поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.04.2015 Язмыш

Тапкан түгел, баккан ана

Йөрәк түремдә күптәннән саклаган бер серне ачам сезгә. Бу хәл күп еллар элек булды. Ул заманнарда мин еш кына Гөлшаһидә апаларга кич утырырга керә идем.

Гөлшаһидә апа үзе генә яши, өч баласы үсеп, төрле җирләргә таралышканнар. Әмма атна саен кайтып, әниләренең хәлен белеп, ярдәм итеп китәләр.

Күрше апа төскә-биткә чибәр, сөйләгәндә салмак кына, сүзнең тәмен белеп кенә сөйли. Кул эшенә бик һәвәс.Ул мине бәйләргә, тегәргә дә өйрәтте. Төрле гыйбрәтле хәлләр, хикәя, әкият, мөнәҗәтләр сөйләп шаккатыра иде.
 
Беркөнне Гөлшаһидә апа мине башкачарак каршы алды. Тиз генә чәй ясап эчертте дә:
 
– Балакаем, җайлап утыр әле, сиңа сөйләр серем бар. Син инде үсеп җиттең, мине аңларсың дип уйлыйм, – диде.
 
Мин сүзсез генә кәнәфигә барып утырдым.
 
– Кызым, син минем балаларым Рәхим, Фәһим абыйларыңны, Зәрия апаңны беләсең. Син аларны минем балаларым дип уйлыйсыңдыр. Әмма бу алай түгел. Дөрес, алар минекеләр, ләкин мин баккан ана гына. Без сезнең авылга күченеп килдек. Аңа кадәр Оренбург төбәгендә яши идек. Мин кияүдә, тормышыбыз түгәрәк кебек, әмма балабыз юк иде. Ирем белән Аллаһы бала шатлыгыннан мәхрүм итте дип каңгырып елап йөргән чакларыбыз иде ул. Бик тә әти-әни буласыбыз килде... Шундагы күршеләребез белән бик тату, туганнар кебек яшәдек. Аларның балаларын да бик якын иттек без, берәр җиргә китәселәре булса, безгә калдырып йөриләр иде.
 
Шулай матур гына яшәп ятканда, бер төнне күршеләребезгә афәт килде. Нидер сизенгәнмендер инде, ул кичне күземә йокы кермәде, ярты төн ишекле-түрле йөрдем. Берзаман ничектер тәрәзәдән яктылык төшкән сыман булды, карасам күршеләрнең өен ялкын телләре камап маташа. Иремне уяттым. Ул тиз генә киенде дә, чыгып йөгерде. Мин дә аның артыннан чаптым. Ирем ут эченнән берәм-берәм сабыйларны ташыды. Өченчесен – Зәрия кызымны чыгарганда тыны бетеп егылды. ...Бу янгын туганнардай якын күршеләремне, сабыйларның ата-анасын алып китте. Әлеге янгыннан соң ирем дә мантымады – төтен үпкәсен ашаган иде аның. Озак та үтмәде, гүр иясе булды, бахыр.
 
Иремне югалткач алга таба ничек яшәргә икәнен белмәдем. Бары тик ятим калган сабыйлар гына яшәргә көч бирде. Аларны беркемгә дә бирмәдем, үземнеке дип тәрбияләдем. Алар да “әнием” дип өзелеп тордылар. Ул хәлләрдән соң, өйне сатып, Оренбург ягыннан китеп, бирегә килеп төпләндек. Ялгыз башыма өч бала тәрбияләү җиңелдән булмады анысы. Әмма Аллаһы Тәгалә мине шул рәвешчә ана итте. Тормышымда нинди генә кыенлыклар булса да, шөкерана кылып яшим. Мин бик бәхетле! Чөнки “әнием”дип өзелеп торучы газизләрем бар...
 
Олы җанлы, чиста күңелле, самими иде Гөлшаһидә апа. Яраткан күршемнең бакыйлыкка күчкәненә 12 ел инде. 

Айгөл ВӘЛИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 12 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»