поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
03.04.2015 Җәмгыять

Настя әнисеннән курка

Настя Норлат авылындагы балалар йортында яши. Мин килгәндә, кыз кунакта иде. Үзен күреп булмаса да, аның турында тәрбиячеләре сөйләде.

У л тумышы белән Казахстан якларыннан. Тәрбиячеләре әйтүенчә, гаиләдә алар ике бала, Настяның үзеннән бер яшькә генә кечерәк энекәше бар. Бертуганнар булсалар да, кечкенәдән аерым үскәннәр: Настя әнисе белән, энесе – әтисе янында. Энекәшенең балачагы ничек узгандыр, ә менә Настяга җиңел булмаган. Аракы эчәргә яраткан әнисе кызына әллә ни игътибар бирмәгән. Бер урыннан икенче урынга еш күченеп йөргәнгә, төп торыр урыннары да булмый. Әнисе очын-очка ялгап яши, ачлы-туклы гомер итәләр.

Настяның балачагыннан исенә төшерерлек күңелле хатирәләре юк диярлек. Эт оясында йоклаган чаклары да була. Эт ризыгын да ашый. «Әни аракысын эчә, мин ипиен ашый идем», – дип сөйли ди ул балачагы турында тәрбиячеләргә. Хәтта әнисе белән зиратта да яшәргә туры килә аңа. Христианнарның шундый гадәтләре бар бит – үлгән туганнарының каберләренә ризык калдырып китәләр. Еш кына Настя әнә шул азык белән тамагын туйдыра. Казан полиция хезмәткәрләре дә кызны Арча зиратыннан табып ала. Каберлекләр арасында кыз үзе генә була.
 
Төрле балалар йортына күчерелә-күчерелә, Настя Норлатка килеп эләгә. Менә инде алтынчы ел биредә. Монда аның өчен яңа тормыш башланган. Норлат ятимнәр йортында, ниһаять, ул үзен кеше итеп тоя башлаган.
 
– Сез ул баланы күрсәгез... Безгә китергәндә сөйләшә дә белми, кашык та тота алмый иде. Конфет ише тәм-томнарны бөтенләй күрмәгән. Ябык кына, үз эченә бикләнгән, бар нәрсәдән курка, шүрли.  Үзе кечкенә генә, сабый бала кебек. Хәзер дә, 20 яшенә җитсә дә, буе метр да 30 сантиметр тирәсе генә аның. Бу баланы бөтен коллектив белән кайгырта башладык, – дип искә ала тәрбиячеләр.
 
Психологлар аңлатуынча, психомотор үсештә тоткарлык­лар әти-әнисеннән җитәрлек дәрәҗәдә игътибар булмаган балаларда күзәтелә. Статистика буенча, ятимнәр йортында тәрбияләнгән баланың, гадәттә, теле соңрак ачыла, ул соңрак тәпи китә. Физик, психик яктан үсеше ярты елга соңара. Гадәттә, ятимнәр йортында тәрбияләнгән ике яшьлек бала яшь ярымлыкны хәтерләтә. Ә Настя бөтенләй җәмгыятьтән аерылып яшәгән. Хәер, аның шундый тормыш рәвеше алып баруын җан асрау дисәң, дөресрәк булыр.
 
Настя мәктәпкә 12 яшендә бара. Норлат балалар йортына килгәндә ике сыйныф белеме була инде аның. Әмма кыз авырлык белән укый, яза белми диярлек. Балалар йортындагы медицина хезмәткәрләре, тәрбиячеләр тырышлыгы белән, акрынлап барысын да өйрәнә.
 
Җәй башында кызга 20 яшь тулачак. Хәзер ул җиденче сыйныфта белем ала. Алдынгы укучылар рәтендә булмаса да, дәресләрдә тыныч, тыңлап утырганы өчен, Настяны укытучылар яраталар. Кызның, башка балалар белән чагыштыр­ганда, хәтере начаррак. Бер нәрсәне кат-кат өйрәтергә, хәтеренә сеңдерергә кирәк. Үзе ихлас, яшьтәшләре белән аралаша, яше зуррак булса да, кечкенә балаларны да үз тиңедәй якын күреп, алар белән рәхәтләнеп уйный.
 
