|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2015 Язмыш
Зур сәхнәдән хәмер аркасында төшеп калган татар җырчысы белән ИНТЕРВЬЮЗаманында сәхнә шаулаткан, тора-бара олуг җырчыга әйләнер дигән зур өметләр багланса да, бүген онытылган җырчылар байтак бездә. Кинәт юкка чыгуларының да сәбәпләре төрле. Туксанынчы еллар гадәти чор түгел иде. Кайсы җырлап тамак туйдырып булмый дип һөнәрен үзгәртте, кайсы авырып китте, кайсы замана чирләренә бирелеп харап булды. Бүгенге әңгәмәдәшебез соңгылары рәтенә керә. Заманында хәмер белән мавыгып, сәхнәдән китәргә мәҗбүр булды ул. Бүген сирәк кенә булса да җырлар яздыргалап, социаль челтәрләргә элгәләсә дә, сәхнәнең үзе өчен ерактагы татлы төш кенә икәнен яхшы белә. Аның үтенече буенча без исемен күрсәтмәскә булдык. Ул әңгәмәгә минем хатаны кабатламасыннар, гыйбрәт алсыннар дигән уй белән генә риза булды. – Эльвира Розали, Алсу Хисамиева, Таһир Асылгәрәйләр белән бер чорда иҗат иттең һәм кинәт юкка чыктың. Моның сәбәбе нидә?
– Мин авылдан килгән буынның калада туган балаларының берсе булам. Җир эшенең бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татып үскән, калада азрак иркенлек тойган әти-әни мине өф-өф итеп үстерде. Авылга кайткач, әби эш кушса, әни, без чиләнгән дә җиткән, оныкларыңны да бимазалама, бакчаңны да бетер, терлегеңне дә, ди торган иде. Мин үзенән-үзе урам баласына әйләндем. Дөрес, мәктәптә әйбәт укыдым, музыка мәктәбенә йөргәләдем. Мин боларны ник җентекләп сөйлим соң? Тормыш убылып төшкәч, туганнан алып хәзерге көнгәчә һәр мизгелне анализларга туры килде. Ә беләсеңме, иң куркынычы нәрсә? Хәзер дә минем кебек буынсыз парник балаларын үрчетү дәвам итә. Максат юк безнең. Дөресрәге, бар: бәхетле булу. Минут саен бәхетле булып булмаганын соңрак аңладым мин.
– Исерткеч эчемлеккә бәйлелек дан белән бергә башландымы?
– Оеткысы балачактан ук салынган аның. Өйдә һәрвакыт аракы бар иде. Инде 12-14 яшьләрдә үк, урамга чыкканда, сулы шешәгә аракы куша идем. Малайлар белән эчәбез, кәеф шәп, туп тибәбез. Тора-бара организм бу рәхәтлекне даими сорый башлый. Өлкән сыйныфларда мәктәпкә салган килеш барып, арткы партада йоклап утырган да булды. Укытучы ни өчендер моны күрмәмешкә салыша иде. Ләкин кешедә үзеңне саклау инстинкты да бар. Мин дә, үземне кулга алып, музыка училищесына укырга кердем. Тавыш чиста, урам гитарада уйнарга өйрәтте, беренче курстан ук концерттан концертка йөрим. Татарча дискотекалар оештыра башладык. Төнге клублардан баш чыкмый. Монда исерткеч эчемлекләргә наркотиклар кушылды.
– Гадәттә батып баручы кеше гаиләгә ябыша. Синең дә гаиләң булгандыр...
