|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.04.2015 Фаҗига
Татарстаннан 3 яшьлек бала Таиландта бассейнда тончыгып, реанимациядә ятаТаиландка ял итәргә киткән Сагуновлар гаиләсе бүгенге көндә Россиягә кайта алмый. Махсус самолет белән баланы Россиягә кайтару өчен барлык мөмкинлекләр бар. Тик нәни Василисаның сәламәтлеге куркыныч астында. Баланың әтисе Егор Сагунов әйтүенчә, бары тик бала үзе сулыш ала башлагач кына алып кайту мөмкин булачак.
Чаллы кызы 3 яшьлек Василиса Сагунова 27 мартта әти-әнисе белән Таиландта Пхукет утравында ял иткәндә, фаҗига килеп чыга. Бала бассейнга егылып төшә. Әти-әнисе исә бала югалгач та, аны шундук бассейннан эзләми. Кызчык 5-10 минут бассейн төбендә ята. Бүгенге көндә Бангкокта хастаханәдә яту тәүлегенә 200 мең сум тора.
Социаль челтәрләрдә балага ярдәм өчен 4 миллионга якын акча җыелды инде.
--- |
Иң күп укылган
|