поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.04.2015 Авыл

Түбән Новгород өлкәсендә хәләл ризык җитештерүче эшкуар белән ӘҢГӘМӘ

Чираттагы сәфәребездә без Т.Новгород өлкәсенең көнъяк-көнчыгышында урнашкан Пильна районының “Заречное” крестьян-фермерчылык хуҗалыгына юл тоттык. Бу КФХ безнең якларда иң эре булса кирәк. Хуҗалык җитәкчесе мочалилы Зөфәр Зайров (фотода) безне район үзәгендәге офисында каршы алды.

 - Зөфәр Ибраһимович, озак түгел сез Казанда татар эшмәкәрләре җыенында булып кайттыгыз. Шушы чара турында фикерләрегезне әйтсәгез иде? 

- Иң мөһиме - бу җыелышның әһәмияте зур. Бу чара татар эшмәкәрләрен берләштерүче, аралаштыручы һәм тәҗрибә уртаклаштыручы бердәнбер мәйдан булып тора бүгенгә. Татарстан хөкүмәте тарафыннан җылы каршы алу да уңай эз калдырды күңелемдә. Шунысын да әйтергә кирәк, Казаннан буш кайтмадым: сыйфатлы арпа, борчак орлыклары белән бергә, 200 баш сөт токымлы сыерлар да алып килдем. 
 
- Татарстан авыл хуҗалыгы белән Нижгар аграр тармагын чагыштырсак, үсеш буенча кайсы алдарак? 
 
- Татарстан авыл хуҗалыгы уңышлары безнекеннән югарырак дип әйтеп булмый, киресенчә, безнең төбәктәге күбесе хуҗалыклар чит регионныкылардан калышмый, ә күбесе күрсәткечләре белән уза да. Әлбәттә, тырышып, яңа технологияләр кулланып эшләгән хуҗалыклар безнең өлкәдә дә, Татарстанда да чәчәк ата. Моның өчен бары тик җиң сызганып эшләү кирәк. 
 
- Зур проектлар башлагансыз КФХгызда. Ничек эшләр бара? 
 
- Әйе, 1200 баш туарга исәпләнгән терлекчелек комплексы төзи башладык. Комплексның нигезен өч терлек каралтысы тәшкил итәр. Проект өлкә максатчан программасы кысаларында тормышка ашырыла. Узган елларда өлкә хөкүмәте ярдәме белән ике яңа двор төзегән идек инде. Хәзер анда 700 баш сыер асрыйбыз. Алла боерса, агымдагы елның сентябренә яңа терлекчелек комплексын да эксплуатациягә тапшырырбыз. 
 
Терлек каралтылары барлык заманча технологияләрне үзләрендә туплар, бөтен эш механикалаштырылган булыр: туарлар дворларда бәйләүсез яшәр, савым вакыты җиткәч, алар үзләре махсус залга барып, урыннарына басар һәм шуннан соң роботлар эшкә керешер. Аппаратлар сыерның җиленен юып массаж ясаганнан соң гына саварга тотыныр. Савылган сөт торбалар аша суыткычка килер, анда компьютер товарны төрле яктан тикшерер – майлылыгын билгеләр, һәр сыерның сөте турында информация туплар. Шул күрсәткечләр ярдәмендә җаваплы белгеч сырхау, аз яки түбән сыйфатлы сөт биргән сыерларны аерып алыр. Бу ясалма сайланыш ысулы зур күләмдә югары сортлы продукция алуга һәм сыерлар токымының сыйфатын үстерергә ярдәм итәр. Монардан тыш, роботлар туарларны тукландыру процессын да тикшерер. Азык миксер ярдәмендә кушылып бирелер, ә махсус агрегат аны тиешле вакытта терлек алдына төртеп торыр. 
 
Бу агрегатлар бәяле, әлбәттә. Комплекска кирәк булган 14 робот 140 миллион сумга төшәргә тиеш. Шушы сумманың яртысы өлкә хөкүмәте тарафыннан капланачак. Бәя булса да, алар хакын аклый. Бу өлкәдә Татарстан фермерлары һәм Белоруссия хуҗалыкларының уңай тәҗрибәләре бар инде, алар белән мин шәхсән үзем танышкан идем. 
 
Терлекчелек комплексында барлыгы 40 белгеч хезмәт итәр. Шунысы да мөһим – каралтыларда тиешле санитар кагыйдәләр үтәлер. Андагы терлек хуҗалыкның башка сыерлары белән кушылмас, җәйләрен комплекстан да чыгарылмас. Бу карантин чаралары төрле инфекцияләргә каршы юнәлтелгән. 
 
- Зөфәр Ибраһимович, сез җитештерү тармагында да эш башлыйсыз икән? 
 