– Иң шәп кызга өйләндем, кызыбыз туды. Мин өйдә үземне бәхет алып кайтучы кебек тота идем. Риза булмасаң, нәрсә тота сине? Кем соң син, кемгә кирәгең бар? Мондый мыскыллы сүзләр гадәттә тән ватылганда әйтелә. Үземне тыя алмау чигенә җиткәндә, исән калган акыл күзәнәкләре гаиләңнән кит, дип ялвара иде. Минем тапкан акча “бәхет” сатучыларга китә. Иртән телефоннан наркотикларга заказ бирмәсәм, көн башланмас кебек тоела иде. Квартирны, машинаны, аппаратураны хатынга калдырып чыгып киттем. Ул миннән өлгеррәк булып чыкты, аерылырга гариза илтеп биргән икән инде. Судка бармадым, безне миннән башка да аердылар. Башта хатынны күралмадым, аннары хаклы булуын аңладым.
– Тернәкләндерү үзәгенә ничек эләктең?
– Иң кызыгы аерылганнан соң башланды. Баш болай да эшләми, әти белән әни, ник бөтен әйбереңне шул себеркегә калдырдың, дип кызган табага май сибә. Акчаларын алып чыга башлагач, тындылар тагын. Концертлар туктады, җыйган мая бетте. Хастаханәгә илтеп яптылар. Әллә ничә тапкыр качтым. Мин авыру түгел, халык җырчысы, дип шапырынсам да, элеккеге кебек чараларга чакырулар да бетте. Җыр яздырган юк, сәхнә киемнәре кайсы кайда... Шулай Казанның 7 нче хастаханәсе тирәсендә юл читендә аунап ятканда, бер таныш очрады. Шешәдәш дисәң дә була. Аның чиста киемнән елмаеп торуын күреп гарьләндем. Шул кеше тернәкләндерү үзәгенә алып барды. Минем кебек кешеләр күп икән. Хәтта спортчылар да бар. Барысы да бер үк юлны үткән һәм ахыр чиктә карак, хулиганга әйләнгән. Шул ук вакытта бернинди белеме, һөнәре булмаганнар да бар. Мондагыларны бер нәрсә берләштерә: максат куя белмәү. Рәхәт тормыш максат була алмый. Бу үзәк мине тормышка кайтарды. Аны оештырыр өчен заманында бер депутат үз йортын биргән. Монда гадәти тормыш кебек: кемдер аш-су бүлмәсендә кайнаша, кемдер бакча казый. Бәйлелеккә төшүчеләргә консультантлар ярдәм итә. Аларга ачылу, проблемаңны сөйләп бирү ансат. Ник дигәндә, үзләре дә элек нәкъ шул баткаклыкта булганнар. Дәвалауның 12 баскычы бар. Мин сигезенчедә. Үзәккә килеп эләгүемә ел ярым вакыт узды. Һәр көнемне Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт әйтүдән башлыйм. Мин тормышымны үзгәртә алдым. Әгәр мине аңлаучылар булмаса, аларны дусларым дип кабул итмәсәм, бернәрсә дә барып чыкмас иде.
– Җырлар яздыра башлагансың, социаль челтәрләрдә үзеңне танып, матур теләкләр телиләр. Сәхнәгә кайтырга уйлыйсыңмы?
– Син менә мине күрәсеңме: яшем белән ир уртасы кеше, ә йөзем 70-80 яшьлек бабайныкы кебек. Күнегүләр, физик эш, спорт гәүдәне рәткә китерде, ә йөз менә шул килеш калды. Шуңа күрә җыр – юаныч кына була ала. Мин үзем дәваланган үзәктә консультант булып эшлим. Тәҗрибәм булганга, бәйлелеккә эләгүчеләргә ярдәм итә алуымны күрәм. Бүген 90нчы елларга караганда хәл катлаулырак. Синтетик наркотикларга бәйлелектән арыну бөтенләй мөмкин түгел кебек. Героинга утыручылар килсә, без хәтта шатланабыз да, чөнки андыйларны коткару өмете бар. Бәйлелеккә эләгүчеләрне мәҗбүри дәвалау турындагы закон кабул ителү куандыра. Юкса кая барып чыгар идек...
– Тормышымны үзгәрттем дисең, балаң белән дуслашырга, гаиләле булырга теләмисеңме?
– Һәр нәрсәнең – үз вакыты... Булганына шөкер итеп яшәп ятыш.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|