поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 18 Май
  • Энҗе Мөэминова (1924–2009) - балалар язучысы
  • Фаил Шәфигуллин (1939-1982) - шагыйрь
  • Хәким Гыйләҗев - журналист
  • Алинә Заһитова - фигуралы шуучы
  • Артем Здунов - дәүләт эшлеклесе
  • Камилә Гафурҗанова - рапирачы
  • Ольга Павлова - дәүләт эшлеклесе
  • Динар Хөснетдинов - актер
  • Зилә Яз - журналист
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
10.04.2015 Ир белән хатын

Шуннан бирле бер генә ирне дә якын итә алмыйм

Ирем белән бик яратышып өйләнештек. Ләкин язмышы гына аянычлы булды. Балам туу белән, ул юл һәлакәтенә очрап һәлак булды. Шуннан бирле минем беркемгә дә күзем төшми. Бер генә ирне дә якын итә алмыйм.

Балам хәзерге вакытта мәк­тәптә укый. Ир бала, сизеп торам, әти җитми. Сыйныфташлары кыерсыта, әтиле гаиләдә үскән балалар кыюрак була икән.

Минем Дамирым йомшак булып үсеп килә. Файдасы булмасмы дип, каратэга яздырган идем. Ярты ел йөрдек. Ләкин тренировкалардан елап кайта башлады. Каршы суга белми. “Түзәргә кирәк, балам, тора-бара үзеңне якларга өйрәнерсең”, – дип тә үгетләп карадым. Ахыр чиктә барыбер ташларга туры килде. Инде менә ни­чә тапкыр: “Әти ник үлде икән?”, “Минем нигә әтием исән түгел икән?”– дип сораулар бир­гәли. Йөрәгем бик тә өзгәләнә. Мин үзем дә яшь. Әти-әни: “Ялгызың каласың утырып, тормышыңны корырга кирәк”, – диләр. Очрашып йөргән кешем дә бар. Ләкин никтер тулысынча ышанып бетә алмыйм шул мин аңа. Шул ышанмавым аркасында күпме кешенең тәкъдимен кире кактым. Моңар­чы әллә кайчан кияүле була идем. Хәзер инде Рафис та читләшер дип куркам. Ләкин яратмыйча ничек гаилә корырга соң? Бәлки, минем очракта “ярату” дип авыз суын корытып утыру көлке сыман тоеладыр, ләкин нишлим соң, йөрәкне мәҗ­бүр итеп булмый бит. Шулай да көннән-көн күбрәк уйландыра башлады. “Әгәр шулай ялгыз калсам...” – дигән уйлар тынгылык бир­ми. Балам үсәр, өйләнер, ә мин нишләрмен, бер­кемгә кирәк­сез булып утырып калырмынмы? Ярдәм итегез, зинһар, берәр ки­ңәш бирегез.
 
Гөлфирә. Минзәлә районы
 
Гөлфирәгә гаилә психологы Зинаида НЕСТЕРОВА киңәш би­рә:
 
– Хатын-кызлар арасында яратмыйча кияүгә чыгуның төп сәбәбе – ялгыз, кияүгә чыкмыйча калудан курку. Әгәр дә сезнең яшегез 30дан артып киткән һәм “әгәр ялгыз калсам” дигән уй борчый башлаган икән, озакламый аның тискәре нәтиҗәсе барлыкка киләчәк: сез үзегезне башкалар арасында ким итеп тоя башлаячаксыз. Дөньяда төрле язмышлар, төрле парлар бар. Алар­ барысы да яратышып гаилә коргандыр дип әйтеп булмый. Икенче яктан, яратышып гаилә коручылар арасында барысы да бәхетле дип кем ышандырып әйтә ала? Андый статистика юк, була да алмый. Гаилә ярату хи­сенә генә корыла алмый. Гаиләне уртак балалар, уртак максатлар берләштерә. Максатлары һәм яшәү кыйм­мәт­ләре төрлечә булган парлар ахыр чиктә барыбер аерылыша, йә булмаса этле-мәчеле яши. Андый гаиләдә балаларга да авыр була.
 
“Минем очракта “ярату” дип авыз суын корытып утыру көлке сыман тоеладыр”, – дигәнсез. Бу сезнең ярату барлыгын инкарь итүегезне раслый. Димәк, сез үзегезнең беркайчан да гашыйк булмаячагыгызга чын күңелдән ышанып яшисез. Хисләрегезне йөгәнләгәнсез. Ә янәшәгездә булган ир-атларга бары тик үзегезне яратырга рөхсәт итәсез. Әгәр балагыз хакына, ялгыз калудан куркып, янә тормыш корырга планлаштырасыз икән, әлеге “йөк”тән арынырга кирәк. Үткәннәр белән яшәп булмый, күпме генә яраткан булсагыз да – ирегезгә охшаган кешене очрата алмаячаксыз. Ләкин ярату гел бертөрле генә булмый. Тормышны кабул итү дәрәҗәсенә карап, бу хис тә үзгәрә.
Яратмыйча кияүгә чыгуның нәтиҗәсе төрле булырга мөмкин. Кемдер, тәкъдиренә буйсыныр, кемдер бу тормыштан алдына-артына карамыйча качар. Әгәр тормыш корырга уйлыйсыз икән, яхшылап уйлагыз: бу сезгә ни өчен кирәк? Ялгызлыктан качу өченме? Сез бит ялгыз түгел: улыгыз бар. Ә инде ул үсеп, өйләнеп, гаилә коргач, сезне ташлап ки­тәрме, яки бик кадерләп, хөр­мәтләп, түрдә генә утыртырмы – монысы өчен бүгеннән үк кайгыру дөрес түгел. Барысы да сез­нең тәрбиядән тора.
 
Әгәр дә сез, балагыз ирле гаи­ләдә үссен дип, яратмаган ке­ше­гезгә кияүгә чыгарга телисез икән, шулай ук яхшылап уйлагыз: балагызга мондый корбан кирәкме соң? Әйе, бөтен бала да бертөрле була алмый. Кемгәдер каратэ җи­ңел бирелә, ә кемдер суда җитез йөзә. Бәлки, бу шөгыль аңа туры килмәгәндер, спортның башка төрләрен карагыз. Янә­шә­гездәге ир-ат балаларны яратамы, улыгызны үз итәме, анысы да бик мөһим.
 
Сезнең киләчәк – сезнең кулда. Яратмыйча кияүгә чыгасыгыз килми – монысы аңлашыла. Ә гашыйк булырга кем комачаулый соң? Уйлап карагыз әле, үз ал­дыгызга кемгә дә булса гашыйк булу максаты куйганыгыз бармы сезнең? Юк, әлбәттә! Сез бит, вакыйгалар узмаган килеш тә аның нәрсә белән бетәсен инде йомгак­лап куйгансыз: имеш, балагыз ташлап китә, сез ялгыз каласыз һ.б. Төп ялгышыгыз да шунда. Үзгәрешләрне аларның ки­ләчәгеннән түгел, ә бүген, менә хәзер башларга кирәк.

Чулпан ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 51 | 10.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»