- Эш башладык кына түгел, Алла ярдәме белән җәй урталарында Пильнада сөт заводын сафка куярбыз. Анда пастеризацияләнгән сөт, йогуртлар, ике төрле эремчек һәм каймак җитештерербез. Товарлар “Заречное” дип аталыр һәм этикеткаларында хуҗалык кырларыннан бер күренеш сүрәтләнгән булыр. Заводны чимал белән үз хуҗалыгыбыз тәэмин итәчәк. Гомумән, продукция җитештерер өчен тәүлеккә 20 тонна сөт кирәк булыр. Чимал чиста, югары сыйфатлы булырга тиеш. Яхшы сөттән генә сыйфатлы продукция җитештерергә мөмкин бит. Шуңа күрә, яңа терлекчелек комплексында санитар кагыйдәләр нык үтәлер. Товарыбыз “а”дан алып, “я”га кадәр үз кулыбыздан узар: сыерлар үз кырларыбызда үскән экологик чиста азык белән тукланыр, барча технологик һәм санитар кагыйдәләр белән җитештерелгән сыйфатлы сөт заводка килер, цехта квалификацияле белгечләр Израильдан кайтарткан заманча җиһазларда сөтле товар чыгарыр. Менә шул очракта без продукция сыйфатына гарантия бирә алырбыз. Завод калдыклары булмас диярлек, димәк, ул әйләнә-тирәгә зарар китермәс. Җиһазларны Израиль белгечләре үзләре килеп көйләр, эшчеләрне дә алар өйрәтерләр. 
 
- Реализацияләү мөмкинлеге бармы? 
 
- Районда фермерлар һәм башка форма хуҗалыклар җитештергән продукцияне махсус кибеттә сатарга ниятләнәбез. Мин җитәкләгән КФХ, мәсәлән, ит, сөтле продукция, “Камалетдинов” хуҗалыгы казылык цехында җитештергән хәләл ризыклар, башка фермерлар ипи, иген, бәрәңге, яшелчә һәм башкасын сатар. Турыдан-туры кулланучыга җиткерелгән продукция күпкә аразанрак та, сыйфатлырак та булыр. Бу проект пилотлы, якын киләчәктә өлкә үзәгендә һәм башка төбәкләрдә шундый махсус кибетләр арендалап, Пильна районы фермерлары продукциясен танытырбыз. Бу турыда өлкә авыл хуҗалыгы министры белән килешү дә бар. Татарстан тәҗрибәсе бездә дә ияләшер дип уйлыйм. 
 
- Терлек саны үскәч, чәчүлек мәйданнарының да биләмәсе артырга тиеш бит? 
 
- “Заречное” КФХсы 10 мең гектар җир били. Бу мәйдан элекке биш колхоз җирләренә тигез. Узган көздә 2200 гектарда уҗым чәчеп калдырдык. Быел шактый җиргә бодай, 500 гектар арпа, 800 гектар кукуруз чәчәрбез. Уңышның зур өлеше фуражга китәр. Күпьеллык үләннәрдән люцернага өстенлек бирәбез. Киләчәктә люцерна тулаем кукурузны алмаштырыр дип уйлыйм. Соңгысы бәяле культура, җыеп алу процессында да кыенлыклар туа. Люцерна табышлырак, аны өч елга бер чәчеп, уңышын һәр җәй икешәр кат җыярга мөмкин. Шул ук вакытта, бу үлән чәчелгән кырны сөрергә дә кирәкми, ашлама кертәргә дә. Экономия бит, килешегез. Шикәр чөгендере дә чәчәргә план бар, ләкин, кайбер проблемаларны чишәр өчен Сергач шикәр заводы администрациясе белән очрашып сөйләшергә кирәк. 
 
- Бүгенгә кискен торган кадрлар проблемасы бармы? 
 
- Юк дияргә була. Хуҗалыкта даими 150гә якын кеше хезмәт итә. Аңлаганыгызча, кыш айларында бу күрсәткеч азрак, ә кыр эшләре вакытында күбрәк. Без аларга яхшы хезмәт шартлары тудырырга һәм югары эш хакы түләргә тырышабыз. Җиде йорт сатып алган идек, хәзер анда чит регионнардан килгән эшчеләребез гаиләләре белән яши. Ерактан килүчеләр бездә байтак, мәсәлән, Самарадан терлек табибы, Украинадан зоотехник килеп эшкә урнашты. Порецкий якларыннан да бар. Татарлардан Сафаҗай, Өчкүл егетләре хезмәт итә. 
 
- Зөфәр Ибраһимович, әңгәмәгез өчен рәхмәт, уңышлар сезгә.

Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Валерий Шанцев, өлкә авыл хуҗалыгы министры Алексей Морозов регионның аграр тармагы үсешенә зур игътибар бирәләр. Моны Зөфәр Зайров та, башка аграрийлар да раслый. “Нинди генә проблема белән мин аларга мөрәҗәгать итмим, ачык йөз белән кабул итәләр, һәрчак булышалар. “Заречное” КФХсының үсешендә аларның да өлеше бар”, - ди тәҗрибәле фермер. Менә хәзер дә губернатор Валерий Шанцев җитәкләгән нижгар аграрийлары делегациясе Белоруссиягә тәҗрибә тупларга китте. Фермерлар арасында язма герое Зөфәр Зайров та бар. 
 

Ринат СӨННӘТОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»