкләрендә булганда, күңелгә тигән күренешләрнең берсе – өлкән яшьтәге агай-апаларның азык-төлек бәяләрен карап йөрүе. Килограммы сарык бәясе торучы казылык, яртышар меңлек сыр, балык һәм җиләк-җимешләргә, океан артыннан китерелгән башка төр азык-төлеккә кызыгудан бигрәк, гаҗәпләнеп карый алар.

Кайчагында татып карыйсылары да киләдер. Тик көндәлек кирәк-яракка, шул исәптән әледән-әле бәясе артып торучы электр утына, суга, газга һәм башка түләү­ләр­гә киткән чыгымнардан соң калган пенсия акчасына ай буена яшисене уйлап, арзанрак хаклысын эзләп китәргә мәҗбүрләр.

Эре сәүдә челтәре өл­кәннәрнең гадәтен яхшы белә. Сатып алучыларны күп­­ләп җәлеп итү максатында, әледән-әле, нинди дә булса продуктны арзанрак бәя­дән тәкъдим иткәли. Андагы чиратны күрсәң... ”Карусель” кибетендә күр­ше Мари Иле Республикасыннан ки­те­релгән дис­тәсе 39 сумлык тавык йомыркасы сатып алырга те­ләгән бер танышым әйт­кән­дәй, үзе бер мәхшәр. Кай­бе­рәүләр өчен азык-төлек­кә бәяләрнең аз гына арзанрак булуы да бик мөһим.
 
Ачлы-туклы гомер ки­черүчеләргә ярдәм итүнең нинди дә булса юллары бармы? Бу эшне ничек оештырырга?
 
Чиккә җиткәннәргә ни эшләргә?
 
Без – горур халык. Дәүләт югарылыгындагылар биг­рәк тә. Ничек инде бездә ачлы-туклы яшәүчеләр булсын ди? Татарстанда айлык уртача хезмәт хакы күпме икән­леген белмисезме әл­лә? Ул кадәрле акчага рә­хәтләнеп яшәп була, янәсе. Хикмәт тә шунда шул. Кай­берәүләр “уртача” хезмәт хакы тө­шенчәсе артына яшеренеп, хәлне ал да гөл итеп күр­сәтмәкче. Ә кеше­ләр арасында төрлесе бар. Шул исәп­тән атнасына бер итле аш күрмәгәннәре дә юк түгел. Бигрәк тә өлкән­нәрнең  хәле катлаулы. Рәсми мәгъ­лүмат­лардан күрен­гән­чә, Россиядә бүген 20 миллионнан артык кеше хәерчелек чигендә яшәргә мәҗбүр. Илдә барган сәяси вәзгыять нәтиҗәсендә, соң­гы вакытларда андый­ларның саны артканнан-арта, диләр.
 
Өстәгеләр халык  турында бөтенләй кайгыртмый, дип әйтеп булмый анысы. Россия Хөкүмәте җитәк­че­ләре мох­таҗ­ларга ярдәм итү буенча әледән-әле төрле програм­малар, тәкъдимнәр белән чыга. Депутатларны әйткән дә юк. Тик менә бу эшне ничек оештырырга? Андый ярдәм­не, табадан төш­кән коймак сыман, эләктереп алырга торучылар да аз тү­гел.
 
Ил җитәкчелеге өчен иң авыры – бездә миллионлаган кешенең хәерчелек чиген­дә яшәвен тану булгандыр, шәт. Һәрхәлдә, үзгәртеп корулардан соң дистә елдан артык вакыт шуңа сарыф ителде. Берничә ел элек, Россиянең кайбер төбәклә­рен­дә, анда әле шыпырт кына диярлек, мохтаҗларга азык-төлек карточкалары бирү буенча тәҗ­рибә үткә­реп карарга булдылар. Өс­тәгеләргә бигрәк тә Санкт-Петербург һәм Киров өлкә­сендә узган тәҗрибә ошый булса кирәк. Сәбәбе гади – мохтаҗларга бирелә тор­ган азык-төлек карточкасы би­ре­дә җирле бюджет исәбенә башкарылган. Әмма федераль бюджеттан бире­лергә тиешле акча киме­гәннән-кими барган бер вакытта, мохтаҗларга бирелә­чәк азык-төлекне җирле бюджетка аударып калдырырга тырышу да дөрес булмастыр, шәт.
 
