поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
04.04.2015 Дин

Мөселманнарга кул чабарга ярамый, имеш

"Шәп әйттегез! Без – мөсел­маннарга кул чабарга ярамый инде. Алкышлар идек". Милли мәгарифебезнең хәле, вузларыбызда татарча укытуның торышы турында сөйләшү барган җыелышта бер галимәбезнең шундый белдерүен ишеткәч, аптырап калдым.

Дини мәҗлес­ләр­дә, мәчет ачылу тантаналарында имамнарыбыз халыкны шулай, кул чапмагыз, дип тыя башлады бит. Шул тыюларның нәтиҗәсе бу. Әле күптән түгел генә юбилей мәҗле­сендә бер мөх­тәрәм мөф­тие­без­нең дә шулай тыюын ише­тергә туры килде. Тозсыз мәзәк­ләр шактый күп яңгы­раган, яулыксыз хатын-кызлар да байтак кына күренгән, җырлы-биюле мәҗлес иде мәгәр. Хәер, тора-бара, кул чапсагыз чабарсыз инде, шайтаннарыгызны шушында калдырып китәрсез, дип ризалыгын биргән­дәй итте мөфти хәзрәтләре.  

Кыскасы, кул чабу – шайтан чакыру ул, дип аңлатмакчы безгә кайбер диндарларыбыз. Коръән­дә, хәдисләрдә бу җәһәттә берәр нәрсә әйтелгәнме, дип берничә имамнан сорап карадым. ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җә­лил хәзрәт Фазлыев кына: “Без – имамнар мәчет ачу кебек мәра­симнәрдә ир-атларны “Ал­ла­һы әкбәр!” дип тәкбир әйтеп торырга чакырабыз, чыгышлардан соң кул чапсалар да, хатын-кыз­ларны тыйганыбыз юк. Мө­селман ир-атларга кул чабарга ярамый дию дә дөрес булмас. Әнә чеченнар зекер әйтеп биегәндә кул чабып тора”, – дип җаваплады.
 
Миңа калса, алкышлау, кул чабу шайтан чакыруны аңлата дип ышану – гарәпләрдә булган бер ырым, хорафат кына ул. Алкышлау – борын-борыннан төрки-татар халкында хуплауны, яклауны аңлаткан. Тел белгечләре раслаганча, сүзнең ясалышы ук чын татарча, үзебезчә. Әл кушу, ягъни кат-кат кул кушу, алкышлау (әл борынгы төрки телебездә кул дигәнгә туры килә) – хуплаганың­ны белдерү ул. Шулай булгач, читтән килгән ырымнарга карап, нигә әле без шундый матур сү­зебездән, гамәлебездән ваз кичик?!
 
Шайтан чакыру дигәннән. Бу җәһәттә без – татарда да ырым бар. Табын янында аякларын болгап утырса, шайтан чакырып утырма әле, дип әрлибез балаларыбызны. Кечкенә чакта әби-ба­баларыбыз безне шулай орыша иде. Ничек кенә булмасын, өл­кән­нәребезнең сабак бирүе, әдәп-әхлак дәресе инде бу. Дөрес, халкыбызда, эт өрсә – шайтан йөр­гәнгә, әтәч кычкырса – фә­рештә күргәнгә, дигән ырым да бар. Әле көнкүрмешебездә даими кабатланып торган, гади генә тоелган гамәлләргә кагылышлы ырым-ышанулар да байтак. Әй­тик, тырнак кискәндә кая ташла­выңны гына түгел, ничек кисүең­не дә күзәтеп тора, дөрес эш­ләмә­сәң, колакны бора иде әбекәйләр. Тырнакны дуга кебек киссәң, шайтанның көянтә итеп куллануы ихтимал, дип вакларга; киселгән тырнагың теләсә кайда ятмасын, дип учакка атарга яисә дивар буендагы идән ярыгына салырга куша иде алар. Билгеле, беренче чиратта, чәч, тырнакны файдаланып, явыз рухларның зыян китерүе; сихерчеләрнең бозым салуы бар дигән ышануларга кайтып кала бу. Шул ук вакытта әлеге ырымның өйдәге чисталыкны, пөхтәлекне кайгырту икәнен дә кире кагып булмый.
 
Табын янында тоз түксәң, өйдә тавыш-гауга чыга, дигән ырым, галимнәр әйтүенчә, тоз кыйммәт булган заманнарга барып тоташа. Шул ук вакытта балаларга тәрбия бирү чарасы да, әлбәттә. Сабыйларны сакчыллыкка өйрәтә, ризыкны әрәм-шәрәм итмәскә өнди.
 
Әле дә хәтеремдә: әтиемнең әнисе – Бәһиҗәтелҗинан әбием, ризыкны йөреп ашый башласак, урамга кыстырып чыксак: “Табын янында гына ашагыз, сез хәерче түгел бит”, – дип абыем белән мине орыша иде. Нигә хәерче түгел, дип сораштыргач: “Теләнче ашарына ризыгы булса да, тәрәзә төбе саен тезеп чыга икән; хәер алгандай, шуннан үрелеп алып ашамаса, тамагы туймый ди”, – дип аңлата иде. Урыны җәннәттә булсын!
 
Дөрес, бөтен ырымнарны да аңлатып бетерүе кыен. Әйтик, кунаклар китүгә, идән себерергә ярамый; кайтып җитүләрен белгәч, себерергә мөмкин, дигән ырым да бар. Ярый ла хәзер кесә телефоны бар – кайтып җитүгә шалтырата алалар. Элекке заманда икенче көнне, таң аткач кына себерделәрме икән?!

 


Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 47 | 03.04.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»