Норлат ятимнәр йортында педагогларның балаларны үз гаиләләренә ялларда кунакка алу гадәте бар. Балалар үзләрен ятим хис итмәсен, җылы йорт мохитен тойсыннар өчен дә шулай эшләнә бу. Мин килгән көнне дә Настя педагог Фәнзия Гарифуллиналар йортында кунакта иде.
 
– Үзен яхшы хис итә. Әнисе ана булу хокукыннан мәхрүм ителгән, шулай булса да, кызының телефон номерын саклый, күрәсең. Ара-тирә шалтырата. Элегрәк Настяны күрергә дә килә иде. Әнисеннән курка кыз. Очрашу, сөйләшүләрдән соң үзен начар хис итә, калтырый, кәефсезләнә, курка башлый. Балачагында әнисе нык кыерсыткан, күрәсең, аны. Үзенең дә: «Әни мине кисәү белән кыйный иде», – дип сөйләгәне бар. Энекәшенең аның белән сөйләшмәвенә дә борчыла, туганлык җеп­ләрен дә аңлый үзенчә, – ди Фәнзия апа.
 
– Мин Настя турында күбрәк беләмдер, мөгаен, элегрәк бездә кунак була иде ул, – дип сүзгә кушыла педагог Роза Кашапова. – Настя өч еллап бездә торды. Беренче тапкыр сөйләшә торган зур курчак күргәч, шундый курыкты. Унбиш минутлап елагандыр. Балачагында уенчык күргәне булмаган инде аның. Тора-бара гаиләбезгә ияләшә башлады. Үз кызым Чулпан белән бик якынаеп киттеләр, хәзер дә дуслар. Көязләнергә, матур киенергә, бизәнергә дә өйрәнде Настя. Кул эшләренә дә тартып карадым мин аны. Әмма кул моторикасы начар җитлеккәнгә, чигү, тегү кебек эшләрне булдыра алмый. Башлый да, түземлеге җитми, килеп чыкмаса, борчыла, елый. Настяны өй эшләренә дә өйрәтәбез. Идән, савыт-саба юа белә инде ул хәзер. Озак­лап булса да бәрәңге, суган әрчи ала. Хәтта кыстыбый пешерергә дә өйрәттек әле үзен. Аның барысына да өйрәнәсе килә. Киләчәктә болар миңа кирәк булачак бит, дип, һәрнәрсәне үзләштереп калырга тырыша. Ул бик нечкә күңелле. Авыр сүзне күтәрә алмый, үзе дә кешеләрне кыерсытудан бик курка.
 
Настя бүгенгә кадәр инвалидлык буенча төркем ала алмый. Башкалар кебек түгел икәне күренеп торса да, ни хикмәт, табиблар аның сәламәтлегенә «бәйләнерлек» сәбәп тапмыйлар. Әнә шулай мөстәкыйль тормыш алып бара алмаган кыз сау-сәламәтләр рәтендә кала бирә. Хәзергә Норлат балалар йортында булганда, аның яклаучы, саклаучылары җитәрлек. Биредә аны аңлаучы дуслары, якыннары бар. Монда Настя үзен шәхес итеп тоя, хыяллана, киләчәккә планнар кора. Тик менә алга таба кая барыр ул? Тәрбиячеләр дә әнә шул хакта борчыла.
Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин:
 
– Безнең йортка килеп эләгүе белән бәхетле Настя. Без аны алты ел дәвамында күп нәрсәләргә өйрәтә алдык. Әмма аны мөстәкыйль дип әйтеп булмый. Без монда аның балачагын озайтабыз. Урта мәктәпне тәмамлагач, бездән китәчәк инде ул. Киләчәге өчен бик борчылабыз. Үзе генә тормыш алып барыр дәрәҗәдә түгел шул. Ничек тә бәхете булсын иде инде бу кызыбызның, – ди.
Настя тату, тыныч гаилә турында хыяллана. Яраткан тугры ире булсын иде дип тели. Яхшы хуҗабикә, уңган хатын, ягымлы әни булырга өметләнә. Настяның хыяллары тормышка ашып, ул чынлап та үз тиңен табар дип өметләнәсе килә. Ничек кенә булмасын, юлында бары изге күңелле кешеләр генә очрап, кызның киләчәге тынычлыкта узсын иде.
 
PS. Норлат балалар йорты турындагы тулырак язманы газетабызның алдагы саннарыннан укый алырсыз.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»