Америкада мохтаҗлар күбрәкме?
 
Без кемнәндер оялып маташканда, дөньяның алга киткән илләрендә мох­таҗ­ларга азык-төлек талоннарын инде дистә еллар элек үк өләшә башлаганнар. Америка Кушма Штатларында 48 миллион кеше ай саен дәүләттән 15500 сум күләмендә азык-төлек яр­дә­ме ала. Билгеле, Россия икътисады мондый ук күләмдә чыгымнарны кү­тәрә алмый. Әмма, бел­гечләр әй­түенчә, Россия бюджеты мох­таҗларга аена 1 мең сум кү­ләмендә азык-төлек ярдә­ме күрсәтә алыр иде. Дөрес, ашаган белми, тураган белә дигәндәй, моның өчен дә бюджетта 250 миллиард сум акча табасы бар. Хәер, Россия кебек ил өчен әллә ни зур чыгым да түгел инде.
 
РФ Хөкүмәте вице-премь­еры Аркадий Дворковичны мәсьәләнең тагын бер ягы нык борчый. Мохтаҗ­ларга азык-төлек ярдәмен ничек атыйсы? Талон дияр идең, Россиядә бу сүз бик моңсу вакытларны искә төшерә. Шул исәптән азык-төлек карточкасы дип атау да килешеп җитми. Бу урында базардан терлек сатып алган агайның сүзләре искә төшә. “Үгез булмагае, чурт булсын, балаларга сөт булсын”. Ә халык, бигрәк тә гаилә бюджетын көч-хәл белән генә очын-очка ялгап баручылар мондый ярдәмне олы рәхмәт хисе белән кабул итәчәк. Моны аңлау өчен, өлкәннәр белән бер аралашу да җитә. Һәр­хәлдә, Санкт-Петербург һәм Киров өлкә­сендә мохтаҗ­ларга азык-төлек карточкалары ниге­зендә ярдәм күрсәтү тәҗри­бәсе дә шуны раслый.
 
Матбугатта хәбәр ител­гән­чә, Россия Сәүдә-сәнәгать министрлыгы апрель ахырында ук инде мохтаҗларга азык-төлек ярдәме систе­ма­сының үз моделен тәкъдим итәргә җыена. Министрлык белгечләре әйтүенчә, әлеге система төрле ташламалар булдыру ярдәмендә мохтаҗ­ларга үзебезнең илдә җи­теш­терелгән продуктларны тәкъ­­­дим итәчәк. Шул ук вакытта министр урынбасары Виктор Евтухов бил­геләп уз­ганча, тәкъдим ите­лүче про­дуктларның бары тик югары сыйфатлы булуы шарт. Әлеге исемлеккә тә­мәке, исерткеч эчемлекләр һәм озак сакланган продуктлар кертелми.
 
Илнең азык-төлек белән сәүдә итүче иң эре чел­тәр­лә­ре дә бу эштән читтә калырга җыенмый. Санкт-Петер­бург­ның “О.Кей” сәүдә челтәре шә­һәрнең социаль сәясәт комитеты белән берлектә мох­таҗлар өчен 64 меңнән артык социаль карта әзер­лә­гән. Мондый карточкалар ап­рель ае ахырында ук кулланучыларга барып җитә­чәк, диләр. Башка сәүдә үзәк­ләре дә әлеге программага кушылып ки­тәргә теләк бел­дерә.
 
Кайбер экспертлар азык-төлек карточкасына өстәп, сәламәтлеге какшаганнар өчен дарулар бирү мөм­кин­леген карауны да тәкъ­дим итә. Билгеле бер категория өчен бу кадәресе дә комачау итмәс иде, әлбәттә. Тумаган тайның билен сындырма, диючеләр булыр. Азык-төлек талоннарының булачагына шик юк анысы. Иртәме-соңмы, мохтаҗларга ярдәм бездә дә кертеләчәк. Моңа әзерлек эшләре күп­тәннән бара инде. Яңа гына бил­геле булганча, Россия Хө­күмәте тарафыннан РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына 2015 елның 1 сен­тяб­ренә ка­дәр әлеге проблема буенча конкрет тәкъдимнәр кер­тер­гә кушылган.

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан
№ 51 | 08.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»